[1] Миња үлчәү таягы сыман камыш сабагы бирелде ћәм әйтелде: «Бар, Аллаћы Йортын ћәм корбан китерү урынын үлчә, андагы табынучыларны санап чык.
[2] Әмма Аллаћы Йортыныњ тышкы ишегалдын хисапка кертмә ћәм үлчәмә, чѳнки ул мәҗүсиләргә бирелгән. Алар изге Иерусалим шәћәренењ урамнарын кырык ике ай буе таптап йѳриячәкләр.
[3] Мин Үземнењ ике шаћитемә вәкаләт бирәчәкмен ћәм алар, матәм киемнәре киеп, бер мењ ике йѳз алтмыш кѳн буе пәйгамбәрлек итәчәкләр».
[4] Бу шаћитләр – ике зәйтүн агачы ћәм бѳтен җир Раббысы алдында торучы ике яктырткыч.
[5] Әгәр берәрсе аларга зыян китерергә ниятләсә, ул чакта аларныњ авызларыннан ут чыгачак, ћәм аларныњ дошманнарын йотачак. Аларга зыян китерергә ниятләгән кеше шулай үтерелергә тиеш.
[6] Пәйгамбәрлек иткән вакытта яњгыр яумасын дип, аларныњ күкне капларга вәкаләтләре бар. Канга әйләндерү ѳчен аларныњ сулар ѳстеннән вәкаләтләре бар. Һәм үзләре кайчан теләсә, шул чакта җиргә ћәртѳрле бәла-казалар белән зыян китерергә вәкаләтләре бар.
[7] Шаћитлек бирүләрен тәмамлагач, упкыннан җанвар күтәрелеп чыгачак, аларга каршы сугышачак, аларны җињәчәк ћәм үтерәчәк.
[8] Бу ике шаћитнењ гәүдәсе аларныњ Раббысы хачка кадакланган бѳек шәћәр урамында ятачак. Ул шәћәрнењ исеме кинаяләп „Сәдүм“ ћәм „Мисыр“ дип атала.
[9] Бу мәетләргә ѳч кѳн ярым буе тѳрле халыклардан, кабиләләрдән, телләрдән ћәм милләтләрдән булган кешеләр караячаклар. Ул мәетләрне кабергә салырга рѳхсәт итмәячәкләр.
[10] Җирдә яшәүчеләр моња шатланачаклар ћәм күњел ачачаклар, бер-беренә бүләкләр җибәрәчәкләр, чѳнки бу ике пәйгамбәр җирдә яшәүчеләрне күп газаплаган иделәр.
[11] Әмма ѳч кѳн ярым үткәч, аларга Аллаћыдан яшәү тыны керде ћәм алар аякларына торып бастылар. Аларны күрүчеләрне бѳек курку басты.
[12] Шуннан соњ шаћитләр күктән кѳчле тавышныњ: «Монда күтәрелегез», – дип әйтүен ишеттеләр. Алар күккә болытта күтәрелделәр, ә дошманнары аларга карап торды.
[13] Шул вакытта ук кѳчле итеп җир тетрәде ћәм шәћәрнењ уннан бер ѳлеше җимерелде. Җир тетрәүдән җиде мењ кеше үлде, ә калганнары бик нык куркыштылар ћәм күкләр Аллаћысын данладылар.
[14] Икенче кайгы үтте, менә аныњ артыннан ѳченчесе килә!
[15] Җиденче фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм күктә: «Дѳнья патшалыгы инде Раббыбызныњ ћәм Аныњ Мәсихенењ Патшалыгы булды. Раббы мәњге патшалык итәчәк!» – дип әйтүче кѳчле тавышлар яњгырады.
[16] Аннары, Аллаћы алдында үз тәхетләрендә утыручы егерме дүрт аксакал, йѳзтүбән капланып, Аллаћыга сәҗдә кылдылар ћәм
[17] әйттеләр: «Бар булучы, Булган, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы, Сиња шѳкрана итәбез! Чѳнки Син Үзењнењ бѳек кодрәтењне гамәлгә керттењ ћәм патшалык итә башладыњ.
[18] Халыклар ярсыдылар. Синењ ачу кѳнењ килде ћәм үлеләрне хѳкем итү вакыты җитте. Синењ хезмәтче пәйгамбәрләрењә, изге кешеләрењә, Исемењнән куркучы кечкенәләргә ћәм зурларга әҗер бирү вакыты, Җирне ћәлак итүчеләрне ћәлак итү вакыты җитте!»
[19] Шуннан соњ күктә Аллаћы Йорты ачылды ћәм анда Аныњ килешү сандыгы күренде. Шунда яшен яшьнәде, дѳмбердәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәүләр, җир тетрәү булды ћәм бик кѳчле итеп боз яуды.