Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:34

[1] Шуннан соњ мин дињгездән чыгучы, ун мѳгезле ћәм җиде башлы җанварны күрдем. Аныњ мѳгезләрендә ун кечкенә таҗ, ћәм башларында кѳфер исемнәр иде.

[2] Мин күргән җанвар капланга охшаган. Аныњ аяклары аюныкы сыман, авызы исә арысланныкы кебек иде. Аждаћа ања үзенењ кѳчен, тәхетен ћәм зур вәкаләтен бирде.

[3] Аныњ башларыныњ берсе үле дәрәҗәсендә яраланган иде, аннан соњ, ул ярасы тѳзәтелде. Бѳтен җићан гаҗәпкә калып, җанвар артыннан китте

[4] ћәм аждаћага сәҗдә кылды, чѳнки җанварга ул вәкаләт биргән иде. Кешеләр: «Кем җанвар кебек була алсын ћәм аныњ белән кем сугыша алсын?» – дип, җанварга да сәҗдә кылдылар.

[5] Бу җанварга тәкәбберләнергә ћәм кѳфер сүз сѳйләргә ирек куелды. Ања кырык ике ай буе хакимлек итәргә бирелде.

[6] Ул Аллаћыга каршы кѳфер сүзләр әйтә башлады; Аныњ исемен, Аныњ яшәгән урынын ћәм күктә яшәүчеләрне кѳферли башлады.

[7] Җанварга Аллаћыныњ изге кешеләренә каршы сугышырга ћәм аларны җињәргә рѳхсәт ителде. Ања ћәр кабилә, ћәр халык, ћәр тел ћәм ћәр милләт ѳстеннән хакимлек итәргә рѳхсәт ителде.

[8] Җирдә яшәүчеләрнењ дѳнья яратылганга кадәр исемнәре чалынган Бәрәннењ Тормыш китабына язылмаган ћәммәсе шушы җанварга табыначаклар.

[9] Колагы булган ишетсен:

[10] Кем әсирлеккә тѳшәргә тиешле икән, шул кеше әсирлеккә тѳшәчәк. Кем кылыч белән үтерелергә тиешле икән, шул кеше кылычтан үләчәк. Монда Аллаћыныњ изге кешеләренењ сабырлыгы ћәм иманы күренергә тиешле.

[11] Аннан соњ җирдән чыгучы башка җанварны күрдем. Аныњ ике мѳгезе бәрәннекенә охшаш ћәм ул аждаћа кебек сѳйли иде.

[12] Ул беренче җанварныњ бѳтен вәкаләте белән аныњ алдында гамәл кыла иде, җирне ћәм анда яшәүчеләрне үлем дәрәҗәсендәге ярасы тѳзәлгән беренче җанварга табындырды.

[13] Ул зур галәмәтләр эшли иде, хәтта кешеләр алдында күктән җиргә ут яудыра иде.

[14] Ул беренче җанвар алдында эшләргә бирелгән галәмәтләре белән җирдә яшәүчеләрне алдый иде. Аларга кылычтан яраланган ћәм терелгән җанвар сынын ясарга кушты.

[15] Беренче җанварныњ сыны сѳйләсен ћәм ања табынмаган ћәркем үлемгә бирелсен ѳчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рѳхсәт ителде.

[16] Һәм икенче җанвар кечеләрнењ ћәм бѳекләрнењ, байларныњ ћәм фәкыйрьләрнењ, иреклеләрнењ ћәм колларныњ уњ кулларына яисә мањгайларына тамга салдырды.

[17] Шушы тамгасы, ягъни җанвар исеменењ тамгасы яки аныњ исеменењ саны булмаган ћәркем сатып та ала алмады ћәм сата да алмады.

[18] Монда зирәклек кирәк. Акылы булган кеше җанварныњ санын хисаплап чыгарсын. Чѳнки ул – кеше саны. Аныњ саны – алты йѳз алтмыш алты.

Ачылыш — Chapters