[1] Исраилиләр, Мәаб тигезлегенә таба юл тотып, Үрдүн аръягындагы Әрихә шәһәре каршына җитәрәк туктап калдылар һәм шунда чатырларын кордылар.
[2] Мәаб патшасы Сиппор углы Бәлак исраилиләрнең амориләр белән нәрсә эшләгәнен күрде.
[3] Мәабиләр бу халыктан курка калдылар, чөнки алар күп санлы иде. Исраилиләрдән аларның котлары алынды.
[4] Мәабиләр Мидьян өлкәннәренә: – Бу халык, болындагы үләнне ашап бетергән үгез кебек, әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне ашап бетерәчәк, – дип әйтте. Бу вакытта Мәабта патша булып торган Сиппор углы Бәлак,
[5] үзенең туган якларына, Фырат елгасы буендагы Петор шәһәренә илчеләр җибәреп, анда яшәүче Бигур углы Билгамны ярдәмгә чакырды, аңа: «Менә, Мисырдан бер халык чыгып, җир йөзен каплап алды, һәм ул халык хәзер минем белән янәшәдә яши.
[6] Син, килеп, минем өчен бу халыкка ләгънәт укы, чөнки ул миннән көчлерәк. Син ләгънәтләсәң, бәлкем, мин аны җиңә һәм бу җирдән куып чыгара алырмын. Миңа мәгълүмдер: син фатихалаган кеше – мөбарәк, син ләгънәтләгән кеше исә каргалган була», – дип әйтергә кушты.
[7] Мәаб өлкәннәре белән Мидьян өлкәннәре, фал ачкан өчен түләү хакы алып, Билгам янына килделәр һәм аңа Бәлак әйткәннәрне сөйләп бирделәр.
[8] Билгам аларга: – Бу төнне монда үткәрегез, Раббы миңа ничек дип әйтсә, сезгә шулай җавап кайтарырмын, – диде. Мәаб башлыклары Билгам янында калдылар.
[9] Аллаһы, Билгам янына килеп: – Синең яндагы бу кешеләр кемнәр алар? – дип сорады.
[10] Билгам Аллаһыга әйтте: – Минем янга аларны Мәаб патшасы Сиппор углы Бәлак җибәргән һәм менә шуларны әйтергә кушкан:
[11] «Менә, Мисырдан бер халык чыкты да җир йөзен каплап алды. Хәзер кил дә минем өчен бу халыкка ләгънәт укы. Бәлкем, мин аңа каршы сугыша һәм аны куып чыгара алырмын».
[12] Аллаһы Билгамга әйтте: – Алар белән барма һәм бу халыкка ләгънәт укыма, чөнки ул фатихаланган халык.
[13] Билгам, иртән торгач, аларга: – Барыгыз, үз җирегезгә кайтыгыз, чөнки Раббы миңа сезнең белән барырга рөхсәт итми, – диде.
[14] Мәаб башлыклары, Бәлак янына кайтып, аңа әйттеләр: – Билгам безнең белән килергә риза булмады.
[15] Бәлак исә тагын да күбрәк һәм тагын да дәрәҗәлерәк башлыклар җибәрде.
[16] Алар, Билгам янына килеп, аңа болай дип әйттеләр: – Сиппор углы Бәлак: «Минем янга килүдән баш тартмасаң иде.
[17] Мин сиңа зур хөрмәт күрсәтермен, һәм ни кушсаң, шуны эшләрмен. Килче, зинһар, минем өчен бу халыкка ләгънәт укы», – дип әйтә.
[18] Әмма Билгам аларга болай дип җавап бирде: – Бәлак миңа көмеш вә алтын тулы сараен тәкъдим итсә дә, Раббы Алламның әмеренә каршы килеп, мин үз теләгем белән һичнәрсә эшли алмас идем.
[19] Шулай да бу төнгә сез монда калыгыз – Раббы миңа тагын нәрсә әйтер икән.
[20] Төнлә белән Аллаһы, Билгам янына килеп, аңа: – Бу кешеләр сине чакырырга килгәннәр икән, тор да алар белән бар, тик Мин кушканнарны гына үтә, – диде.
