Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:49

[1] Менә бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм мин күктән җиргә тѳшкән йолдызны күрдем. Ања упкын коесыныњ ачкычы бирелде.

[2] Йолдыз упкын коесын ачып җибәрде. Гаять зур мичтән чыккан тѳтен кебек коедан күтәрелгән тѳтеннән кояш белән ћава карањгыланды.

[3] Тѳтеннән җиргә саранчалар чыкты. Аларга, җирдәге чаяннарда булган кебек, чагу сәләте бирелде.

[4] Аларга җирдәге үләнгә, тѳрле яшеллеккә ћәм тѳрле агачка зыян китермәскә, фәкать мањгайлары Аллаћы мѳћере белән мѳћерләнмәгән кешеләргә генә зарар китерергә боерылды.

[5] Ања кешеләрне үтермәскә, бары тик биш ай буе аларны газапларга хокук бирелде. Кешенењ ул газаплары чаян чаккандагы кебек.

[6] Ул кѳннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин аны тапмаслар; үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар.

[7] Саранчалар исә кыяфәте белән сугышка әзерләнгән атлар кебек иде. Аларныњ башларында алтын таҗ сыман нәрсә бар, ә йѳзләре кешенеке сыман иде.

[8] Чәчләре хатын-кызныкы сыман, ә тешләре арысланныкы кебек иде.

[9] Аларныњ ѳсләрендә тимер кѳбә сыман күкрәкчәләре бар иде, ә канатларыныњ тавышы сугышка ыргып чапкан атлы сугыш арбаларыннан чыккан тавыш кебек иде.

[10] Аларныњ чаянныкы кебек койрыклары ћәм чаккычлары бар иде, ћәм аларга шушы койрыклары белән биш ай буе кешеләрне газапларга хак бирелде.

[11] Саранчаларныњ патшасы исә – упкын фәрештәсе; аныњ исеме яћүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон».

[12] Беренче кайгы үтте, менә аныњ артыннан тагын икесе килә!

[13] Менә алтынчы фәрештә быргысын кычкыртты, ћәм мин Аллаћы алдында торучы, хуш исле сумала яндыру ѳчен алтыннан ясалган изге ѳстәлнењ дүрт мѳгезеннән килгән тавышны ишеттем.

[14] Ул тавыш исә быргысы булган алтынчы фәрештәгә: «Бѳек Фѳрат елгасы янында бәйләнгән дүрт фәрештәне азат ит», – диде.

[15] Һәм, кешеләрнењ ѳчтән бер ѳлешен үтерер ѳчен, бу сәгатькә, кѳнгә, айга ћәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр азат ителделәр.

[16] Атлы гаскәрнењ саны ике йѳз миллион иде. Мин аларныњ санын ишеттем.

[17] Күренештә атларны ћәм җайдакларны мин болай итеп күрдем: җайдакларныњ күкрәкчәләре уттай кызыл, куе зәњгәр ћәм күкерт кебек саргылт тѳстә иделәр. Атларныњ башлары арыслан башы сыман, авызларыннан исә ут, тѳтен ћәм күкерт бѳркелеп тора иде.

[18] Кешеләрнењ ѳчтән бер ѳлеше шушы ѳч бәла-казадан: атларныњ авызыннан чыккан уттан, тѳтеннән ћәм күкерттән үтерелде.

[19] Чѳнки атларныњ кѳче авызларында ћәм койрыкларында; аларныњ койрыклары елан сыман ћәм башлы иде. Шул башлары белән алар кешеләрне чагалар иде.

[20] Бу бәла-казадан үлми калган кешеләр исә кылган гамәлләреннән тәүбә итмәделәр. Алар җеннәргә ћәм күрә, ишетә, йѳри алмаган алтын, кѳмеш, бронза, таш ћәм агач потларга табынуларыннан ваз кичмәделәр.

[21] Бу кешеләр үзләренењ үтерүләреннән, сихерләүләреннән, фәхешлекләреннән, урлашуларыннан тәүбә итмәделәр.

Ачылыш — Chapters