[1] Сәрдәйс бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Аллаћыныњ җиде рухы ћәм җиде йолдызы булган Зат болай дип әйтә: Синењ эшләрењне беләм; син тере исемен йѳртәсењ, әмма син үле.
[2] Уяу тор ћәм үзењдә калган, үләр дәрәҗәгә җиткән нәрсәләрне ныгыт, чѳнки эшләрењнењ Аллаћым каршында тәмамланган булуын күрмим.
[3] Шуња күрә, нәрсә кабул кылганыњны, нәрсә ишеткәнењне исењә тѳшер, аны үтә ћәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу тормасањ, Мин, карак кебек, кѳтмәгәндә килермен ћәм кайсы сәгатьтә килүемне син белмәссењ.
[4] Ләкин, Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешењ бар. Алар Минем белән ак киемдә йѳриячәкләр, чѳнки моња лаеклылар.
[5] Шулай, җињүче кеше ак кием киячәк ћәм Мин аныњ исемен Тормыш китабыннан сызып ташламаячакмын. Атам ћәм Аныњ фәрештәләре каршында җињүченењ исемен икърар итәчәкмен.
[6] Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».
[7] Филаделфея бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Изге, Хакыйкый, кулында Давыт ачкычы булган Зат – Ул ачса, ћичкем яба алмаячак; япса, ћичкем ача алмаячак – болай дип әйтә:
[8] Синењ эшләрењне беләм, менә Мин синењ каршыњда ишек ачтым, ћәм аны ћичкем яба алмаячак. Беләм, синењ кѳчењ аз, әмма син Минем сүземне үтәдењ, Минем исемемнән ваз кичмәдењ.
[9] Шайтан гыйбадәтханәсеннән булган, үзләрен яћүд дип атаучылар белән (ә алар яћүдләр түгел, бәлки ялганчылар) Мин болай эшләрмен – алар синењ аякларыња егылачаклар ћәм Минем сине сѳйгәнемне беләчәкләр.
[10] Син Минем сабыр булу кирәклеге хакында әйткән сүземне саклап тотканга күрә, җирдә яшәүчеләрне сынар ѳчен, бѳтен җићанга киләчәк сынау вакытыннан Мин дә сине саклап калачакмын.
[11] Тиздән киләм: таҗыњны ћичкем тартып алмасын ѳчен, үзењдә булганны нык тот.
[12] Җињүчене Мин Аллаћым Йортыныњ баганасы итеп куячакмын, ћәм ул инде аннан чыкмаячак. Аныњ ѳстенә Аллаћымныњ исемен ћәм күктән, Аллаћымнан ињәчәк шәћәрнењ – яња Иерусалимныњ исемен ћәм Үземнењ яња исемемне язачакмын.
[13] Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».
[14] Лаудикея бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Амин дип аталган тугры ћәм хакыйкый Шаћит, Аллаћы булдырган нәрсәләрнењ Чыганагы булган Зат болай дип әйтә:
[15] Синењ эшләрењне беләм: син салкын да, кайнар да түгелсењ. Их, син салкын яисә кайнар булсањчы!
[16] Әмма син салкын да, кайнар да түгел, җылымса гына булганга күрә, сине авызымнан тѳкереп чыгарачакмын!
[17] Син: „Мин бай ћәм баедым, ћичбер нәрсәгә мохтаҗлыгым юк“, – дисењ. Әмма син үзењнењ барысыннан да бәхетсез, мескен, фәкыйрь, сукыр ћәм ялангач булуыњны ањламыйсыњ.
[18] Шуња күрә, үзењә, баер ѳчен, Миннән утта чистартылган алтын, ялангачлыгыњныњ мәсхәрәлеге ачылмасын ѳчен, киенергә ак кием, ћәм, күзләрењ күрсен ѳчен, сѳртергә күз мае сатып алырга кињәш итәм.
[19] Мин Үзем яраткан ћәркемнењ гаебен фаш итәм ћәм аны тәртипкә ѳйрәтәм. Шулай итеп, тырышлык күрсәт ћәм тәүбә ит.
[20] Менә, Мин ишек тѳбендә шакып торам. Кем тавышымны ишетеп ћәм ишеген ачса, Мин аныњ янына керәчәкмен ћәм аныњ белән ашаячакмын, ә ул Минем белән ашаячак.
[21] Мин җињеп чыктым ћәм, Атам белән бергә, Аныњ тәхетенә утырдым. Шулай ук, җињүчегә Үзем белән бергә тәхетемә утыру хокукы бирәчәкмен.
[22] Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».