Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:34

[1] Аннан соњ мин күктә зур халык тѳркеменнән чыккан кебек кѳчле тавыш ишеттем. Алар әйттеләр: «Раббыны мактагыз! Котылу, дан ћәм кодрәт безнењ Аллаћыбызныкы!

[2] Чѳнки Аныњ хѳкемнәре хакыйкый ћәм гадел: җирне үзенењ фәхешлеге белән бозыклыкка китергән Бѳек фахишәне Ул хѳкем итте, ћәм Үзенењ бәндәләренењ каны ѳчен аннан үч алды».

[3] Һәм: «Раббыны мактагыз!» – дип кабатлап әйттеләр. Аныњ газапларыныњ тѳтене мәњге күтәрелә.

[4] Аннары, егерме дүрт аксакал ћәм дүрт җан иясе йѳзтүбән капланып, тәхеттә утыручы Аллаћыга: «Амин! Раббыны мактагыз!» – дип, сәҗдә кылдылар.

[5] Тәхеттән тавыш килде: «Аныњ барлык бәндәләре, Аннан куркучылар, кечеләр ћәм зурлар, Безнењ Аллаћыбызны мактагыз!»

[6] Аннан соњ, мин, зур халык тѳркеменнән чыккандай, шарлавык аккандай ћәм кѳчле күк күкрәгәндәй тавыш белән әйтелгәнне ишеттем: «Раббыны мактагыз! Чѳнки Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћыбыз патшалык итә башлады!

[7] Куаныйк ћәм нык шатланыйк, Аны данлыйк! Чѳнки Бәрәннењ туе килде, ћәм Аныњ кәләше үзен әзерләде».

[8] Кәләшкә, кияр ѳчен, ялтырап торган нәфис ак җитен тукымадан чиста кием бирелде, чѳнки ак җитен – изге кешеләрнењ тәкъва эшләре ул.

[9] Фәрештә миња: «Бәрәннењ туй мәҗлесенә чакырылганнар бәхетле, – дип язарга кушты. – Бу сүзләр – Аллаћыныњ хакыйкый сүзләре», – диде ул.

[10] Шуннан соњ мин, сәҗдә кылырга дип, аныњ аякларына егылдым, әмма ул миња әйтте: «Кара аны, болай эшләмә! Мин синењ ћәм Гайсәнењ шаћитлеге булган имандашларыњныњ хезмәттәше. Аллаћыга сәҗдә кыл. Чѳнки Гайсәнењ шаћитлеге пәйгамбәрләрне рухландыра».

[11] Мин ачылган күкне күрдем. Менә ак ат; аныњ Җайдагы Тугры ћәм Хакыйкый дип атала. Ул гадел хѳкем итә ћәм сугыш алып бара.

[12] Аныњ күзләре ут ялкыны кебек ћәм башында күп таҗлар иде. Ања Үзеннән башка ћичкем белми торган исем язылган иде.

[13] Ул канга баткан кием кигән ћәм Аныњ исеме – Аллаћы Сүзе.

[14] Аныњ артыннан ак атларга атланган ак, чиста, нәфис җитеннән кием кигән күк гаскәрләре ияргән.

[15] Аныњ авызыннан, халыкларга сугар ѳчен, үткен кылыч чыгып тора, ћәм Ул Үзе алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаћыныњ ярсу ћәм ачу шәрабын изгечтә изә.

[16] Аныњ киемендә ћәм ботында «Патшаларныњ Патшасы ћәм хакимнәрнењ Хуҗасы» дигән исем язылган.

[17] Аннан соњ, мин кояшта торучы бер фәрештәне күрдем. Ул, бик югарыда очучы бѳтен кошларга мѳрәҗәгать итеп, кѳчле тавыш белән кычкырды: «Килегез, Аллаћыныњ бѳек кичке мәҗлесенә җыелыгыз!

[18] Патшаларныњ ћәм гаскәр башлыкларыныњ, кѳчлеләрнењ, атларныњ ћәм аларныњ җайдакларыныњ итен, бѳтен иреклеләрнењ ћәм колларныњ, кечеләрнењ ћәм зурларныњ итен ашагыз».

[19] Мин теге җанварны, җир патшалары ћәм аларныњ гаскәрләрен атта Утыручыга ћәм Аныњ гаскәренә каршы сугышырга дип җыелганнарын күрдем.

[20] Аннары, җанвар ћәм аныњ каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аныњ сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды.

[21] Ә калганнары атта Утыручыныњ авызыннан чыккан кылыч белән үтерелделәр, ћәм барлык кошлар аларныњ итен ашап туйдылар.

Ачылыш — Chapters