[21] Иртә белән Билгам торды да, үзенең ана ишәген иярләп, Мәаб башлыклары белән китеп барды.
[22] Әмма Билгамның китеп баруына Аллаһының ачуы чыкты, һәм Раббы фәрештәсе, Билгамга комачаулар өчен, аның юлына аркылы басты. Билгам, үзе белән ике хезмәтчесен ияртеп, ишәгенә атланып бара иде.
[23] Аның ишәге, кылыч тотып юлда басып торучы Раббы фәрештәсен күрүгә, юлдан борылды да кырга кереп китте, Билгам исә, ишәген юлга кертмәкче булып, аны кыйнарга тотынды.
[24] Аннары Раббы фәрештәсе ике йөзем бакчасы арасындагы тар юлга чыгып басты, ә тар юлның ике ягында да дивар иде.
[25] Раббы фәрештәсен күреп, ишәк диварга сыенды да Билгамның аягын кысты – Билгам тагын ишәген кыйный башлады.
[26] Аннары Раббы фәрештәсе, алгарак узып, ишәккә уңга да, сулга да борылырлык җай булмаган тар урынга килеп басты.
[27] Билгам атланган ишәк, Раббы фәрештәсен күреп, җиргә ятты. Билгамның ачуы чыкты, һәм ул тагын ишәген таяк белән кыйный башлады.
[28] Шулвакыт Раббы ишәккә тел бирде, һәм ишәк Билгамга: – Нәрсә эшләдем соң мин сиңа?! Инде өченче мәртәбә кыйныйсың, – диде.
[29] Билгам ишәккә: – Чөнки ачуымны чыгардың! Кулымда кылыч булса, сине шундук үтергән булыр идем, – диде.
[30] Билгамнан ишәк: – Гомерең буе атланып йөргән ишәгең түгелме соң мин синең?! Моңарчы синең алда болай кыландыммы мин?! – дип сорады. – Юк, – дип җавап бирде Билгам.
[31] Шулчак Раббы Билгамның күзләрен ачты, һәм Билгам кылыч тотып юлда басып торган Раббы фәрештәсен күрде. Билгам, иелеп, йөзе белән җиргә капланды.
[32] Раббы фәрештәсе аңа әйтте: – Ни өчен син ишәгеңне инде өч тапкыр кыйнадың? Мин монда сиңа комачаулар өчен килдем, чөнки тоткан юлың Минем күңелемә хуш килми.
[33] Ишәк, Мине күреп, инде өч мәртәбә читкә борылды. Әгәр ул Миннән читкә борылмаса, Мин сине үтергән, ә ишәкне исән калдырган булыр идем.
[34] Билгам Раббы фәрештәсенә әйтте: – Гөнаһлымын! Миңа комачаулар өчен юлда басып торуыңны белмәдем. Алай ризалыгың булмагач, мин кире китим.
[35] Раббы фәрештәсе Билгамга: – Бу кешеләр белән бар, әмма Мин сиңа нәрсә әйтсәм, аларга шуны гына сөйлә, – диде. Билгам шуннан Бәлак башлыклары белән бергә китте.
[36] Бәлак, Билгамның килүен ишетеп, аны каршылар өчен Арнон елгасы буена, Мәаб чигендәге бер шәһәргә килде.
[37] Бәлак Билгамга әйтте: – Сине чакырып, мин моннан алда да кешеләр җибәргән идем. Нигә килмәдең син? Әллә мин сиңа хөрмәт күрсәтерлек хәлдә түгелме?!
[38] Билгам: – Менә, килдем. Әмма нәрсә әйтә алам соң мин?! Аллаһы нәрсә кушса, шуны гына сөйләргә тиеш мин! – диде Бәлакка.
[39] Билгам белән Бәлак Кыръят-Хусот шәһәренә юнәлделәр.
[40] Бәлак үгезләр вә сарыклар корбан итте һәм итнең бер өлешен Билгамга һәм аның белән килгән башлыкларга бирде.
[41] Икенче көнне иртә белән Бәлак, Билгамны ияртеп, Бамот-Багал биеклегенә менде. Шуннан торып, Билгам Исраил станының бер өлешен күрә алды.