Skip to content
Opens in a new window

[1] Аннары халык, Хасероттан кузгалып, Паран чүленә җитте һәм шунда чатырларын корып урнашты.

[2] Раббы Мусага әйтте:

[3] – Исраилиләргә Мин бирәсе Кәнган җирләрен карап кайтыр өчен, кешеләр җибәр – һәр ыругтан берәр җитәкче барсын.

[4] Муса, шулай итеп, Раббы күрсәтмәсе буенча, шул кешеләрне Паран чүленнән Кәнганга җибәрде. Исраилиләрнең җитәкчеләре булган әлеге кешеләрнең

[5] исемнәре түбәндәгечә: Рубин ыругыннан – Зәкүр углы Шаммуа;

[6] Шимун ыругыннан – Хори углы Шафат;

[7] Яһүдә ыругыннан – Ифунни углы Кәлеб;

[8] Исәсхәр ыругыннан – Йосыф углы Игәл;

[9] Эфраим ыругыннан – Нун углы Һошея;

[10] Беньямин ыругыннан – Рафу углы Палти;

[11] Зәбулун ыругыннан – Соди углы Гәддиел;

[12] Йосыф углы Менашше ыругыннан – Суси углы Гәдди;

[13] Дан ыругыннан – Гемалли углы Аммиел;

[14] Ашер ыругыннан – Микәил углы Сетур;

[15] Нәптали ыругыннан – Вуфси углы Нахби;

[16] Гәд ыругыннан – Махи углы Гәвел.

[17] Кәнган җирен карап кайтыр өчен, Муса җибәргән кешеләр әнә шулар. (Нун углы Һошеягә Муса яңа исем бирде – аны Ешуа дип атады.)

[18] Кәнган җирен карарга җибәргәндә, Муса аларга әйтте: – Нәгеб чүле аша шушы таулы илгә барыгыз.

[19] Аның нинди җир икәнен, анда нинди халык яшәвен, аның көчлеме яки көчсезме, зурмы яки кечкенәме булуын карагыз.

[20] Ул халык яши торган җир нинди – яхшымы яисә начармы? Яши торган шәһәрләре нинди? Алар чатырларда яшиме яисә ныгытмалардамы?

[21] Ул җирнең туфрагы нинди – уңдырышлымы яки уңдырышсызмы? Анда агачлар үсәме, юкмы? Кыю булыгыз һәм ул җирнең җимешләрен алып кайтыгыз. (Бу – йөзем өлгергән вакыт иде.)

[22] Шуннан алар китеп бардылар һәм, Сыйн чүленнән башлап, Лебо-Хамат янындагы Рәхуб шәһәренә кадәр җиткәнче, бөтен җирне карап-тикшереп чыктылар.

[23] Аннары, Нәгеб чүлен үтеп, Анак угыллары Ахиман, Шешай һәм Талмай яшәгән Хебрунга барып җиттеләр. (Хебрун Мисырдагы Соган шәһәреннән җиде ел элегрәк төзелгән булган.)

[24] Аннары Эшкүл үзәнлегенә төштеләр һәм анда ботагы белән бергә бер тәлгәш йөзем өзеп алдылар, аны, колгага беркетеп, ике кеше күтәреп барды. Шулай ук анар һәм инҗир җимешләре дә өзеп алдылар.

[25] Йөзем тәлгәше өзеп алган урынны исраилиләр Эшкүл үзәне дип атадылар.

[26] Әлеге җирләрне үз күзләре белән күргән исраилиләр кырык көннән соң кире кайттылар.

[27] Паран чүлендәге Кадышка – Муса, Һарун һәм Исраил халкы янына әйләнеп кайткач, күзәтчеләр бөтен күргән-белгәннәрен аларга сөйләп бирделәр, шул җирдән алып кайткан җимешләрне күрсәттеләр.

[28] Алар Мусага: – Син җибәргән якларда булдык без, – диделәр. – Ул җирдә чынлап та сөт вә бал ага икән, менә ул җирнең җимешләре.

[29] Әмма ул җирдә яшәүче халык көчле, шәһәрләре ныгытылган һәм бик зур; без анда Анак угылларын да күрдек.

[30] Амалыкыйлар – Нәгебтә, хиттиләр, явүсиләр һәм амориләр – таулы илдә, ә кәнганиләр исә диңгез буйларында һәм Үрдүн елгасы тирәсендә яши.

[31] Мусаны әйләндереп алган халыкны тынычландырмакчы булып, Кәлеб: – Әйдәгез, һөҗүм итеп, ул җирне басып алыйк, бездә көч җитәрлек бит! – диде.

[32] Әмма аның белән бергә барганнар: – Без ул халыкка һөҗүм итә алмыйбыз, чөнки алар бездән көчлерәк, – диделәр

[33] һәм үзләре карап кайткан җир турында исраилиләр арасында яман хәбәр тарата башладылар: «Без карап кайткан ул җир үзендә яшәүчеләрне йота икән, һәм анда яшәүчеләрнең барысы да зур гәүдәлеләр.

[34] Без анда әзмәвердәй кешеләр күрдек (Анак угыллары әзмәверләр токымыннан иде). Алар янында без чикерткәләр кебек кенә идек. Алар да безне шундый итеп күрделәр».

Саннар — Chapters