Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:02

[1] Шуннан соњ, мин үзендә упкын ачкычы ћәм кулында зур чылбыр булган күктән тѳшүче фәрештәне күрдем.

[2] Ул борынгы елан аждаћаны, ягъни иблис-шайтанны тотып алды ћәм аны мењ елга чылбырлады.

[3] Мењ ел үткәнгә кадәр халыкларны алдамасын ѳчен, аны упкынга ташлады, бикләп куйды ћәм упкынга мѳћер сукты. Мењ елдан соњ, ул аз гына вакытка азат ителергә тиеш.

[4] Аннан соњ, мин тәхетләрне ћәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хѳкем итәргә хокук бирелгән иде. Гайсә хакында шаћитлек иткәннәре ѳчен ћәм Аллаћы сүзе ѳчен башлары киселгән, җанварга ћәм аныњ сынына табынмаган, мањгайларына ћәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнењ җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар ћәм Мәсих белән мењ ел буе патшалык иттеләр.

[5] (Үлгәннәрнењ калганнары исә мењ ел үтмичә терелмәделәр.) Бу – беренче терелү.

[6] Беренче терелүдә катнашучылар бәхетлеләр ћәм изгеләр. Икенче үлем алар ѳстеннән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаћыныњ ћәм Мәсихнењ руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мењ ел буе патшалык итәчәкләр.

[7] Мењ ел үткәч, шайтан үзенењ тѳрмәсеннән азат ителәчәк

[8] ћәм җирнењ дүрт почмагындагы Гог ћәм Магог халыкларын алдап, сугышка җыяр ѳчен чыгачак. Аларныњ саны дињгез комы кебек күп булыр.

[9] Алар җир кињлегенә чыктылар ћәм Аллаћыныњ изге кешеләре яшәгән станны ћәм яраткан шәћәрне камап алдылар. Әмма күктән ут тѳшеп, аларны яндырып бетерде.

[10] Җанвар белән ялган пәйгамбәр ташланылган утлы ћәм күкертле күлгә аларны алдаучы иблис тә ыргытылды. Алар анда кѳне-тѳне ћәм мәњге газапланачаклар!

[11] Аннан соњ, мин зур ак тәхет ћәм анда Утыручыны күрдем. Аныњ йѳзеннән җир белән күк качты ћәм, аларга урын табылмады.

[12] Тәхет каршында торучы үлгәннәрне – зурларны ћәм кечеләрне күрдем. Китаплар ачылып куелганнар иде. Тормыш китабы дип аталган башка китап та ачылган иде. Китапларда язылган буенча, үлгәннәр үз эшләренә карата хѳкем ителделәр.

[13] Дињгез үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлем ћәм үлем патшалыгы да үзендә булган үлгәннәрне бирделәр. Бу үлгән кешеләр ћәркайсысы үз эшләренә карата хѳкем ителделәр.

[14] Үлем ћәм үлем патшалыгы да утлы күлгә ыргытылдылар. Бу утлы күл – икенче үлем.

[15] Исеме Тормыш китабында табылмаган ћәркем шул утлы күлгә ыргытылды.

Ачылыш — Chapters