Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:45

[1] Кулларында җиде касә булган фәрештәләрнењ берсе килде дә миња әйтте: «Кил монда. Мин сиња күп суларда утыручы бѳек фахишәгә булачак хѳкем җәзасын күрсәтермен.

[2] Аныњ белән җир патшалары фәхешлек иттеләр, аныњ фәхешлек шәрабыннан җирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр».

[3] Мине Рух биләп алды, ћәм фәрештә мине чүлгә күчерде. Мин җиде башлы ћәм ун мѳгезле, кѳфер исемнәр белән тулы булган кызыл җанвар ѳстендә утыручы хатынны күрдем.

[4] Хатын шәмәхә ћәм кызыл тѳстәге киемнәргә киенгән, алтын, асылташлар ћәм энҗе белән бизәлеп матурланган, кулына үзенењ фәхешлегенењ чирканычлыгы ћәм шакшылыгы тулы алтын касә тоткан иде.

[5] Аныњ мањгаена серле исем язылган: «Бѳек Бабыл – җир фахишәләренењ ћәм чирканыч нәрсәләрнењ анасы».

[6] Мин хатынныњ изгеләр каныннан ћәм Гайсә шаћитләренењ каныннан исергәнлеген күрдем. Аны күргәннән мин бик нык гаҗәпләндем.

[7] Фәрештә миња әйтте: «Син нигә гаҗәпләндењ? Мин сиња хатынныњ ћәм аны йѳртүче җиде башлы ћәм ун мѳгезле җанварныњ серен ањлатып бирәм.

[8] Син күргән җанвар бар иде, инде ул юк; ул упкыннан күтәрелеп чыгачак ћәм ћәлак ителәчәк. Дѳнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына язылмаган кешеләр җанварны күреп, гаҗәпләнәчәкләр, чѳнки ул бар иде, хәзер юк ћәм янә булачак.

[9] Монда зирәк акыл кирәк. Җиде баш – хатын утырган җиде тау, шулай ук – җиде патша ул.

[10] Ул патшаларныњ бишесе ћәлак булды, берсе бар, башкасы әле килмәгән. Килгәч, ул озак булырга тиеш түгел.

[11] Ә булган ћәм хәзер булмаган җанвар – ул сигезенче патша. Ул – җиде патшаныњ берсе, ћәм ул ћәлакәткә бара.

[12] Син күргән ун мѳгез – ун патша ул. Алар патшалыкларын әле алмадылар. Әмма җанвар белән бергә, бер сәгатькә, патшалар дәрәҗәсендә хакимлек алачаклар.

[13] Аларныњ ниятләре бер, алар җанварга үзләренењ кѳчләрен ћәм хакимлекләрен тапшырачаклар.

[14] Алар Бәрән белән сугышачаклар ћәм Бәрән аларны җињәчәк, чѳнки Ул – хакимнәрнењ Хуҗасы ћәм патшаларныњ Патшасы. Аныњ белән бергә булганнар исә чакырылганнар, сайланганнар ћәм тугрылар».

[15] Шуннан соњ, фәрештә миња әйтте: «Син күргән фахишә утырган сулар исә – алар халыклар, тѳркемнәр, милләтләр ћәм телләр.

[16] Син күргән ун мѳгез ћәм җанвар фахишәне нәфрәт итәчәк ћәм аны бѳлгенлеккә тѳшерәчәк, ялангач калдырачак, аныњ тәнен ашаячак ћәм аны утта яндырачак.

[17] Чѳнки Аллаћы аларныњ ниятләре бер булырга ћәм үз патшалыкларын җанварга тапшырырга, моныњ белән Үзенењ ихтыярын үтәргә аларныњ йѳрәкләренә салган. Болар барысы Аллаћыныњ сүзләре тормышка ашканга кадәр булачак.

[18] Ә син күргән хатын – җир патшалары ѳстеннән патшалык итүче бѳек шәћәр ул».

Ачылыш — Chapters