Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Мусага әйтте:

[2] – Һарун белән сөйләшеп, шуны җиткер: «Җиде яктырткычны шәмдәлгә урнаштырганда, аларның нуры шәмдәл алдына төшәрлек итеп эшлә».

[3] Һарун шулай эшләде дә: яктырткычларны, Раббы Мусага әмер иткәнчә, нуры шәмдәл алдына төшәрлек итеп урнаштырды.

[4] Раббы Мусага күрсәткәнчә эшләнгән шәмдәл астан алып өстәге чәчәкләренә кадәр алтыннан чүкеп ясалган иде.

[5] Раббы Мусага әйтте:

[6] – Исраилиләр арасыннан левиләрне аерып ал да йолага туры китереп пакьлә.

[7] Аларны пакьләү өчен, менә нәрсә эшлә: өсләренә пакьләү суы сип, ә левиләр, үзләренең бар җирен пәке белән кырып, киемнәрен юсыннар – шуннан алар пакь булырлар.

[8] Аннары бер үгез бозау, шулай ук икмәк бүләге буларак зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны китерсеннәр; син исә гөнаһ йолу корбаны өчен башка бер үгез бозау алып кил.

[9] Һәм левиләрне Очрашу чатыры алдына туплап, бөтен Исраил халкын чакырып китер.

[10] Левиләрне Раббы алдына алып кил дә, исраилиләр алар өстенә кулларын куйсыннар,

[11] һәм, Исраил угыллары Раббы каршында күтәреп селкегән бүләкләрен Раббыга багышлаган кебек, Һарун левиләрне Раббыга багышласын. Шуннан соң левиләр Раббыга хезмәт күрсәтү өчен әзер булырлар.

[12] Левиләр үгез бозауларның башына кулларын куйгач, левиләрне гөнаһларыннан арындыру өчен, үгезнең берсен – гөнаһ йолу корбаны итеп, икенчесен Раббыга багышланган тулаем яндыру корбаны итеп китер.

[13] Һарун һәм аның угыллары каршына левиләрне китереп бастыр да, күтәреп селкегән бүләк кебек, Раббыга багышла.

[14] Әнә шул рәвешле, левиләрне исраилиләрдән аерып ал – алар Минеке булырга тиеш.

[15] Левиләрне пакьләгәннән һәм, күтәреп селкегән бүләк кебек, Раббыга багышлаганнан соң, хезмәт итәр өчен, алар Очрашу чатыры янына килә алалар. Левиләр – исраилиләр арасыннан тулысынча Миңа тапшырылган затлар.

[16] Исраил хатыннарының беренче булып туган угыллары урынына алдым Мин аларны.

[17] Исраил токымында беренче булып туган иркәк заты – кешеме ул, терлекме – Минеке. Чөнки мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын юк иткәндә, исраилиләрнекен Мин Үзем өчен аерып алдым.

[18] Хәзер исә беренче булып туган исраилиләр урынына Мин левиләрне алдым.

[19] Исраилиләр арасыннан аерып алып, левиләрне Мин Һарун һәм аның угыллары карамагына тапшырдым. Левиләр исраилиләр исеменнән Очрашу чатырында хезмәт итәргә, алар хакына гөнаһ йолу корбаны китерергә, исраилиләрне Изге чатырга якынлашудан – бәла-казага тарудан сакларга тиеш.

[20] Левиләр хакында Раббы Мусага ничек әмер итсә, Муса, Һарун һәм бөтен Исраил халкы нәкъ шулай эшләде.

[21] Левиләр, чистарынып, кием-салымнарын юдылар. Һарун аларны, күтәреп селкегән бүләкне багышлаган кебек, Раббыга багышлады һәм, аларны пакьләү өчен, гөнаһтан арындыру йоласын башкарды.

[22] Шуннан соң левиләр Һарун һәм аның угыллары күзәтүе астында Очрашу чатыры белән бәйле хезмәткә керештеләр. Левиләр хакында Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләде.

[23] Раббы Мусага әйтте:

[24] – Левиләр хакындагы кагыйдә менә шундый: яше егерме биштән узган левиләр Очрашу чатырында үзләренә тапшырылган хезмәтне башкарырга тиешләр.

[25] Илле яшь тулгач, алар, хезмәт итүдән туктап, эшләмәсеннәр.

[26] Очрашу чатырында хезмәт итүче туганнарына алар ярдәм итәргә мөмкиннәр, әмма үзләре эшләмәсеннәр. Левиләрнең хезмәт вазифаларын билгеләгәндә, әнә шулай эшлә.

Саннар — Chapters