Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Мусага әйтте:

[2] – Исраилиләр белән сөйләш тә, һәр ыругтан берәр данә исәбеннән юлбашчылардан унике юл таягы җыеп алып, һәрберсенең исемен үз таягына язып куй,

[3] ә Леви ыругы таягына Һарун исемен яз. Һәр ыруг башлыгыннан берәр таяк булырга тиеш.

[4] Ул таякларны Очрашу чатырындагы Боерыклар сандыгы алдына – Мин сезгә күренгән урынга куй.

[5] Мин кемне сайласам, шуның таягы бөреләнәчәк – шушылай итеп, Мин исраилиләрнең сездән зарлануына чик куячакмын.

[6] Муса әлеге сүзләрне исраилиләргә җиткерде, һәм ыруг җитәкчеләренең барысы аңа таякларын бирде: ыруглар саны буенча һәр юлбашчыдан берәр таяк – барлыгы унике данә таяк булды; шулар арасында Һарунның таягы да бар иде.

[7] Әлеге таякларны Муса Шаһитлык чатырына, Раббы алдына китерде.

[8] Икенче көнне Муса Шаһитлык чатырына керде һәм шуны күрде: Һарунның таягы – Леви ыругы таягы – бөреләнеп чәчәк ату гына түгел, хәтта бадәм чикләвеге үстерергә өлгергән иде!

[9] Аннары Муса барлык таякларны, Раббы алдыннан алып чыгып, исраилиләргә күрсәтте. Һәр юлбашчы үзенең юл таягын алды.

[10] Раббы Мусага әйтте: – Буйсынмаучыларга кисәтү билгесе буларак, Һарун таягын Боерыклар сандыгы алдына куй; үләселәре килмәсә, Миннән зарлануларын туктатырлар.

[11] Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде.

[12] Исраилиләр Мусага әйттеләр: – Менә без үләбез, һәлак булабыз, һәммәбез һәлак була!

[13] Раббының Изге чатырына якынлашкан һәркем үлә. Безнең һәммәбезгә дә үләргә туры киләчәкме?!

Саннар — Chapters