Skip to content
Opens in a new window

[1] Леви углы Коһат тудырган Исһарның углы Корах һәм Рубин ыругыннан Элиаб угыллары Датан вә Абирам белән Пелет углы Он

[2] Мусага каршы баш күтәрделәр. Исраил халкының ике йөз юлбашчысы да аларга кушылды. Әлеге юлбашчылар халык арасында дан казанган, дәрәҗәле кешеләр иде.

[3] Муса белән Һарунга каршы чыгып, алар әйттеләр: – Җитәр сезгә! Халкыбызның һәр кешесе изгедер, һәм Раббы – халык арасындадыр. Ни өчен сез үзегезне Раббы халкыннан өстен куясыз?!

[4] Моны ишеткәч, Муса йөзе белән җиргә капланды.

[5] Корахка һәм аның тарафдарларына ул: – Иртәгә таңда Раббы кемнең Аныкы һәм изге булуын, кемгә Раббыга якынлашырга яравын күрсәтер. Раббы кемне сайлап алса, шул Аңа якынлаша алыр, – диде. –

[6] Ә сез, Корах һәм аның тарафдарлары, менә нәрсә эшләгез: хуш исле сумала-майлар төтәсли торган савытлар алыгыз да

[7] иртәгә шуларга утлы күмер һәм күмер өстенә Раббы алдында хуш исле сумала-майлар салыгыз. Раббы кемне сайласа, шул изге булыр. Леви угыллары, җитәр сезгә!

[8] Корахка Муса тагын болай диде: – Әй Леви угыллары, тыңлагыз!

[9] Раббы чатырында эшләсеннәр, халыкка хезмәт итсеннәр, җәмәгать алдында булсыннар дип, Исраил Алласы сезне, барча исраилиләрдән аерып алып, Үзенә якынлаштырды – бу сезгә азмы әллә?!

[10] Ул сине, Корах, синең белән бергә барлык туганнарыңны – Леви угылларын – Үзенә якынлаштырды; шуның өстенә, сез тагы руханилыкны да дәгъвалыйсыз.

[11] Син һәм синең тарафдарларың Раббыга каршы баш күтәрәсез. Һарунга нәрсә булган, сез нигә аңа карата ризасызлык белдерәсез?!

[12] Аннары Муса Элиаб угыллары Датан белән Абирамны чакырырга кеше җибәрде, әмма алар: – Синең алдыңа бармыйбыз! – дип җавап кайтарды. –

[13] Безне сөт вә бал агып торган җирдән алып чыгып, чүлдә үтерергә ният коруың җитмәгәнме?! Инде хәзер безнең өстән хакимлек итмәкче буласыңмы?!

[14] Син безне сөт вә бал агып торган җиргә алып бармадың, безгә кырлар, йөзем бакчалары бирмәдең. Син бу кешеләрне алдарга телисеңме?! Синең алдыңа бармыйбыз без!

[15] Муса, бик нык ачуы чыгып, Раббыга әйтте: – Алар китергән бүләкләргә күзеңне дә салма. Мин аларның һичберсенә явызлык эшләмәдем, һичберсенең хәтта ишәген дә алмадым.

[16] Корахка Муса: – Иртәгә син үзең дә, барча тарафдарларың да Раббы алдында булыгыз. Һарун да шунда килер.

[17] Ике йөз илле юлбашчының һәммәсе үзенең сумала-майлар көйрәтү савытын алсын да, эченә хуш исле сумала-майлар салып, Раббы каршына китерсен. Син дә үзеңнең савытыңны алып кил, Һарун да алып килер.

[18] Һәм һәрберсе, үзенең сумала-майлар көйрәтү савытын алып, эченә утлы күмер, күмер өстенә хуш исле сумала-майлар салып, Муса һәм Һарун белән бергә Очрашу чатыры алдына килеп басты.

[19] Корах аларга каршы үзенең бөтен тарафдарларын Очрашу чатыры алдына туплагач, бар җәмәгатьнең күз алдында Раббы даны пәйда булды.

[20] Муса белән Һарунга шунда Раббы: – Бу халыктан читкәрәк китегез, – диде. – Мин аларны күз ачып йомганчы юк итәчәкмен.

[22] Алар исә, йөзләре белән җиргә капланып, Раббыга ялварырга тотындылар: – И Аллаһы, һәр тереклек иясенә сулыш бирүче Аллаһы! Бер кеше эшләгән гөнаһ өчен Син бөтен халыкка ачу белдерәсеңме?!

[23] Раббы Мусага болай диде:

[24] – Халыкка әйт: «Корах, Датан һәм Абирамның торак урыннарыннан читкәрәк китегез».

[25] Муса торды да Датан белән Абирамга таба юнәлде, аның артыннан Исраил өлкәннәре дә иярде.

