[1] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[2] – И адәм углы! Син фетнәчел халык арасында яшисең; аларның күзләре бар, ләкин күрмиләр, колаклары бар, ләкин ишетмиләр, чөнки алар фетнәчел халык.
[3] Ә син, адәм углы, сөргенгә китү өчен, үзеңә кирәкле әйберләрне әзерлә, көн уртасында алар күз алдында күченеп кит, алар күз алдында бүтән җиргә күчен; шуннан соң алар, бәлки, акылларына килерләр, гәрчә фетнәчел йорт булсалар да.
[4] Сөргенгә киткәндә кирәкле әйберләреңне көндез аларның күз алдында алып чык, үзең исә кичен аларның күз алдында чык, сөргенгә чыккан кебек чык.
[5] Аларның күз алдында диварны тишеп, әйберләреңне шуннан чыгар.
[6] Караңгы төшкәч, аларның күз алдында йөгеңне җилкәңә салып чык, җирне күрмәс өчен, йөзеңне капла, чөнки Мин сине Исраил халкына гаиптән хәбәр бирү билгесе итеп куйдым.
[7] Мин кушканны эшләдем: сөрген юлында кирәкле әйберләрне көндез алып чыктым, ә кичен, кулым белән диварны тишеп, йөгемне чыгардым да халыкның күз алдында җилкәмә күтәрдем.
[8] Иртән миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[9] – И адәм углы! Фетнәчел Исраил халкы: «Син нәрсә эшлисең?» – дип сорамадымы синнән?
[10] Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Иерусалим хакименә вә андагы бөтен Исраил халкына кисәтү бу».
[11] Әйт аларга: «Мин сезнең өчен билге. Мин эшләгән нәрсә сезнең белән дә булачак: сез, әсир ителеп, сөргенгә китәрсез».
[12] Алар арасындагы хаким, караңгыда йөген иңенә күтәреп, яшерен генә юлга кузгалачак, чыгар өчен, диварны тишәчәк, йөзен куллары белән каплаячак, шуңа күрә кая барганын күрмәячәк.
[13] Мин аңа ятьмәмне салачакмын, һәм ул Минем тозагыма эләгәчәк; Мин аны килданиләр җиренә, Бабилгә илтәчәкмен, ләкин ул аны күрмәячәк, шунда үлеп калачак.
[14] Ә хаким тирәсендәгеләрнең һәммәсен – иярченнәрен вә барлык гаскәрен җилләргә таратырмын, кылычымны кыныннан алып, аларны эзәрлекләп китәрмен.
[15] Үзләрен төрле халыклар арасына тараткач һәм төрле илләргә чәчкәч, алар Минем Раббы икәнемне белерләр.
[16] Кылган әшәкелекләре хакында үзләре яшәгән халыклар арасында сөйләсеннәр өчен, Мин аларның бик азын гына кылычтан, ачлыктан вә үләт чиреннән саклап калырмын; һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр.
[17] Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
[18] – И адәм углы! Ризыгыңны калтыранып аша, суыңны дерелдәп һәм борчулы хәлдә эч.
[19] Бу илдәге халыкка, Исраил җирендәге Иерусалимдә яшәүчеләр турында Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Ризыкларын алар хәвефләнеп ашарлар, суларын куркып кына эчәрләр, чөнки аларның җире анда яшәүчеләрнең мәрхәмәтсезлеге аркасында муллыктан мәхрүм ителер.
[20] Халык белән тулы шәһәрләр бушап калыр, җирләре чүлгә әйләнер; һәм сез Минем Раббы икәнемне белерсез».
[21] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[22] – И адәм углы! Исраил җирендәге «Көннәр үтә тора, ә Аллаһыдан иңгән һәртөрле күренешләр тормышка ашмый» дигән сүзләрегез – нинди гыйбарә ул?
[23] Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Бу гыйбарәне Мин юкка чыгарачакмын, Исраилдә андый сүзләр бүтән йөрмәячәк». Тагын аларга әйт: «Аллаһыдан иңгән һәртөрле күренешләрнең тормышка ашачак көне якынлаша.
[24] Исраил халкына ялган күренешләр иңмәячәк, һәм күрәзәчелек булмаячак.
[25] Чөнки Мин, Раббы, әйтер нәрсәмне әйтәчәкмен; Мин әйткән сүзләр чынга ашачак, тоткарланмаячак; сезнең көннәрдә, фетнәчел йорт, әйткән сүземне Мин үтәячәкмен». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
[26] Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
[27] – И адәм углы! Менә, Исраил халкы: «Аллаһыдан аңа иңгән күренеш күп көннәрдән гамәлгә ашачак – алда буласы заманнар турында пәйгамбәрлек итә ул», – ди.
[28] Шуңа күрә аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Мин әйткәннәрнең берсе дә тоткарланмаячак, Мин әйткән сүз чынга ашачак». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.