[1] Миңа Раббы сүзе килеп иреште:
[2] – И адәм углы! Йөзең белән Сәгыйрь тавына борыл һәм аңа каршы пәйгамбәрлек сүзеңне әйт,
[3] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Сәгыйрь тавы, Мин сиңа каршы чыгам – өстеңә кулымны сузып, сине чүл вә бушлык итәм;
[4] шәһәрләреңне хәрабәгә әйләндерәм – син бушап калырсың. Шунда Минем Раббы икәнемне белерсең.
[5] Исраилиләр белән гомер буе дошманлашып яшәвең, аларга бәхетсезлек килгәндә, җәза сәгате сукканда, кылыч күтәрүең өчен,
[6] Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сине канга батырам, һәм шушы кан кою туктамас; кан коюдан чирканмаган өчен, кан кою сине һаман эзәрлекләр.
[7] Сәгыйрь тавын чүлгә вә кешесез далага әйләндерәм, аннан киткән һәм әйләнеп кайтканнарны һәлак итәм.
[8] Синең тауларыңны мәет белән тутырам; калкулыкларыңда, үзәннәреңдә, барлык тарлавыкларыңда кылычтан һәлак булганнар егылып ятачак.
[9] Сине мәңгегә чүл итәм, шәһәрләреңдә башкача кеше яшәмәячәк. Шунда Раббы икәнемне белерсең.
[10] Син: „Бу ике халык вә бу ике җир минеке булачак, мин аларны үземә алачакмын“, – дигән өчен, гәрчә Раббы алар яклы булса да,
[11] Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: нәфрәтең кузгалганда, ачуың вә көнчелегең ни дәрәҗәдә булуга карап, синең белән эш итәрмен, сине хөкем иткәндә, Үземнең алар арасында булуымны күрсәтермен, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
[12] Һәм синең, Исраил тауларына карап: „Алар ташландык хәлдә, алар миңа ризык буларак бирелгән!“ – дип әйтүеңне, барлык мәсхәрәле сүзләреңне Мин, Раббы, ишетеп торганны белерсең.
[13] Минем алда син, телеңне озайтып, Миңа каршы сөйләүләреңне арттырдың, Мин боларны ишетеп тордым».
[14] Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бөтен җир сөенгәндә, Мин сине чүл вә бушлык итәм.
[15] Исраил халкының биләмәсе ташландык булганга сөенгән өчен, Мин дә сиңа шуны эшләячәкмен: син, Сәгыйрь тавы, бөтен Эдом җире белән бергә бушап калачаксың. Шунда Минем Раббы икәнемне беләчәкләр».