[1] Мәрьям белән Һарун Мусаны хәбәши хатынга өйләнгән өчен әрләделәр.
[2] Алар: – Әллә Раббы Муса аша гына сөйләдеме?! Безнең аша сөйләмәдеме Ул әллә?! – диделәр, һәм Раббы моны ишетте.
[3] Муса исә дөньядагы барлык кешеләрдән иң тыйнагы иде.
[4] Раббы кинәт Мусага, Һарунга һәм Мәрьямгә: – Өчегез дә Очрашу чатыры янына чыгыгыз, – диде, һәм өчесе дә чыктылар.
[5] Аннары Раббы болыт баганасы булып төште дә, чатыр алдында туктап, Һарун белән Мәрьямне чакырып алды – тегеләр икесе дә килделәр.
[6] Раббы аларга: «Әйтәсе сүзләремне тыңлагыз! Әгәр сезнең арада Раббы пәйгамбәре булса, Мин, күренешләр иңдереп, аңа шулай Үземне белдерәм, аның белән төштә сөйләшәм, – диде. –
[7] Әмма колым Муса белән Мин алай эшләмим, чөнки Мин аңа Үз биләмәмне ышандырып тапшырдым.
[8] Мин аның белән йөзгә-йөз карап, табышмаклар белән түгел, ачыктан-ачык сөйләшәм, һәм ул Раббының сурәтен күрә. Шулай булгач, ничек итеп сез, курыкмыйча, колым Мусаны гаепли аласыз?!»
[9] Раббы бик нык ачуы чыккан хәлдә алар яныннан китеп барды,
[10] һәм болыт чатырдан ерагайды. Шунда Мәрьямнең бөтен тәне, кар белән капланган кебек, йогышлы тире авыруыннан ап-ак булып калды. Һарун Мәрьямгә карады һәм аңарда йогышлы тире авыруын күрде.
[11] Мусага ул: – Хуҗам! Ялварып сорыймын: акылсызлык белән эшләнгән гөнаһыбыз өчен җәза бирмә безгә.
[12] Туганда ук ярты гәүдәсе черегән үле бала кебек итмә бу хатынны, – диде.
[13] Һәм Муса: – Әй Аллам, аны савыктырчы! – дип, Раббыга ялварды.
[14] Раббы Мусага әйтте: – Атасы Мәрьямнең йөзенә төкергән очракта, Мәрьям җиде көн дәвамында хурлык кичергән булыр иде. Шулай булгач, җиде көнгә аны станнан читкәрәк алып китегез, аннары ул кире кайтсын.
[15] Мәрьям җиде көн станнан читтә булды, һәм, Мәрьям кайтмыйча, халык юлга чыкмады.