[1] Шуннан соњ мин: «Барыгыз ћәм җиргә Аллаћыныњ җиде ярсу касәсен түгегез», – дип, Аллаћы Йортыннан җиде фәрештәгә сѳйләүче кѳчле тавыш ишеттем.
[2] Беренче фәрештә китте ћәм үзенењ касәсен җир ѳстенә түкте. Җанвар тамгасы суктырган ћәм аныњ сынына табынган кешеләрдә чирканыч ћәм яман җәрәхәтләр хасил булды.
[3] Икенче фәрештә үзенењ касәсен дињгезгә түкте. Аныњ суы үләт каны кебек булды, ћәм дињгездәге барлык җан ияләре үлделәр.
[4] Өченче фәрештә үзенењ касәсен елгаларга, су чишмәләренә түкте, ћәм аларныњ суы канга әверелде.
[5] Аннан соњ, мин сулар фәрештәсенењ әйтүен ишеттем: «Бар булучы, Булган ћәм Изге! Син шулай хѳкем итеп, гадел эшләдењ.
[6] Чѳнки бу явыз кешеләр изгеләрнењ, пәйгамбәрләрнењ канын койдылар, ћәм Син аларга кан эчәргә бирдењ. Алар моња лаеклылар!»
[7] Мин корбан китерү урыны ягыннан килгән тавыш ишеттем: «Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаћы! Синењ хѳкемнәрењ хакыйкый ћәм гадел!»
[8] Дүртенче фәрештә үзенењ касәсен кояш ѳстенә түкте ћәм кояшка кешеләрне ут белән кѳйдерергә бирелде.
[9] Һәм кешеләрне кѳчле эсселек кѳйдерде. Бу бәла-казалар ѳстеннән хакимлеге булган Аллаћыныњ исемен кешеләр хурладылар, әмма тәүбә итмәделәр ћәм Аны данламадылар.
[10] Бишенче фәрештә үзенењ касәсен җанвар тәхете ѳстенә түкте ћәм аныњ патшалыгы карањгылыкка чумды. Кешеләр авыртудан үзләренењ телләрен тешләделәр,
[11] сызлануларыннан ћәм җәрәхәтләреннән күк Аллаћысын хурладылар, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр.
[12] Алтынчы фәрештә үзенењ касәсен бѳек Фѳрат елгасына түкте. Кѳнчыгыштан килүче патшаларга юл әзер булсын ѳчен аныњ суы кипте.
[13] Һәм мин аждаћаныњ, җанварныњ ћәм ялган пәйгамбәрнењ авызларыннан чыккан гѳберле бака сыман ѳч шакшы рухны күрдем.
[14] Алар – галәмәтләр күрсәтүче явыз рухлар. Алар бѳтен җир патшаларын Чиксез кодрәт Иясе Аллаћыныњ бѳек кѳнендә сугышка җыяр ѳчен чыгалар.
[15] «Менә карак кебек кѳтмәгәндә киләм: ялангач йѳрмәс ѳчен ћәм хурлыгын кешеләр күрмәсен ѳчен уяу торучы ћәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!»
[16] Явыз рухлар патшаларны яћүд телендә «Һармагедун» дип аталган урынга җыйдылар.
[17] Җиденче фәрештә үзенењ касәсен ћавага түкте, ћәм Аллаћы Йортыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» – дигән кѳчле тавыш ишетелде.
[18] Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәүләр булды. Кѳчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле булмаган шундый кѳчле, шундый нык тетрәү булды!
[19] Бѳек шәћәр ѳч ѳлешкә бүленде ћәм халыкларныњ шәћәрләре җимерелде. Аллаћы бѳек Бабылны искә тѳшерде ћәм Үзенењ ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде.
[20] Һәр утрау юкка чыкты, таулар җимерелделәр.
[21] Күктән кешеләр ѳстенә зур-зур боз кантарлары ява башлады. Кешеләр бу бәла-каза ѳчен Аллаћыны хурлый иделәр, чѳнки ул ифрат та авыр иде.