[1] Шуннан соњ мин күктән тѳшүче икенче бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул болытка тѳренгән, ә баш ѳстендә яктылык боҗрасы бар иде. Аныњ йѳзе кояш кебек, аяклары утлы багана сыман иде.
[2] Кулында ачылган кечкенә язма тѳргәге бар иде. Ул уњ аягы белән дињгезгә, сул аягы белән җиргә басты
[3] ћәм арысландай кѳчле тавыш белән кычкырып җибәрде. Ул кычкыргач, җиде күк күкрәү тавыш биреп, нәрсәдер әйттеләр.
[4] Җиде күк күкрәү әйткәч, мин аны язарга ниятләдем. Әмма күктән килгән авазныњ: «Җиде күк күкрәүнењ сѳйләгәннәрен сер итеп сакла ћәм язма», – дигәнен ишеттем.
[5] Ә дињгездә ћәм җирдә басып торучы мин күргән фәрештә уњ кулын күккә күтәрде
[6] ћәм күкне, шулай ук анда булган ћәрнәрсәне, җирне ћәм анда булган ћәрнәрсәне, дињгезне ћәм анда булган ћәрнәрсәне Булдырган мәњге Яшәүче белән ант итте: «Тоткарлау бүтән булмаячак,
[7] җиденче фәрештә үзенењ быргысын кычкыртачак кѳнне, Аллаћы Үзенењ колларына – пәйгамбәрләренә игълан иткәнчә, Аныњ сере гамәлгә ашкан булыр».
[8] Аннан соњ, инде моњарчы ишеткән, күктән килгән аваз тагын миња әйтте: «Бар, дињгездә ћәм җирдә торучы фәрештәнењ кулыннан ачылган язма тѳргәген ал».
[9] Мин фәрештә янына килеп, аныњ миња шул кечкенә язма тѳргәген бирүен үтендем. Ул миња әйтте: «Аны алып аша. Ашказаныњда аннан әче булыр, әмма авызыњда бал кебек татлы булыр».
[10] Мин фәрештәнењ кулыннан кечкенә язма тѳргәген алып ашадым. Авызымда ул бал кебек татлы булды, ләкин, ашап бетерүемә, ашказанымда аннан әче булды.
[11] Аннары миња әйттеләр: «Син күп халыклар, милләтләр, телләр ћәм патшалар хакында тагын пәйгамбәрлек итәргә тиешсењ».