Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 6:02

[1] Болардан соњ, мин күктән тѳшүче бѳек вәкаләте булган башка фәрештәне күрдем. Аныњ даны белән җир яктыртылды.

[2] Фәрештә кѳчле тавыш белән кычкырды: «Бѳек Бабыл җимерелде, җимерелде! Ул җеннәр торагына ћәм тѳрле пакьсез рухлар, пакьсез кошлар, тѳрле пакьсез ћәм нәфрәт тудыргыч хайваннарга сыену оясы булды.

[3] Чѳнки ул үзенењ ярсулы фәхешлек шәрабыннан барлык халыкларны эчертте, ћәм җир патшалары аныњ белән зина кылдылар. Сәүдәгәрләр аныњ кѳчле нәфес теләгеннән баедылар».

[4] Мин күктән килгән башка тавышны ишеттем: «Минем халкым, аныњ гѳнаћларында катнашмас ѳчен ћәм аныњ бәла-казаларына дучар булмас ѳчен аннан чык.

[5] Чѳнки аныњ гѳнаћлары күккә кадәр барып җитте ћәм Аллаћы аныњ җинаятьле эшләрен искә алды.

[6] Ул ничек биргән булса, сез дә ања шулай кайтарыгыз, эшләренә карата икеләтә бирегез. Үзе әзерләгән касәдә аныњ үзенә икеләтә әзерләгез.

[7] Ул үзен күпме данлаган булса, җенси ләззәтлектә яшәгән булса, шулкадәр ања газап ћәм кайгы бирегез! Чѳнки ул үзенењ күњеленнән: „Патша булып утырам, мин тол хатын түгел, кайгыны да күрмәм!“ – дип әйтә.

[8] Шуња күрә ања бер кѳндә бәла-казалар – үлем, хәсрәт, ачлык киләчәк. Һәм ул утта яндырылачак, чѳнки аны хѳкем итүче Раббы кодрәтле!»

[9] Аныњ белән зина кылган ћәм җенси теләкләрен канәгатьләндергән җир патшалары, аныњ януыннан чыккан тѳтенгә карап, аныњ хакында үкереп елаячаклар.

[10] Аныњ газапларыннан куркып, читтәрәк басып торачаклар ћәм: «Кайгы, кайгы сиња, бѳек ћәм куәтле Бабыл шәћәре! Чѳнки сиња бер сәгать эчендә хѳкем килде», – дип әйтәчәкләр.

[11] Җир сәүдәгәрләре дә аныњ хакында елаячаклар ћәм кайгырачаклар, чѳнки бүтән алардан беркем бернәрсә сатып алмый:

[12] алтын ћәм кѳмеш әйберләрен, асылташларын ћәм энҗеләрен, нәфис җитен, ефәк, куе кызыл ћәм алсу тѳстәге тукымаларын, ћәртѳрле кыйммәтле тѳрдәге агачларын ћәм фил сѳягеннән ясалган әйберләрен, ињ кыйммәтле агачтан, бронзадан, тимердән ћәм мәрмәрдән ясалган ћәртѳрле әйберләрен

[13] ћәм дарчиннарын, аш тәмләткечләрен, хуш исле майларын, ладаннарын, шәрабларын, зәйтүн майларын, ињ яхшы оннарын ћәм игеннәрен, мал-туарларын, сарыкларын ћәм атларын, арбаларын, кеше гәүдәләрен ћәм кеше җаннарын да алмый.

[14] «Җаныњ теләгән яхшы әйберләр синнән киттеләр. Синењ барлык зиннәтлелегењ ћәм купшылыгыњ юк булды; Син аларны ћичкайчан тапмаячаксыњ!»

[15] Болар белән сәүдә итүчеләр ћәм аннан баючылар, аныњ газапларыннан куркып, елап ћәм ињрәп читтәрәк торачаклар.

[16] Алар: «Нәфис җитен, куе кызыл ћәм алсу тѳстәге тукымаларга киенгән, алтын, асылташларга ћәм энҗегә бизәлгән бѳек шәћәргә кайгы, кайгы!

[17] Чѳнки шундый күп байлык бер сәгать эчендә юк булды», – диячәкләр. Дињгездәге ћәрбер кораб йѳртүче ћәм ћәрбер йѳзүче, дињгезчеләр ћәм дињгез кәсебеннән файда күрүчеләр еракта басып тордылар.

[18] Аныњ януыннан чыккан тѳтенгә карап: «Бу бѳек шәћәргә кайсы шәћәр тињ булсын!» – дип кычкырдылар.

[19] Алар башларына тузан сиптеләр ћәм елап: «Кайгы, кайгы сиња, байлыгыњнан дињгездә кораблары булган ћәммә кеше баеган бѳек шәћәр! Чѳнки син бер сәгать эчендә юкка чыктыњ», – дип кайгырып кычкырдылар.

[20] Әй, күк ћәм изгеләр, рәсүлләр ћәм пәйгамбәрләр! Аныњ хакында шатланыгыз, чѳнки сезгә каршы кылган гамәлләре ѳчен Аллаћы аны хѳкем итте.

[21] Аннары бер кѳчле фәрештә тегермән ташы кебек зур таш алып, аны дињгезгә ташлады ћәм әйтте: «Бѳек шәћәр Бабыл шундый кѳч белән җимереләчәк ћәм мәњгегә юк булачак.

[22] Арфада уйнаучылар ћәм җырлаучылар, сыбызгычылар ћәм быргычылар тавышын синдә инде ишетмәсләр. Бер генә ћѳнәр буенча да бер генә ћѳнәрчене табып булмас ћәм тегермән ташларыныњ тавышы синдә ишетелмәс.

[23] Яктырткыч уты синдә моннан ары яктыртмас, кияү белән кәләш тавышлары моннан ары синдә ишетелмәс. Чѳнки синењ сәүдәгәрләрењ җирдә бѳек булдылар, синењ сихерењә бѳтен халыклар да алдандылар.

[24] Ул шәћәрдә барлык пәйгамбәрләрнењ, изгеләрнењ ћәм җирдә үтерелгән барлык кешеләрнењ каны табылды».

Ачылыш — Chapters