[1] Бәрән җиденче мѳћерне кубаргач, ярты сәгать чамасы булыр, күктә тынлык урнашты.
[2] Мин Аллаћы алдында басып торган җиде фәрештәне күрдем, аларга җиде быргы бирелде.
[3] Һәм алтын тѳтәсләү савыты тоткан бүтән фәрештә изге ѳстәл каршына килеп басты. Ања тәхет алдындагы алтыннан ясалган изге ѳстәлгә Аллаћыныњ барлык изгеләренењ догалары белән бергә куярга дип, күп хуш исле сумала бирелде.
[4] Менә Аллаћы каршында фәрештә кулыннан ул изгеләрнењ догалары белән бергә хуш исле сумала тѳтене күтәрелде.
[5] Фәрештә тѳтәсләү савытын алды ћәм аны, корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, җиргә ташлады. Шуннан соњ, күк күкрәүләр, дѳмбердәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде.
[6] Җиде быргысы булган җиде фәрештә быргы кычкыртырга әзерләнде.
[7] Беренчесе быргысын кычкыртты: кан катнаш боз ћәм ут хасил булды, ћәм алар җиргә ыргытылды. Җирнењ ѳчтән бер ѳлеше, агачларныњ ѳчтән бер ѳлеше ћәм бѳтен яшел үлән янып бетте.
[8] Менә икенче фәрештә быргысын кычкыртты: ут чорнаган гаять зур тауга охшаулы нәрсәдер дињгезгә ыргытылды; дињгезнењ ѳчтән бер ѳлеше канга әверелде.
[9] Дињгездә яшәүче җанварларныњ ѳчтән бер ѳлеше ћәлак булды. Корабларныњ да ѳчтән бер ѳлеше ћәлак ителде.
[10] Менә ѳченче фәрештә быргысын кычкыртты: елгаларныњ ѳчтән бер ѳлешенә ћәм чишмәләргә, яктырткыч кебек янып, күктән зур йолдыз тѳште.
[11] Ул йолдызныњ исеме – Әрем. Суларныњ ѳчтән бер ѳлеше әрем сыман әче булды. Бу әче судан кешеләрнењ күбесе үлде.
[12] Менә дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты: кояшныњ, айныњ, йолдызларныњ ѳчтән бер ѳлешенә зарар килде, шунлыктан аларныњ яктылыкларыныњ ѳчтән бер ѳлеше карањгыланды. Шулай итеп, кѳн үзенењ яктылыгыныњ ѳчтән бер ѳлешен югалтты, шулай ук тѳн дә.
[13] Шунда мин күктә, югарыда очып барган бѳркетне күрдем. Аныњ: «Калган ѳч фәрештә кычкыртачак быргы тавышы аркасында җирдә яшәүчеләргә кайгы, кайгы, кайгы!» – дип кѳчле итеп кычкырганын ишеттем.