Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:35

[1] Шуннан соњ мин җирнењ дүрт почмагында торучы дүрт фәрештәне күрдем. Алар җиргә, дињгезгә ћәм бер генә агачка да исмәсен дип, җирнењ дүрт җилен тотып торалар иде.

[2] Мин үзендә тере Аллаћыныњ мѳћере булган кѳнчыгыштан күтәрелүче башка фәрештәне күрдем. Ул җиргә ћәм дињгезгә зыян китерергә вәкаләт бирелгән дүрт фәрештәгә кѳчле тавыш белән: «Без Аллаћыбызныњ хезмәтчеләренењ мањгайларына мѳћер сукканыбызга тикле җиргә, дињгезгә ћәм агачларга зыян китермәгез», – дип кычкырып эндәште.

[4] Һәм мин мѳћер сугылган кешеләрнењ санын ишеттем. Бѳтен Исраил кабиләләреннән мѳћерләнгән кешеләрнењ саны бер йѳз кырык дүрт мењ иде:

[5] Яћүд кабиләсеннән мѳћерләнгән унике мењ кеше, Рубин кабиләсеннән унике мењ кеше, Гәд кабиләсеннән унике мењ кеше,

[6] Ашер кабиләсеннән унике мењ кеше, Нафтали кабиләсеннән унике мењ кеше, Менаше кабиләсеннән унике мењ кеше,

[7] Шимун кабиләсеннән унике мењ кеше, Леви кабиләсеннән унике мењ кеше, Исәскәр кабиләсеннән унике мењ кеше,

[8] Зебулун кабиләсеннән унике мењ кеше, Йосыф кабиләсеннән унике мењ кеше, Биньямин кабиләсеннән унике мењ кеше мѳћерләнде.

[9] Шуннан соњ, бихисап күп кеше басып торганын күрдем; аларны ћичкем санап чыга алмас иде! Алар ћәр милләттән, кабиләдән, халыктан ћәм телдән иделәр. Ул кешеләр ак киемнәргә киенгәннәр, кулларына хѳрмә ботаклары тотып, тәхет ћәм Бәрән алдында басып торалар иде.

[10] Алар: «Котылу тәхеттә утыручы Аллаћыбыздан ћәм Бәрәннән килә!» – дип кычкырып әйттеләр.

[11] Тәхет тирәли, аксакаллар ћәм дүрт җан иясе тирәли баскан фәрештәләр тәхет алдында йѳзтүбән капландылар ћәм Аллаћыга сәҗдә кылып әйттеләр:

[12] «Амин! Аллаћыбызга мактау ћәм дан, тирән гакыл ћәм рәхмәт, хѳрмәт, кодрәт ћәм куәт мәњге булсын! Амин».

[13] Шунда аксакалларныњ берсе миннән: «Бу ак киемгә киенгән кешеләр кемнәр алар ћәм каян килгәннәр?» – дип сорады.

[14] Мин ања: «Әфәндем, син беләсењ», – дидем. Ул миња әйтте: «Алар зур газап кичереп килгәннәр ћәм киемнәрен Бәрәннењ каны белән юып агартканнар.

[15] Шуња күрә Алар Аллаћы тәхете алдында торалар, Аныњ Йортында Ања кѳне-тѳне хезмәт итәләр. Тәхеттә Утыручы алар ѳстендә Үзенењ чатырын корачак.

[16] Алар ћичкайчан ачыкмаслар, ћичкайчан сусамаслар. Аларны кояш та, эсселек тә кѳйдермәс.

[17] Чѳнки тәхет уртасындагы Бәрән аларга Кѳтүче булачак, Аларны тереклек суы чишмәләренә алып барачак. Аллаћы аларныњ ћәр күз яшен сѳртәчәк».

Ачылыш — Chapters