Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:17

[1] Бер-берегезне туганнар кебек яратудан туктамагыз.

[2] Кунакчыллык күрсәтергә онытмагыз; болай эшләп, кайберәүләр, үзләре дә белмичә, фәрештәләрне кунак иткәннәр.

[3] Тѳрмәдәге кешеләрне, алар белән үзегез дә тоткынлыкта булган кебек, исегездә тотыгыз. Газап чигүче кешеләрне, үзегез дә алар белән газап чиккән сыман, исегездә тотыгыз.

[4] Никахны ћәрьяклап югары бәяләгез, никахыгыз чиста булырга тиеш, чѳнки иренә яисә хатынына хыянәт иткән вә бозык тормыш белән яшәгән кешене Аллаћы хѳкем итәчәк.

[5] Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чѳнки Аллаћы: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам», – дигән.

[6] Шуња күрә кыю булыйк, чѳнки без: «Аллаћы – минем Ярдәмчем, мин курыкмам. Кеше миња нәрсә эшли алсын?» – дип әйтә алабыз.

[7] Сезгә Аллаћы сүзен җиткергән җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, аларныњ гомер нәтиҗәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез.

[8] Гайсә Мәсих кичә дә, бүген дә ћәм мәњгегә шундый ук.

[9] Һәртѳрле чит-ят тәгълиматлар сезне туры юлдан читкә алып китмәсен. Йѳрәкләрегезне ризык ашау турындагы кагыйдәләрне тоту белән түгел, ә Аллаћыныњ мәрхәмәте белән ныгытырга кирәк. Мондый кагыйдәләр аларны үтәүчеләргә файда китермәгән.

[10] Безнењ корбан китерү урыныбыз бар, чатырдагы хезмәтчеләрнењ андагы корбанны ашарга хакы юк.

[11] Баш рухани хайван канын Ињ изге урынга гѳнаћлар бәрабәренә корбан китерергә алып керә, ә хайван түшкәләре исраиллеләрнењ вакытлы торак урыныныњ тышында яндырыла.

[12] Шуныњ аркасында Гайсә дә, халыкны Үзенењ каны белән изгеләндерер ѳчен, шәћәр капкасы тышында газап чикте.

[13] Шуња күрә, әйдәгез, без, Ул кичергән хурлыкны кичереп, вакытлы торак урыныныњ тышкы ягына Аныњ янына чыгыйк.

[14] Чѳнки биредә, җирдә, безнењ даими тора торган урыныбыз юк, ләкин без килергә тиешле шәћәрне кѳтәбез.

[15] Шуња күрә Гайсә аркылы Аллаћыга даими рәвештә данлау корбаны китерик, Аныњ исемен телебез белән мактыйк.

[16] Кешеләргә игелек эшләүне, үзегездә булганны бер-берегез белән бүлешүне онытмагыз – бу Аллаћы ярата торган корбан.

[17] Җитәкчеләрегезне тыњлагыз вә аларга буйсыныгыз. Алар, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, сезнењ җаннарыгыз турында кайгырталар. Әгәр аларны тыњлыйсыз икән, алар шатланып эшләрләр, тыњламасагыз, кайгырып эшләрләр, ћәм бу сезнењ ѳчен файдалы булмас.

[18] Безнењ ѳчен дога кылыгыз. Без намусыбызныњ чиста булуына ышанабыз, чѳнки бар нәрсәдә дѳрес гамәл кылырга телибез.

[19] Мин сездән, Аллаћы сине безнењ янга тизрәк кайтарсын иде, дип дога кылуыгызны аеруча үтенәм.

[20] Мәњгелек килешүне раслаучы кан аркасында Раббыбыз Гайсәне, сарыкларныњ бѳек Кѳтүчесен, тынычлык Аллаћысы үледән терелтте.

[21] Үзенењ ихтыярын үтәр ѳчен Аллаћы сезне ћәр яхшы нәрсә белән тәэмин итсен, ћәм Гайсә Мәсих аша безгә Үзенә мәгъкуль булганны эшләсен. Мәњгелек дан Мәсихкә. Амин.

[22] Имандашларым, сездән бу хатымда биргән кињәшләремә түземлелек белән колак салуыгызны үтенеп сорыйм, чѳнки мин бит кыска гына итеп яздым.

[23] Безнењ туганыбыз Тимутенењ азат ителгәнен сезгә белдерергә телим. Әгәр дә ул тиздән минем янга килсә, мин аны үзем белән бергә алып, сезне күрергә килермен.

[24] Барлык башлыкларыгызга вә Аллаћыныњ барлык изгеләренә сәлам. Италиядән булган имандашларыбыз сезгә сәлам юллый.

[25] Барыгызга да Аллаћыныњ мәрхәмәте булсын.

Еврейләргә Хат — Chapters