Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Мусага әйтте:

[2] – Исраилиләргә шулай дип боер: «Кәнган җиренә кергәч, Мин сезгә бирәчәк ул җирнең чикләре түбәндәгечә булыр.

[3] Көньяк тарафта сезнең җирләр Сыйн чүленнән, Эдом чикләреннән башланыр. Көньяк чигегез, Тозлы диңгез ярыннан башланып,

[4] көньякка – Акраббим үткеленә таба дәвам итәр, аннары, Сыйн чүле аша узып, Кадыш-Барнианың көньягына чыгар. Шуннан ары Хатсар-Аддарга юнәлер һәм, Асмунга җитеп,

[5] Мисыр чигендәге елгага таба борылыр да Урта диңгез буенда тәмамланыр.

[6] Ә көнбатыш чикләрегез Бөек диңгез яры буйлап узар. Бу – сезнең көнбатыш чигегез.

[7] Төньяк чигегез, Бөек диңгездән башланып, Һор тавына җитәр.

[8] Һор тавыннан чик Хамат үткеленә таба китәр һәм, Седадтан үтеп,

[9] Зифронга кадәр дәвам итәр дә Хатсар-Энанга җитеп туктар. Бу – сезнең төньяк тарафтагы чигегез.

[10] Көнчыгыш чигегез, Хатсар-Энаннан башланып, Шефамга җитәр.

[11] Шефамнан чик Аинның көнчыгыш ягындагы Риблага таба сузылыр һәм аннан Киннерет күленең көнчыгыш ярындагы сөзәклекләр буенча дәвам итәр.

[12] Шуннан соң чик сызыгы Үрдүн елгасы буйлап төшәр дә Үле диңгезгә җитеп туктар. Һәр тарафта чикләре билгеләнгән менә бу җирләр – сезнекедер».

[13] Шуннан соң Муса исраилиләргә болай дип боерды: – Тугыз ыругка һәм унынчы ыругның яртысына бирергә дип Раббы әмер иткән һәм сез, шобага салып, биләмәгә аласы җирләр менә шушыдыр.

[14] Рубин ыругы, Гәд ыругы һәм Менашше ыругының бер яртысы үз биләмәләрен гаиләләре санынча алды инде.

[15] Шушы ыруглар биләмә җирләрен Әрихә каршыннан, Үрдүннең көнчыгыш ярыннан алдылар.

[16] Раббы Мусага әйтте:

[17] – Җирне сезгә рухани Элгазар белән Нун углы Ешуа бүлеп бирәчәк.

[18] Җирне бүлү өчен, һәр ыругтан берәр җитәкче дә алыгыз.

[19] Менә аларның исемнәре: Яһүдә ыругыннан – Ифунни углы Кәлеб;

[20] Шимун ыругыннан – Аммиһуд углы Шемуил;

[21] Беньямин ыругыннан – Кислон углы Элидад;

[22] Дан ыругыннан – Йөгли углы Вуккый;

[23] Йосыф углы Менашше ыругыннан – Ифод углы Ханниел;

[24] Эфраим ыругыннан – Шифтан углы Кымуил;

[25] Зәбулун ыругыннан – Парнах углы Элисапан;

[26] Исәсхәр ыругыннан – Аззан углы Палтиел;

[27] Ашер ыругыннан – Шеломи углы Ахиһуд;

[28] Нәптали ыругыннан – Аммиһуд углы Педаһел.

[29] Кәнганда исраилиләргә җирне бүлеп бирү өчен Раббы билгеләгән кешеләр әнә шулар.

Саннар — Chapters