[1] Нәгеб чүлендә яшәүче кәнгани Арад патшасы, исраилиләрнең Атарим юлыннан килүен ишетеп, аларга каршы сугыш ачты һәм берничәсен әсир итеп алды.
[2] Шулчак исраилиләр Раббыга нәзер итеп әйттеләр: – Бу халыкны безнең кулга тапшырсаң, аларның шәһәрләрен тәмам юк итәчәкбез.
[3] Раббы, исраилиләрнең тавышын ишетеп, кәнганиләрне аларның кулына тапшырды, һәм исраилиләр тегеләрне шәһәрләре белән бергә тәмам юк итте. Шуңа күрә бу урынны Хорма дип атадылар.
[4] Эдом илен әйләнеп үтү өчен, алар Һор тавыннан соң Камышлы диңгезгә таба юл алдылар. Юлда халыкның күңеле төшенкелеккә бирелә башлады.
[5] Аллаһы белән Мусадан зарланып, халык сукранырга тотынды: – Ни өчен безне Мисырдан алып чыктыгыз, без чүлдә һәлак булсын дипме?! Чөнки монда икмәк тә, су да юк, һәм бу яраксыз ризыктан инде күңелебез бизде.
[6] Раббы шунда халык арасына агулы еланнар җибәрде; алар халыкны чагарга тотындылар, һәм исраилиләрнең күбесе үлде.
[7] Халык Муса янына килеп әйтте: – Раббыга һәм сиңа каршы сөйләп, без гөнаһ эшләдек; Раббыдан ялварып сора – еланнарны бездән алсын. Муса халык өчен гыйбадәт кылып ялварды,
[8] һәм Раббы аңа: – Елан сыны яса да озын колга башына беркет: елан чаккан һәркем аңа карап тереләчәк, – диде.
[9] Шуннан Муса, бакырдан елан сыны ясап, озын колга башына беркетте, һәм елан чаккан һәркем аңа карап исән калды.
[10] Исраилиләр юлларын дәвам иттеләр һәм, Обутка җитеп, чатырларын кордылар.
[11] Аннары, Обуттан кузгалып китеп, Мәабның көнчыгыш чигендәге чүлдә, Ие-Әбаримдә чатырларын кордылар.
[12] Икенче тукталышны алар Зеред үзәнлегендә ясадылар.
[13] Ул урыннан китеп, Арнон елгасының аръягында, амориләр җиренә чиктәш булган чүлдә, чатырларын кордылар. Мәаб белән амориләр арасындагы чик шул Арнон елгасы буйлап уза иде.
[14] Шуңа күрә Раббының Сугышлар китабында бу хакта болай диелгән: «Суфадагы Ваһеб шәһәре, Арнон елгасы, аның кушылдыклары, Мәаб чиге буйлап Ар шәһәренә таба сузылган сөзәклекләр».
[16] Шуннан алар Беерга таба юнәлделәр. Раббының Мусага «Халыкны җый, аларга су бирәчәкмен» дигән коесы әнә шунда иде.
[17] Шулчак исраилиләр менә мондый җыр башлады: «Әй кое, су белән тулы бул! Без сине җырларда җырларбыз.
[18] Син – башлыклар казыган, хөкемдарлык таяклары, юл таяклары белән халык җитәкчеләре казыган кое». Соңыннан исраилиләр чүлдән Маттана шәһәренә юнәлделәр.
[19] Маттанадан – Нахалиелгә, Нахалиелдән – Бамотка, Бамоттан – чүлдә калкып торган Фесгә тавына таба, Мәаб җирендәге үзәнлеккә юл алдылар.
[21] Исраилиләр, амориләр патшасы Сихонга илчеләр җибәреп, аңа болай диделәр:
[22] – Җиреңнән узарга рөхсәт ит. Без синең кырларыңа һәм йөзем бакчаларыңа кермәбез, коеларыңнан су эчмәбез, чикләреңне узып киткәнче, патша юлыннан гына барырбыз.
[23] Әмма Сихон исраилиләргә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде. Сихон үзенең бөтен халкын җыйды да, исраилиләргә каршы чүлгә чыгып, Яһаска кадәр килде һәм алар белән сугышты.
[24] Сугышта исраилиләр Сихон гаскәрен җиңде һәм Арнон елгасыннан алып Яббок елгасына, ягъни аммониләр чигенә кадәр, аның җирен яулап алды. Әмма шуннан ары бара алмадылар, чөнки аммониләрнең чиге нык иде.
[25] