Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:29

[1] Эфес бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Үзенењ уњ кулында җиде йолдыз тотучы ћәм җиде яктырткыч арасында Йѳрүче болай әйтә:

[2] Синењ эшләрењне, авыр хезмәтењне, сабырлыгыњны ћәм явызларга чыдап тора алмаганыњны беләм. Үзләрен рәсүл дип (ә алар рәсүл түгел) атаучыларны сынаганыњны ћәм аларны ялганчылар дип тапканыњны беләм.

[3] Синењ сабырлыгыњ барлыгын, Минем исемем ѳчен күп нәрсәләр кичереп тә арымаганыњны беләм.

[4] Әмма сиња каршы шелтәм бар: син беренче мәхәббәтењне калдырдыњ!

[5] Шулай итеп, кайдан егылганыњны исењә тѳшер ћәм, тәүбә итеп, элеккеге эшләрењне эшлә. Югыйсә, әгәр тәүбә итмәсәњ, яныња килермен ћәм синењ яктырткычыњны урыныннан кузгатырмын.

[6] Ләкин яхшы ягыњ бар: Никүләй тарафдарларыныњ эшләрен нәфрәт итәсењ. Аларны Мин дә нәфрәт итәм.

[7] Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җињүчегә Мин Аллаћы оҗмахында булган тереклек агачыннан ашарга бирәчәкмен».

[8] Смурна бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Беренче ћәм Соњгы, үлгән ћәм терелеп Торган болай дип әйтә:

[9] Синењ хәсрәт чигүењне ћәм фәкыйрьлегењне беләм, әмма син бай. Үзләрен яћүдләр дип атаучыларныњ сине хурлауларын күтәргәнењне беләм. Алар яћүдләр түгел, бәлки шайтан җыены.

[10] Алда сине кѳткән ћичнәрсәдән курыкма. Синењ кешеләрењне сынар ѳчен, арагыздан кайберләрегезне иблис тѳрмәгә утыртачак ћәм ун кѳн буе алар хәсрәт кичерәчәк. Үлгәнгә тикле тугры бул, ћәм сиња тормыш таҗы бирәчәкмен.

[11] Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җињүче икенче үлемнән ћичнинди зыян күрмәс».

[12] Пергәм бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Ике ягы да үткен кылычы булган Зат болай дип әйтә:

[13] Синењ кайда яшәвењне беләм: анда шайтан тәхете тора. Син Миња булган иманыњны саклап тотасыњ. Сездә, шайтан яшәгән җирдә, тугры шаћитем Антипас үтерелгән вакытта да син Миња булган иманыњнан ваз кичмәдењ.

[14] Әмма сиња каршы берничә шелтәм бар: синдә Бильям тәгълиматын тотучылар бар. Ә ул, потка бүләк итеп китергән корбаннарны ашасыннар ћәм фәхешлеккә бирелсеннәр дип, Исраил улларын гѳнаћка кертергә Балакны ѳйрәткән бит.

[15] Шулай ук синдә Никүләй тарафдарларыныњ тәгълиматын тотучылар бар.

[16] Шуња күрә, тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныња килермен ћәм авызымнан чыккан кылыч белән аларга каршы кѳрәшермен.

[17] Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен. Җињүчегә серле манна ћәм ак таш бирәчәкмен. Ул ташта исә, аны алучыдан башка ћичкем белмәгән яња исем язылган булыр».

[18] Түәтәйрә бердәмлегенењ фәрештәсенә яз: «Күзләре ут ялкыны кебек ћәм аяклары ялтырап торган бронза сыман булган Аллаћы Улы болай дип әйтә:

[19] Синењ эшләрењне, мәхәббәтењне, иманыњны, хезмәтењне, сабырлыгыњны, ћәм синењ соњгы гамәлләрењ беренчеләреннән яхшырак булуын беләм.

[20] Әмма сиња каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изебел исемле хатынга фәхешлеккә ћәм потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ѳйрәтеп, Минем колларымны юлдан яздырырга юл куясыњ.

[21] Мин ања, тәүбә кылсын дип, вакыт бирдем, әмма ул үзенењ фәхешлегеннән тәүбә итәргә теләми.

[22] Менә, Мин аны каты авыру түшәгенә салачакмын. Һәм, аныњ гамәлләреннән баш тартмасалар, ул хатын белән бергә зина кылучыларны зур кайгыга дучар итәчәкмен.

[23] Аныњ иярченнәрен үлемгә дучар итәчәкмен, ћәм эчке уйларны, теләкләрне тикшереп Белүче булуымны барча бердәмлекләр дә беләчәкләр. Барыгызга да эшегезгә карата тиешлесен бирермен.

[24] Аныњ тәгълиматын тотмаган ћәм шайтанныњ тирән серләрен белмәгән, Түәтәйрәдә яшәгән калган туганнарга исә моны әйтәм: сезгә башка йѳк салмаячакмын.

[25] Тик Мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны тотып торыгыз.

[26] Җињүчегә ћәм Минем эшләремне ахырга тикле үтәүчегә халыклар ѳстеннән хакимлек итәргә бирәчәкмен.

[27] Һәм ул алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк; Алар балчык чүлмәк сыман ватылачаклар.

[28] Ул Мин Атамнан алган шул ук хакимлекне алачак, ћәм Мин җињүчегә тањ йолдызы бирәчәкмен.

[29] Рухныњ бердәмлекләргә әйткәнен колагы булган ишетсен».

Ачылыш — Chapters