Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраилиләр Мисыр җиреннән чыкканнан соң, икенче елның беренче аенда Синай чүлендә Раббы Мусага әйтте:

[2] – Исраилиләр Котылу бәйрәмен билгеләнгән вакытта – беренче айның ундүртенче көнендә кич белән барлык канун-кагыйдәләренә туры китереп билгеләп үтсеннәр.

[4] Муса исраилиләргә Котылу бәйрәмен уздырырга кушты,

[5] һәм алар беренче айның ундүртенче көнендә кичен Синай чүлендә Котылу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр.

[6] Әмма арадан кайберәүләр, үлгән кешенең мәетенә кагылып нәҗесләнү сәбәпле, ул көнне бәйрәм итә алмадылар. Алар, шул көнне үк Муса белән Һарун янына килеп:

[7] – Үлгән кешенең мәетенә кагылып, без нәҗесләндек, әмма ни өчен безне билгеләнгән вакытта исраилиләр белән бергә Раббыга бүләк тәкъдим итүдән мәхрүм кылдыгыз? – диделәр.

[8] Муса аларга: – Туктагыз, башта мин сезнең хакта Раббының нәрсә әмер итәсен белешим, – диде.

[9] Раббы Мусага әйтте:

[10] – Исраилиләргә әйт: «Әгәр сез үзегез яки нәсел варисларыгыздан берәрсе мәеткә кагылып нәҗесләнә яисә озак вакыт юлда була икән, андый кешеләр дә Котылу бәйрәмендә катнаша ала.

[11] Андый кешеләр Котылу бәйрәмен икенче айның ундүртенче көнендә кич белән билгеләп үтсеннәр. Алар тәкә бәрән белән төче икмәкләр һәм ачы үләннәр ашасыннар

[12] һәм ул азыкларның берсен дә икенче көннең иртәсенә калдырмасыннар, тәкә бәрәннең сөякләрен сындырмасыннар. Котылу бәйрәмен алар бөтен шартларына китереп уздырырга тиеш.

[13] Ә инде нәҗесләнмәгән һәм юлда булмаган кеше, Котылу бәйрәмен билгеләп үтмәсә, үз халкы арасыннан юкка чыгарылачак, чөнки ул тиешле вакытта Раббыга бүләк китермәгән санала; үзенең гөнаһы өчен ул җәза алачак.

[14] Сезнең арада яшәүче килмешәк Котылу бәйрәмен үткәрергә теләсә, бәйрәмгә кагылышлы бөтен канун-кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Килмешәкләр өчен дә, җирле кешеләр өчен дә канун бер булсын».

[15] Шаһитлык чатыры, ягъни Изге чатыр корылган көнне аны болыт каплап алды, ә кичтән алып иртәнгә кадәр чатыр өстендә ут-ялкын янып торган кебек булды.

[16] Бу хәл һаман шулай дәвам итте: көндез чатырны болыт каплап торды, ә төнлә ут янган кебек булды.

[17] Болыт Изге чатыр өстеннән күтәрелгәндә, исраилиләр юлга кузгала, болыт туктаган урында исә чатырларын корып ял итә иделәр.

[18] Исраилиләр Раббы күрсәтмәсе буенча юлга чыктылар һәм Аның күрсәтмәсе буенча чатырларын корып ял иттеләр. Болыт чатыр өстендә туктап торган вакытта, алар да кузгалмадылар.

[19] Болыт чатыр өстендә озак торган вакытта, исраилиләр дә, Раббы әмерен үтәп, юлга чыкмадылар.

[20] Кайвакыт болыт чатыр өстендә берничә көн торды. Мондый очракта исраилиләр дә Раббы күрсәтмәсе буенча туктап тордылар. Юлга алар Раббы күрсәтмәсе буенча кузгалдылар.

[21] Кайвакыт болыт чатыр өстендә кичтән алып иртәнгә кадәр генә торды, һәм иртә белән күтәрелә башлауга, алар да юлга чыктылар. Болыт кайчан күтәрелсә, – көндез буламы ул, төнләме, – халык та юлга кузгалды.

[22] Чатыр өстендә болыт күпме торса, – ике көн, бер ай яки бер елмы, – исраилиләр дә шунда туктап тордылар һәм юлга чыкмадылар, ә инде болыт күтәрелүгә, алар юлга чыктылар.

[23] Раббы күрсәтмәсе буенча, алар туктап тордылар һәм, Аның күрсәтмәсе буенча, юлга чыктылар. Исраилиләр, шушылай итеп, Раббының Муса аша биргән әмерен үтәделәр.

Саннар — Chapters