[1] Шуннан соњ мин тәхеттә Утыручыныњ уњ кулында эчке ћәм тышкы ягына язылган ћәм җиде мѳћер белән мѳћерләнгән язма тѳргәген күрдем.
[2] Һәм кѳчле тавыш белән: «Мѳћерләрен кубарып, язма тѳргәген ачарга кем лаеклы?» – дип игълан итүче кѳчле фәрештәне күрдем.
[3] Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да язма тѳргәген ачарга ћәм ања карарга лаеклы ћичкем булмады.
[4] Язма тѳргәген ачарга ћәм ања карарга лаеклы кеше табылмаганлыктан, мин бик нык еладым.
[5] Шунда аксакалларныњ берсе миња әйтте: «Елама. Менә, Яћүд нәселеннән, Давыт токымыннан булган Арыслан җињеп чыкты. Язма тѳргәгенењ җиде мѳћерен кубарып, Ул аны ача ала».
[6] Шуннан соњ күрдем: менә, тәхет белән дүрт җан иясе арасында ћәм аксакаллар арасында Бәрән тора. Ул суелган кебек иде. Аныњ җиде мѳгезе ћәм җиде күзе бар иде. Болар – бѳтен җиргә җибәрелгән Аллаћы рухлары.
[7] Ул, килеп, тәхеттә Утыручыныњ уњ кулыннан язма тѳргәген алды.
[8] Бәрән язма тѳргәген алгач, дүрт җан иясе ћәм егерме дүрт аксакал Аныњ алдында йѳзтүбән капландылар. Аларныњ ћәрберсендә арфа ћәм хуш исле сумала (ягъни Аллаћы изгеләренењ догалары) белән тулы алтын касәләр бар иде.
[9] Алар яња җыр җырладылар: «Син язма тѳргәген алырга, аныњ мѳћерләрен кубарырга лаеклы. Чѳнки Син корбан итеп суелдыњ ћәм Үзењнењ каныњ белән Һәр кабиләдән ћәм телдән, халыктан ћәм милләттән Аллаћы ѳчен кешеләрне йолып алдыњ.
[10] Аларны Аллаћыбызга хезмәт итү ѳчен патшалар ћәм руханилар иттењ; алар җирдә патшалык итәчәкләр».
[11] Тәхет, җан ияләре ћәм аксакаллар әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем ћәм аларныњ тавышын ишеттем. Аларныњ саны йѳзләрчә миллион ћәм дистәләрчә мењнәр иде.
[12] Алар: «Суелган Бәрән кодрәт, байлык, тирән гакыл, куәт, хѳрмәт, дан Һәм мактау алырга лаеклы», – дип кѳчле тавыш белән әйтә иделәр.
[13] Күктә ћәм җирдә, җир астында ћәм дињгездә ћәммә яратылган затныњ ћәм анда булган ћәммә нәрсәнењ: «Тәхеттә Утыручыга ћәм Бәрәнгә мәњге-мәњге мактау, хѳрмәт, дан ћәм кодрәт булсын», – дип әйтүләрен ишеттем.
[14] Дүрт җан иясе: «Амин», – дип әйтә иделәр, ћәм аксакаллар йѳзтүбән капланып сәҗдә кыла иделәр.