[1] Шуннан соњ күрәм: менә, күктә ачык ишек, ћәм моњарчы миња сѳйләгән быргыдай тавыш әйтте: «Монда мен. Мин сиња моннан ары булырга тиешле нәрсәләрне күрсәтермен».
[2] Шул мизгелдә үк мине Рух биләп алды. Һәм менә, күктә тәхетне ћәм тәхеттә Утыручыны күрдем.
[3] Утыручы кыяфәте белән яшма ћәм сердолик ташы сыман иде, тәхетне зѳбәрҗәт тѳсендәге яктылык боҗрасы әйләндереп алган иде.
[4] Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора иде, ул тәхетләрдә ак киемнән, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт аксакал утыра иде.
[5] Тәхет ягыннан яшен яшьни, авазлар ћәм күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Ә тәхет алдында Аллаћыныњ җиде рухы булган җиде ут яктырткычы янып тора иде.
[6] Тәхет каршында кристаллга охшаулы пыяла дињгез сыман нәрсә бар; ћәм тәхетнењ дүрт ягында дүрт җан иясе тора иде. Ул җан ияләренењ аллары ћәм артлары күп күзләр белән тулы иде.
[7] Беренче җан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, ѳченчесенењ йѳзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бѳркет сыман иде.
[8] Һәрберсе алты канатлы, канатларыныњ тышы ћәм эче күзләр белән тулы бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, Бар булучы ћәм Киләчәк Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы!» – дип бертуктаусыз кѳне-тѳне кабатлыйлар.
[9] Җан ияләре тәхеттә Утыручы мәњге Яшәүчегә дан, хѳрмәт ћәм рәхмәт белдергән вакытта,
[10] егерме дүрт аксакал, тәхеттә Утыручы каршында йѳзтүбән капланып, мәњге Яшәүчегә сәҗдә кылалар ћәм таҗларын тәхет алдына салып куялар ћәм болай диләр:
[11] «Раббы Аллаћыбыз! Син дан, хѳрмәт ћәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чѳнки ћәммә нәрсәне Син яраттыњ, Һәм барысы да Синењ ихтыярыњ белән булдырылды ћәм гамәлдә тора!»