Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:19

[1] Шуннан соњ, мин яња күкне ћәм яња җирне күрдем. Чѳнки әүвәлге күк ћәм әүвәлге җир юкка чыктылар, дињгез дә инде юк.

[2] Мин, үзенењ кияве ѳчен әзерләнгән, бизәнгән кәләш кебек, Аллаћыдан, күктән тѳшүче яња изге Иерусалим шәћәрен күрдем.

[3] Һәм тәхеттән килгән кѳчле тавышны ишеттем: «Менә Аллаћыныњ кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аныњ халкы булачак ћәм Аллаћы Үзе алар белән булачак, Ул аларныњ Аллаћысы булачак.

[4] Ул аларныњ ћәр күз яшен сѳртәчәк ћәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чѳнки әүвәлге үтеп китте».

[5] Тәхеттә Утыручы әйтте: «Менә, Мин ћәммә нәрсәне яња итеп ясыйм. Яз, чѳнки бу сүзләр ышанычлы ћәм хакыйкый».

[6] Ул миња әйтте: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа ћәм Омега, Башы ћәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән эчәргә бушлай бирәм.

[7] Җињүче моныњ барысына ия булачак ћәм аныњ Аллаћысы Мин булачакмын, ә ул Минем улым булачак.

[8] Әмма куркакларныњ, тугры булмаганнарныњ, әшәкеләрнењ, кеше үтерүчеләрнењ, фәхешлек кылучыларныњ, сихерчеләрнењ, потка табынучыларныњ, барлык ялганчыларныњ ѳлеше ут ћәм күкерт белән ялкынланып торган күлдә. Бу – икенче үлем».

[9] Минем янга соњгы җиде бәла-каза белән тулы җиде касә тоткан җиде фәрештәнењ берсе килде ћәм: «Кил, мин сиња кәләшне, Бәрәннењ хатынын күрсәтәм», – диде.

[10] Мине Рух биләп алды ћәм фәрештә мине гаять зур ћәм биек тауга күчерде. Ул миња Аллаћыдан, күктән тѳшүче изге Иерусалим шәћәрен күрсәтте.

[11] Ул шәћәр Аллаћы даныннан балкып тора иде. Аныњ яктылыгы асылташ балкышына ћәм чиста яшма кристаллы балкышына охшашлы иде.

[12] Аныњ коймасы бик зур ћәм биек, унике капкасы бар ћәм капкалары янында унике фәрештә иде. Капкаларында Исраил халкыныњ унике кабиләсенењ исемнәре язылган.

[13] Кѳнчыгыштан ѳч капка, тѳньяктан ѳч капка, кѳньяктан ѳч капка ћәм кѳнбатыштан ѳч капка бар иде.

[14] Һәм шәћәр коймасыныњ унике нигезе бар. Ул нигезләрдә Бәрәннењ унике рәсүленењ исемнәре язылган иде.

[15] Миња сѳйләүче фәрештәнењ шәћәрне ћәм аныњ капкаларын, коймасын үлчәр ѳчен алтын үлчәү таягы бар иде.

[16] Шәћәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аныњ озынлыгы кињлегенә тигез иде. Фәрештә шәћәрне таяк белән үлчәде, ул унике мењ стадия булды; аныњ озынлыгы, кињлеге ћәм биеклеге бертигез иде.

[17] Фәрештә аныњ коймасын үлчәп чыкты. Койма фәрештә кулланган кеше үлчәме буенча йѳз кырык дүрт аршын булды.

[18] Аныњ коймасы асылташтан иде, шәћәр исә үтә күренмәле пыяла сыман саф алтыннан иде.

[19] Шәћәр коймасыныњ нигезләре тѳрле асылташлар белән бизәлгән иде: беренче нигезе – яспис, икенчесе – зәњгәр якут, ѳченчесе – халцедон, дүртенчесе – зѳбәрҗәт,

[20] бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, җиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе – аметист.

[21] Унике капка – унике энҗе, капкаларныњ ћәрберсе бер энҗедән иде. Шәћәрнењ урамы – үтә күренмәле пыяла сыман, саф алтыннан иде.

[22] Мин шәћәрдә Аллаћы Йортын күрмәдем, чѳнки бу шәћәрнењ Аллаћы Йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы Үзе ћәм Бәрән.

[23] Шәћәр кояшныњ ћәм айныњ яктыртуына мохтаҗ түгел, чѳнки Аллаћыныњ даны аны яктырта ћәм аныњ яктырткычы – Бәрән Үзе.

[24] Халыклар бу шәћәрнењ яктылыгы астында йѳриячәкләр, җир патшалары ања үзләренењ даннарын китерәчәкләр.

[25] Кѳндез аныњ капкалары ћичкайчан ябылмаячак, чѳнки анда тѳн булмаячак.

[26] Бу шәћәргә халыкларныњ данын ћәм хѳрмәтен китерәчәкләр.

[27] Шәћәргә ћичбер шакшы әйбер, әшәкелек эшләүче ћәм ялганчы кермәячәк, фәкать исемнәре Бәрәннењ Тормыш китабында язылганнар гына керәчәк.

Ачылыш — Chapters