Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:17

[1] Күктә бѳек галәмәт күренде: менә кояшка тѳренгән хатын; аныњ аяклары астында ай, башында унике йолдызлы таҗ иде.

[2] Хатын йѳкле булып, бала тудыру газапларыннан ћәм авыртудан кычкыра иде.

[3] Күктә бүтән галәмәт күренде: менә җиде башлы ћәм ун мѳгезле кызыл тѳстәге гаять зур аждаћа; аныњ ћәр башында кечкенә таҗ иде.

[4] Койрыгы күк йолдызларыныњ ѳчтән бер ѳлешен себереп, аларны җиргә атты. Хатын баласын тудыру белән, аныњ баласын ашар ѳчен, аждаћа бала тудыру халәтендә булган хатын алдына басты.

[5] Менә хатын, барлык халыклар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәргә тиешле ир бала тудырды. Хатынныњ баласы Аллаћыга ћәм Аныњ тәхете алдына тотып китерелде.

[6] Ә хатын чүлгә качты. Анда ања мењ ике йѳз алтмыш кѳн буе кайгырту астында булу ѳчен Аллаћы әзерләп куйган урын бар иде.

[7] Шуннан соњ күктә сугыш башланды: Микаил үзенењ фәрештәләре белән аждаћага каршы сугышты. Аждаћа да үзенењ явыз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты.

[8] Әмма аждаћа җињелде ћәм үзенењ явыз фәрештәләре белән моннан ары күктә кала алмады.

[9] Бу зур аждаћа, бѳтен дѳньяны алдаучы, иблис ћәм шайтан дип аталган борынгы елан, җиргә бәреп тѳшерелде; аныњ белән бергә явыз фәрештәләре дә бәреп тѳшерелделәр.

[10] Шуннан соњ, мин күктә кѳчле тавыш ишеттем: «Менә Аллаћыбызныњ коткаруы, кодрәте, патшалыгы ћәм Аныњ Мәсихенењ хакимлеге урнашты! Чѳнки Аллаћыбыз алдында кѳне-тѳне имандашларыбызны гаепләүче бәреп тѳшерелде.

[11] Туганнарыбыз аны Бәрән каны белән ћәм Гайсә хакындагы шаћитлек сүзләре белән җињделәр, Хәтта, үлемнән курыкмыйча, үзләренењ җаннарын аямадылар.

[12] Шуња күрә, күкләр ћәм анда яшәүчеләр, куаныгыз! Әмма җиргә ћәм дињгезгә кайгы, чѳнки иблис, вакыты аз калганын белеп, Кѳчле ярсу белән сезгә тѳште!»

[13] Үзенењ җиргә бәреп тѳшерелүен күргәч, аждаћа ир бала тудырган хатынны куа башлады.

[14] Хатынга исә, бу еланнан качып, аныњ ѳчен чүлдә әзерләгән урынга очсын дип, зур бѳркетнењ ике канаты бирелде. Ул анда вакыт, вакытлар ћәм ярты вакыт буе кайгырту астында булачак.

[15] Хатынны елга агызып китсен дип, хатын артыннан елан үзенењ авызыннан елга кебек су агызды.

[16] Әмма җир, авызын ачып, аждаћа авызыннан аккан елганы йотып, хатынга ярдәм итте.

[17] Аждаћа хатынга нык ярсыды, ћәм хатынныњ Аллаћы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаћитлек бирүче калган балаларына каршы сугышыр ѳчен китте.

[18] Шуннан соњ аждаћа дињгез ярына басты.

Ачылыш — Chapters