[1] Аннары мин Бәрәннењ мѳћерләрнењ берсен кубаруын күрдем, ћәм җан ияләренењ берсенењ күк күкрәгәндәй тавыш белән: «Кил!» – дип әйтүен ишеттем.
[2] Менә, мин ак ат күрдем; ћәм кулына җәя тоткан җайдагына таҗ бирелде. Ул җайдак җињүче булып, җињү ѳчен чыкты.
[3] Бәрән икенче мѳћерне кубаргач, мин икенче җан иясенењ: «Кил!» – дигәнен ишеттем.
[4] Шуннан соњ уттай җирән ат чыкты. Аныњ җайдагына, берсен-берсе үтерсеннәр ѳчен, барлык җићанныњ тынычлыгын алырга вәкаләт бирелде. Һәм ања зур кылыч бирелде.
[5] Бәрән ѳченче мѳћерне кубаргач, мин ѳченче җан иясенењ: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем. Һәм кара ат күрдем, ә аныњ ѳстендәге җайдак үз кулына үлчәү тоткан иде.
[6] Җан ияләре арасыннан тавыш сыман чыккан авазны ишеттем: «Бер динарга бер савыт бодай, бер динарга ѳч савыт арпа. Әмма зәйтүн агачларына ћәм йѳзем бакчаларына зыян китермә!»
[7] Бәрән дүртенче мѳћерне кубаргач, дүртенче җан иясенењ: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем.
[8] Һәм аксыл тѳстәге атны күрдем. Аныњ ѳстендәге җайдакныњ исеме «Үлем», ә аныњ артыннан бѳтен үлем патшалыгы килә иде. Аларга җићанныњ дүрттән бер ѳлешендәге кешеләрне кылыч, ачлык, үләт ћәм кыргый хайваннар белән үтерергә хакимлек бирелде.
[9] Бәрән бишенче мѳћерне кубаргач, корбан китерү урыны астында Аллаћы сүзе ѳчен ћәм шаћитлек биргәннәре ѳчен үтерелгәннәрнењ җаннарын күрдем.
[10] Алар кѳчле тавыш белән: «Кайчанга кадәр Син, изге ћәм хакыйкый Хѳкемдар, җирдә яшәүчеләрне хѳкем итмәссењ ћәм безнењ каныбыз ѳчен үч алмассыњ?» – дип кычкырдылар.
[11] Аларныњ ћәрберсенә ак кием бирелде. Һәм алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренењ ћәм имандашларыныњ саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды.
[12] Мин, Бәрән алтынчы мѳћерне кубаргач, кѳчле итеп җир тетрәвен, кояшныњ матәм киеме кебек каралуын, айныњ кан кебек кызыл тѳскә керүен күрдем.
[13] Инҗир агачыныњ ѳлгермәгән җимешләре кѳчле җилдән коелган кебек, җиргә күк йолдызлары атылдылар.
[14] Күк, кулъязма тѳргәге кебек бѳтерелеп, юкка чыкты. Барлык таулар ћәм утраулар үз урыннарыннан кузгатылдылар.
[15] Җирнењ патшалары, түрәләре, гаскәриләр башлыклары, байлары, куәтлеләре – барысы да: ћәр кол, ћәр ирекле кеше таулардагы мәгарәләрдә ћәм таш кыялар арасында яшеренделәр.
[16] Һәм алар әйттеләр: «Өстебезгә авып тѳшегез ћәм безне тәхеттә Утыручыныњ йѳзеннән ћәм Бәрәннењ ачуыннан яшерегез!
[17] Чѳнки Аларныњ бѳек ачу кѳне килде. Моња каршы кем тора алсын?»