Skip to content
Opens in a new window

[1] Рубин һәм Гәд угылларының көтүләре бик зур иде, һәм алар Ягызер һәм Гилыгад җирләренең көтү йөртү өчен яраклы урын икәнен күрделәр.

[2] Гәд һәм Рубин угыллары, Муса белән рухани Элгазар һәм халык җитәкчеләре янына килеп: – Атарот, Дибон, Ягызер, Нимра, Хишбун, Элгале, Себам, Нәбу һәм Бегон –

[4] Исраил халкы өчен Раббы тар-мар иткән җирләр терлек йөртергә хәйран шәптер; ә без, синең колларың, терлек көтәбез, – дип әйттеләр.

[5] Аннары: – Әгәр без синең күз алдыңда шәфкать казанганбыз икән, бу җирне, биләмә итеп, без хезмәтчеләреңә бир; безне Үрдүннең аръягына чыгарма, – дип өстәделәр.

[6] Гәд һәм Рубин угылларына Муса: – Кардәшләрегез сугышка барачак, ә сез монда калырсызмы?!

[7] Ни өчен сез исраилиләрнең Раббы бирәсе җиргә бару теләген сүрелдерәсез? – диде. –

[8] Раббы биргән җирне карар өчен, мин сезнең аталарыгызны Кадыш-Барниадан җибәргәч, алар да нәкъ менә шулай эшләгән иде.

[9] Эшкүл үзәнлегенә барып җитеп, ул якларны күргәч, алар да исраилиләрнең Раббы бирәсе җиргә бару теләген сүрелдергән иде.

[10] Шул көнне Раббының ачуы кабарды, һәм Ул ант итеп әйтте:

[11] «Мин, ант эчеп, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка вәгъдә иткән җирләрне Мисырдан чыккан, яше егермедән узган кешеләр күрмәсләр, чөнки алар бөтен күңелләре белән Миңа буйсынмадылар.

[12] Бу исәпкә кынази Ифунни углы Кәлеб белән Нун углы Ешуа гына керми, чөнки алар Раббыга бөтен күңелләре белән буйсындылар».

[13] Раббының Исраилгә ачуы кабарды, һәм Аның алдында яманлык кылган бу буынны Ул, тәмам юкка чыгарганчы, кырык ел буе, чүлдә йөртте.

[14] – Инде менә сез – гөнаһлы буын – аталарыгыз урынына калып, Раббының Исраилгә каршы ачуын тагын да ныграк кабартасыз.

[15] Әгәр сез Аңардан йөз чөерсәгез, Исраил халкын Ул чүлдә калдырачак, һәм сез, шулай итеп, халыкны тәмам харап итәчәксез.

[16] Гәд һәм Рубин угыллары, Муса янына килеп: – Без монда көтүләребез өчен сарык араннары һәм балаларыбыз өчен шәһәрләр корырбыз, – диделәр. –

[17] Шуннан соң, коралланып, исраилиләр үзләренә тәгаенләнгән җирләргә барып урнашканчы, алар алдыннан барырбыз. Ә балаларыбыз, җирле халыктан сакланып хәвеф-хәтәрсез яшәсен өчен, ныгытылган шәһәрләрдә калсын.

[18] Исраилиләрнең һәрберсе үзенә биләмәгә җир алганчы, без өйләребезгә кайтмабыз.

[19] Үрдүннең аръягында без алар белән бергә биләмәгә җир алмабыз, чөнки безнең биләмәләр Үрдүннең бу ягында – көнчыгыш тарафында булачак.

[20] Муса аларга әйтте: – Әгәр шулай эшлисез һәм, коралланып, Үрдүннең аръягына Раббы алдында Аның хакына сугышка барасыз икән, ул чакта сез, Раббы Үзенең дошманнарын тар-мар итеп бөтен җирне яулап алганнан соң, монда кире кайта алырсыз – Раббы алдында да, Исраил алдында да гаепле булмассыз, һәм бу җир Раббы күз алдында сезнең биләмәгез дип исәпләнер.

[23] – Әгәр шулай эшләмәсәгез, Раббы алдында гөнаһ кылган саналырсыз, һәм белегез: шул чакта җәзасыз калмассыз!

[24] Балаларыгыз өчен шәһәрләр төзегез, сарыкларыгыз өчен араннар корыгыз, шулай ук биргән вәгъдәгезне дә үтәгез.

[25] Гәд угыллары белән Рубин угыллары Мусага әйттеләр: – Без – синең хезмәтчеләрең, әфәндебез. Ничек кушсаң, шулай эшләрбез!

[26] Балаларыбыз вә хатыннарыбыз, көтүләребез, барча терлегебез монда – Гилыгад шәһәрләрендә калсын.

[27] Ә синең хезмәтчеләрең, коралланып, әфәндебез кушканча, Раббы алдында сугышка барыр өчен, Үрдүн аръягына чыгар.

[28] Муса алар хакында рухани Элгазарга, Нун углы Ешуага һәм исраилиләрнең ыруг башлыкларына әмер бирде.

[29] Муса болай дип әйтте: – Әгәр Гәд һәм Рубин угыллары, сугышка коралланып, Раббы алдында сезнең белән бергә Үрдүннең аръягына чыгалар икән, шул чакта сез, ул җирне яулап алганнан соң, Гилыгадны биләмә итеп аларга бирегез.

[30] Әгәр алар сезнең белән бергә Үрдүн аръягына чыкмыйлар икән, ул чагында сезнең белән бергә Кәнган җирендә биләмә алсыннар.

[31] Гәд һәм Рубин угыллары болай дип җавап бирделәр: – Без – синең хезмәтчеләрең. Раббы ничек боерса, шулай эшләрбез!

[32] Без, коралланып, Раббы алдында Кәнган җиренә барачакбыз, әмма безгә биләмә итеп биреләсе җирләр Үрдүннең бу ягында булсын.

[33] Муса, шулай итеп, амориләр патшасы Сихон патшалыгын һәм Башан патшасы Ог патшалыгын шәһәрләре вә шәһәрләр тирәсендәге җирләре белән бергә Гәд һәм Рубин угылларына, Йосыф углы Менашше ыругының бер яртысына бирде.

[34] Гәд угыллары Дибон, Атарот, Арогыр, Атрот-Шофан, Ягызер, Йөгбеһа, Бәйт-Нимра, Бәйт-Һаран шәһәрләрен ныгыттылар һәм сарык араннары кордылар.

[37] Ә Рубин угыллары, Хишбун, Элгале, Кыръятаим, Нәбу, Багал-Мегон (кайбер шәһәрләрнең исемнәре үзгәртелгән) һәм Сибма шәһәрләрен тергезеп, аларга яңа исемнәр бирделәр.

[39] Менашше углы Мәкирнең нәсел варислары, Гилыгадка китеп, аны басып алдылар һәм анда яшәгән амориләрне куып чыгардылар.

[40] Муса Гилыгадны Менашше углы Мәкиргә бирде, һәм аның нәселе шунда урнашты.

[41] Менашше нәселеннән булган Яһир амориләрнең авылларын басып алды һәм аларны Яһир авыллары дип атады.

[42] Нобах исә Кынатны һәм аның тирәсендәге шәһәрләрне басып алды һәм аны үз исеме белән Нобах дип атады.

Саннар — Chapters