Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:22

[1] Бу китапта, тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенењ колларына күрсәтер ѳчен, Аллаћы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш. Ул аны Үзенењ фәрештәсе аркылы җибәреп, колы Яхъяга ачып күрсәтте.

[2] Яхъя Аллаћы сүзе ћәм Гайсә Мәсих күрсәтеп сѳйләгәннәр хакында, үзе күргән ћәммә нәрсә турында шаћитлек бирә.

[3] Бу пәйгамбәрлек сүзләрен укучылар ћәм тыњлаучылар ћәм анда язылганнарны үтәүчеләр бәхетле, чѳнки ул сүзләрнењ гамәлгә ашу вакыты якын.

[4] Яхъядан Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләрнењ җиде бердәмлегенә: Хәзер Булучы, Булган ћәм Киләчәк Зат – Аллаћыдан ћәм Аныњ тәхете каршында торучы җиде рухтан,

[5] ћәм Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт ћәм иминлек булсын. Бу тугры Шаћит, Мәсих, үлгәннәрдән беренче терелеп торган, Ул – җирдәге патшаларныњ Башлыгы. Ања, безне сѳючегә ћәм безне гѳнаћларыбыздан Үзенењ түгелгән каны аша азат иткән

[6] ћәм Үзенењ Атасы Аллаћыга хезмәт итү ѳчен безне руханилар патшалыгы итеп куйган Гайсәгә мәњге дан ћәм кодрәт булсын. Амин.

[7] Менә, Ул болытлар ѳстендә килә, Һәм Аны ћәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә Аны күрәчәкләр. Җирдәге барлык халыклар Аныњ ѳчен үкереп елаячаклар. Әйе, амин.

[8] Мин – Альфа ћәм Омега, – дип әйтә Раббы Аллаћы, – Бар булучы, Булган ћәм Киләчәк Зат, Чиксез кодрәт Иясе.

[9] Мин, сезнењ белән бергә Гайсә ѳчен газап чигүләрне, Патшалыкны ћәм сабырлыкны уртаклашучы имандашыгыз Яхъя, Аллаћы сүзе ћәм Гайсә хакында шаћитлек иткәнем ѳчен, Патмос дип аталган утрауда булдым.

[10] Раббыныњ кѳнендә мине Рух биләп алды ћәм артымда быргыдан чыккандай кѳчле тавыш ишеттем.

[11] Ул әйтте: «Күргәннәрењнењ барын да китап итеп язып, җиде бердәмлеккә җибәр: Эфескә, Смурнага, Пергәмгә, Түәтәйрәгә, Сәрдәйскә, Филаделфеягә, Лаудикеягә».

[12] Әйтүчене күрергә дип борылып карагач, мин җиде алтын яктырткыч күрдем.

[13] Ә яктырткычлар арасында озын кием кигән ћәм күкрәген алтын пута белән буган, адәм улына охшаган Берәүне күреп алдым.

[14] Аныњ башындагы чәчләре ак йон кебек, кар кебек ак иде. Күзләре исә ут ялкыны,

[15] ә аяклары мичтә кыздырган бронза кебек ћәм тавышы шарлавык тавышы кебек иде.

[16] Ул Үзенењ уњ кулына җиде йолдыз тоткан, авызыннан ике ягы да үткен кылыч чыккан иде. Аныњ тышкы кыяфәте бар кодрәтендә балкып торган кояштай иде!

[17] Мин Аны күргәч, үле кешедәй, Аныњ аяклары алдына егылдым. Ул исә Үзенењ уњ кулын миња тидереп, әйтте: – Курыкма! Мин – Беренче ћәм Соњгы,

[18] ћәм Теремен; Мин үлгән идем, ћәм менә, мәњге яшим. Үлем ћәм үлем патшалыгы ачкычлары Минем кулда.

[19] Шулай итеп, нәрсә күргәнењне, хәзер нәрсә бар ћәм моннан соњ нәрсә булырга тиешлеге хакында яз.

[20] Минем уњ кулымда күргән җиде йолдызныњ ћәм җиде алтын яктырткычныњ сере шунда: җиде йолдыз – җиде бердәмлекнењ фәрештәләре ћәм җиде яктырткыч – җиде бердәмлек ул.

Ачылыш — Chapters