Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 1:54

[1] Шуннан соњ мин күктә бѳек ћәм искиткеч башка галәмәт билгесен – соњгы җиде бәла-казаны тотып торган җиде фәрештәне күрдем. Ул бәла-казалар соњгылары иде, чѳнки Аллаћыныњ ачуы шулар белән тәмамлана.

[2] Һәм мин ут белән пыяла катнашкан дињгез сыман нәрсәне күрдем. Пыяла дињгез ѳстендә җанварны, аныњ сынын ћәм аныњ исем санын җињеп чыкканнар кулларына Аллаћыныњ арфаларын тотып торалар иде.

[3] Алар Аллаћы колы Мусаныњ җырын ћәм Бәрәннењ җырын җырлыйлар иде: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы! Синењ эшләрењ бѳек ћәм искиткеч. Халыкларныњ Патшасы, Синењ юлларыњ гадел ћәм хакыйкый.

[4] Раббы! Синнән кем курыкмас, Исемењне кем данламас? Чѳнки тик бер Син генә изге. Бѳтен халыклар килеп, Синењ алдыњда сәҗдә кылачаклар, Чѳнки Синењ гадел эшләрењ ачылды».

[5] Моннан соњ мин күрдем: менә күктә шаћитлек чатырындагы изге урын ачылды.

[6] Изге урыннан җиде бәла-казасы булган җиде фәрештә чыкты. Алар чиста ћәм ялтырап торган җитен кием кигәннәр ћәм күкрәкләрен алтын пута белән буганнар иде.

[7] Дүрт җан иясенењ берсе җиде фәрештәгә мәњге яшәүче Аллаћыныњ ачуы белән тулы җиде алтын касә бирде.

[8] Изге урын Аллаћы даныннан ћәм кодрәтеннән тѳтен белән тулды, ћәм җиде фәрештәнењ җиде бәла-казасы тәмамланмыйча, анда ћичкем керә алмады.

Ачылыш — Chapters