Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:29

[1] Шуннан соњ, фәрештә миња Аллаћыныњ ћәм Бәрәннењ тәхетеннән чыккан, кристалл сыман ялтырап торган тереклек суы елгасын күрсәтте.

[2] Ул елга урамныњ уртасыннан ага. Елганыњ бу ћәм теге як ярында унике тапкыр җимеш бирүче, ћәр айны үз җимешен бирүче тереклек агачы бар. Агачныњ яфраклары халыкларны савыктыру ѳчен.

[3] Шәћәрдә ләгънәт ителгән бер нәрсә дә булмаячак, фәкать Аллаћыныњ ћәм Бәрәннењ тәхете торачак, ћәм Аныњ бәндәләре Ања хезмәт итәчәкләр.

[4] Алар Аныњ йѳзен күрәчәкләр, ћәм Аныњ исеме аларныњ мањгайларында булачак.

[5] Анда инде тѳн булмаячак, ћәм аларныњ яктырткыч белән кояш яктылыгына мохтаҗлыклары булмаячак. Чѳнки аларны Раббы Аллаћы яктыртачак, ћәм алар мәњге патшалык итәчәкләр.

[6] Аннары, фәрештә миња әйтте: «Бу сүзләр ышанычлы ћәм хакыйкый. Пәйгамбәрләр рухыныњ Раббы Аллаћысы Үзенењ бәндәләренә, тиздән нәрсә булырга тиешлеген күрсәтергә дип, Үзенењ фәрештәсен җибәрде».

[7] «Менә, тиздән киләчәкмен! Бу китапныњ пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче бәхетле».

[8] Мин, Яхъя, боларны ишеттем ћәм күрдем. Мин ишеткәч ћәм күргәч, сәҗдә кылырга дип, боларны күрсәтүче фәрештәнењ аякларына егылдым.

[9] Әмма ул миња әйтте: «Кара аны, моны эшләмә! Мин синењ, пәйгамбәр имандашларыњныњ ћәм бу китап сүзләрен үтәүчеләрнењ хезмәттәше. Аллаћыга сәҗдә кыл».

[10] Ул миња әйтте: «Бу китапныњ пәйгамбәрлек сүзләрен яшермә, чѳнки вакыт якын.

[11] Яманлык кылучы яманлык кылуын дәвам итсен, бозык кеше үзен тагын да бозыклатсын, тәкъва кеше тагын да тәкъвалык тудырсын ћәм изге кеше изге яшәү рәвешен дәвам иттерсен».

[12] «Менә, тиздән киләм! Һәркемгә үз эшләренә карата бирер ѳчен, әҗерне Үзем белән алып киләм.

[13] Мин – Альфа ћәм Омега, Беренче ћәм Соњгы, Башы ћәм Ахыры.

[14] Тереклек агачына ћәм капка аша шәћәргә керергә хокуклы булыр ѳчен киемнәрен юып пакьләндерүчеләр бәхетле.

[15] Ә этләр, сихерчеләр, фәхешлек кылучылар, кеше үтерүчеләр, потка табынучылар, ялганны яратучы ћәм эшләүче ћәркем тышта калачак.

[16] Мин, Гайсә, Үземнењ фәрештәмне сезгә болар хакында бердәмлекләрдә шаћитлек итәргә дип җибәрдем. Мин – Давыт токымыннан, иртәнге якты йолдыз».

[17] Рух та, кәләш тә: «Кил!» – диләр. Һәм ишетүче дә: «Кил!» – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын.

[18] Бу пәйгамбәрлек китабыныњ сүзләрен ишетүчене мин кисәтәм: әгәр берәрсе боларга ѳстәсә, Аллаћы ул кешегә бу китапта язылган бәла-казаларны ѳстәр.

[19] Әгәр берәрсе бу пәйгамбәрлек китабыныњ сүзләрен тѳшереп калдырса, бу китапта язылган тереклек агачыннан ћәм изге шәћәрдән Аллаћы ул кешенењ ѳлешен тѳшереп калдырыр.

[20] Бу сүзләр хакында шаћитлек Бирүче әйтә: «Әйе, тиздән киләм!» Амин, Раббы Гайсә, кил!

[21] Раббы Гайсәнењ мәрхәмәте барлык иман итүчеләр белән булсын! Амин.

Ачылыш — Chapters