[26] Муса халыкка: – Бу яман кешеләрнең чатырларыннан ерактарак торыгыз һәм, гөнаһлары аркасында һәлак булмас өчен, аларның һичнәрсәсенә дә кагылмагыз.

[27] Корах, Датан һәм Абирам чатырларыннан халык читкә китте. Датан һәм Абирам исә хатыннары, угыллары вә кечкенә балалары белән чатырлары алдына чыгып бастылар.

[28] Муса әйтте: – Менә хәзер сез, бу эшләрне башкару өчен, мине Раббы җибәргәнне белерсез – мин бит боларны үз теләгем белән эшләмим.

[29] Әгәр алар барлык кешеләр кебек табигый үлем белән үлеп китсә һәм аларның язмышы башкалар язмышы кебек булса, димәк, мине Раббы җибәрмәгән дигән сүз.

[30] Әмма инде Раббы, гадәттән тыш хәл кылып, җир ярылса һәм аларны бар мөлкәте белән бергә йотса, алар тереләй үлеләр дөньясына убылып төшсә, димәк, болар – Раббыны кире каккан кешеләр.

[31] Мусаның шушы сүзләрне әйтеп бетерүе булды, тегеләрнең аяк астында җир ярылып та китте;

[32] һәм, авызын ачып, аларның үзләрен, гаиләләрен, Корахның барлык тарафдарларын һәм бөтен малларын йотты.

[33] Алар бар мөлкәте белән бергә үлеләр дөньясына тереләй убылып төштеләр; упкын авызы ябылды, һәм алар, шушылай итеп, халык арасыннан юк булдылар.

[34] Әйләнә-тирәдәге бар халык, тегеләрнең ачы тавышын ишетүгә: – Безне дә җир йотмагае! – дип кычкыра-кычкыра качып киттеләр.

[35] Хуш исле сумала-майлар китергән теге ике йөз илле кеше дә Раббы иңдергән уттан һәлак булды.

[36] Раббы Мусага әйтте:

[37] – Рухани Һарун углы Элгазар болай итсен: янып үлгәннәрнең сумала-майлар төтәсләү савытларын җыеп алсын да күмерен түксен, чөнки сумала-майлар төтәсләү савытлары хәзер изгедер.

[38] Гөнаһлары аркасында үлемгә дучар ителгәннәрнең сумала-майлар төтәсләү савытларын мәзбәхне капларлык итеп чүкеп юкарт. Раббы алдына китерелгәнгә, бу савытлар изге хәзер. Инде алар исраилиләр өчен кисәтү билгесе булсын.

[39] Рухани Элгазар яндырылган кешеләрнең сумала-майлар төтәсли торган бакыр савытларын җыеп алды, аннары аларны мәзбәхне капларлык итеп чүкеп юкарттылар.

[40] Шулай итеп, Раббының Муса аша рухани Элгазарга әйтелгән боерыгы гамәлгә ашты. Исраилиләр өчен бу – кисәтү булды: Һарун нәселеннән кала бер кеше дә Раббы алдында хуш исле сумала-майлар төтәсләргә тиеш түгел, югыйсә ул, Корах һәм аның тарафдарлары кебек, һәлак булачак.

[41] Икенче көнне бөтен Исраил халкы, Муса белән Һаруннан зарланып: – Раббының халкын сез һәлак иттегез! – диде.

[42] Муса белән Һарунга каршы тупланган бер мәлдә, халык Очрашу чатырына таба борылып караса, чатырны болыт каплап алган – Раббы шөһрәте пәйда булган.

[43] Муса белән Һарун Очрашу чатыры алдына килделәр,

[44] һәм Раббы Мусага:

[45] – Бу халыктан читкәрәк китегез – Мин аларны хәзер күз ачып йомган арада юк итәм! – диде. Әмма Муса һәм Һарун йөзләре белән җиргә капландылар.

[46] Муса Һарунга әйтте: – Кулыңа сумала-майлар көйрәтү савытын ал һәм, мәзбәхтән күмер салып, хуш исле сумала-майлар өстә дә халык янына ашык – аларны гөнаһларыннан пакьлә. Чөнки Раббының халыкка ачуы чыкты – үләт зәхмәте ябырылды.

[47] Һарун, Муса әйткәнчә, сумала-майлар көйрәтү савытын алып, халыкка таба йөгерде. Ә халык арасында инде үләт башланган иде, һәм ул, хуш исле сумала төтәсләп, халыкны гөнаһтан арындыру йоласын үтәде.

[48] Һарун үлеләр белән тереләр арасында басып торды, һәм үләт тукталды.

[49] Корах фетнәсендә үлгәннәрне исәпләмәгәндә, үләттән ундүрт мең җиде йөз кеше кырылды.

[50] Үләт тукталганнан соң, Һарун Очрашу чатыры алдына – Муса янына кайтты.

Саннар — Chapters