[1] Шунда мин күрдем: менә Сион тавында Бәрән тора. Аныњ белән бергә мањгайларында Бәрәннењ исеме ћәм Аныњ Атасыныњ исеме язылган йѳз кырык дүрт мењ кеше бар иде.
[2] Шуннан соњ мин күктән зур шарлавык тавышы сыман ћәм кѳчле күк күкрәгән сыман тавыш килүен ишеттем. Мин ишеткән тавыш арфачылар уйнаган тавышка охшаган иде.
[3] Алар тәхет алдында, дүрт җан иясе ћәм аксакаллар алдында яња җыр җырлыйлар иде. Ул җырны җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йѳз кырык дүрт мењ кешедән башка ћичкем ѳйрәнә алмады.
[4] Болар – хатын-кызлар белән нәҗесләнмәгәннәр; алар гыйффәтлеләр. Болар – Бәрән кайда гына барса, Аныњ артыннан баралар. Алар кешеләр арасыннан йолып алынганнар, Аллаћыга ћәм Бәрәнгә багышланган беренче уњышлар иделәр.
[5] Аларныњ телләрендә ялган булмады, алар әхлаклы иделәр.
[6] Җирдә яшәүче ћәр милләткә, кабиләгә, телгә ћәм халыкка игълан итү ѳчен мәњгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем.
[7] Ул кѳчле тавыш белән: «Аллаћыдан куркыгыз ћәм Аны данлагыз! Чѳнки Аныњ хѳкем сәгате килде. Күкне, җирне, дињгезне ћәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз!» – диде.
[8] Икенче фәрештә дә: «Бѳек Бабыл җимерелде, җимерелде! Ул барча халыкларны үзенењ тыелгысыз фәхешлек шәрабыннан эчерткән», – дип, ања иярде.
[9] Тагы бер фәрештә, ѳченчесе, аларга ияреп: «Кем җанварга ћәм аныњ сынына табына, үзенењ мањгаена яки кулына җанвар тамгасын кабул итә,
[10] шул Аллаћыныњ ачу касәсенә салынган ярсу шәрабын, су кушылмаган шәрабын эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр ћәм Бәрән алдында утлы күкерт эчендә газапландырылачак.
[11] Аларныњ газаплану тѳтене мәњге күтәреләчәк. Җанварга ћәм аныњ сынына табынучы, аныњ исем тамгасын кабул итүче ћәркем кѳндез дә, тѳнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк».
[12] Бу вакытларда Аллаћыныњ әмерләрен үтәүче ћәм Гайсәгә иман итүче изге кешеләрнењ түземле булулары кирәк.
[13] Мин күктән килгән тавыш ишеттем: «Яз: „Шушы вакыттан башлап үлүчеләр – Раббыга иман итеп үлүчеләр бәхетле“». «Әйе, алар үзләренењ михнәтләреннән ял итсеннәр, чѳнки аларныњ эшләре үзләре артыннан бара», – ди Рух.
[14] Шуннан соњ мин ак болыт ћәм болыт ѳстендә утыручы адәм улына охшаган Затны күрдем. Аныњ башында алтын таҗы ћәм кулында үткен урагы бар иде.
[15] Аллаћы Йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт ѳстендә Утыручыга кѳчле тавыш белән: «Үзењнењ урагыњны алып ур: урак ѳсте җитте, чѳнки җир уњышы ѳлгерде», – дип кычкырды.
[16] Шуннан соњ, болытта Утыручы Үзенењ урагын җир ѳстенә җибәрде ћәм уњыш урылды.
[17] Аннары күктәге Аллаћы Йортыннан башка фәрештә чыкты. Аныњ да үткен урагы бар иде.
[18] Корбан китерү урыныннан, ут ѳстеннән хакимлеге булган башка фәрештә чыкты. Ул кѳчле тавыш белән үткен урагы булган фәрештәгә: «Үзењнењ үткен урагыњны җибәр ћәм җир ѳстендәге йѳзем тәлгәшләрен җый, чѳнки аныњ җимешләре ѳлгерде!» – диде.
[19] Фәрештә үзенењ үткен урагын җиргә җибәрде ћәм җирдәге йѳземне җыеп, Аллаћыныњ гаять зур ачу изгеченә ташлады.
[20] Ул йѳзем шәћәр артында изгечтә тапталды. Изгечтән атларныњ йѳгәненә кадәр җиткән, бер мењ алты йѳз стадия озынлыкта кан акты.