[1] Исраилне мөбарәк кылуның Раббы күңеленә хуш килүен күреп, Билгам бу юлы инде ишарә эзләп тормады. Ул, чүлгә карашын ташлап,
[2] ыруг-ыруг булып урнашкан Исраил угылларын күрде. Шунда Билгамга Аллаһы Рухы иңде;
[3] һәм Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Бигур углы Билгам сөйли моны, ачык карашлы кеше сөйли,
[4] Аллаһының сүзләрен ишетүче, Кодрәт иясеннән иңгән күренешләрне кабул кылучы, җиргә капланып яткан чакта да, ачык күргән бәндә сөйли:
[5] „Әй Ягъкуб токымы, синең чатырларың, әй Исраил халкы, синең торакларың нинди гүзәл!
[6] Җәйрәп яткан яшел үзән кебек алар, елга буендагы бакчалар, Раббы утырткан сабур агачлары, су буендагы эрбет агачлары кебек үсәләр.
[7] Аларның чиләкләреннән су ташып торыр, аларның орлыклары суга туеныр. Аларның патшасы Агаг патшадан бөегрәк булачак, һәм аларның патшалыгы күтәреләчәк.
[8] Аллаһы аларны Мисырдан алып чыкты, кыргый үгез мөгезедәй көчле алар. Үзенә дошман булган халыкларны ашап бетерә, сөякләрен сындыра-ваклый һәм уклары белән тар-мар китерә.
[9] Ата арыслан кебек, ана арыслан кебек, җиргә ята алар – арысланны торгызырга кем җөрьәт итсен?! Сезгә фатихасын бирүче – фатихалы булсын, сезгә ләгънәт яудыручы – ләгънәтләнсен!“»
[10] Бәлакның Билгамга ачуы чыкты; ул, кулын кулга сугып, Билгамга: – Мин сине дошманнарымны ләгънәт итү өчен чакырдым, ә син менә өченче тапкыр инде аларны фатихалыйсың.
[11] Күз алдымнан югал! Өеңә кайтып кит! Мин сиңа зур хөрмәт күрсәтергә теләдем, ә Раббы сине ул хөрмәттән мәхрүм итте, – диде.
[12] Билгам Бәлакка әйтте: – Мин синең илчеләреңне:
[13] «Бәлак миңа көмеш вә алтын тулы сараен тәкъдим итсә дә, үз теләгем белән, яхшылык яки яманлык эшләү өчен, Раббы сүзеннән чыга алмыйм. Раббы миңа нәрсә әйтсә, шуны гына сөйләячәкмен», – дип кисәтмәдеммени?!
[14] Инде мин үз илемә кайтам, әмма киләчәктә бу халыкның синең халкыңа ни-нәрсә эшләячәген әйтеп куймакчымын.
[15] Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Бигур углы Билгам сөйли моны, ачык карашлы кеше сөйли,
[16] Аллаһының сүзләрен ишетүче, Аллаһы Тәгаләдән белем алучы, Кодрәт иясеннән иңгән күренешләрне кабул кылучы, егылып төшкән, ә күзләре ачык булган кеше сөйли:
[17] „Мин аны күрәм, әмма бу әле хәзер генә түгел; аңа карыйм, әмма бу әле якын түгел. Ягъкуб токымыннан – йолдыз, Исраил халкыннан хөкемдарлык таягы калкып чыгачак – Ул Мәаб җирен кырып салачак һәм Шет угылларын тар-мар итәчәк;
[18] Эдом басып алыначак, Сәгыйрьне дошманнары яулап алачак, ә Исраил үзенең көчен күрсәтәчәк.
[19] Ягъкуб токымыннан хаким чыгачак, шәһәрдә котылып калганнарны ул юк итәчәк“».
[20] Аннары Билгам Амалык халкын күрде һәм пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Халыклар арасында Амалык беренче иде, әмма киләчәктә аны һәлакәт көтә».
[21] Шуннан соң ул, карашын кыниләргә күчереп, пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Синең торагың нык, ояң кыя башына корылган.
[22] Әмма Ашшур сине әсирлеккә алып киткәч, Кабил вәйран булачак».
[23] Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «И-и, Аллаһы шушы эшләрне гамәлгә ашыргач, кем генә исән калыр икән!
[24] Киттиләрдән диңгез көймәләре килеп, Ашшурны да, Гыйберны да буйсындырачак, әмма ахыр чиктә үзләре дә һәлак булачак».
[25] Сөйләп бетергәч, Билгам торды да туган ягына кайтып китте, Бәлак та үз юлы белән китеп барды.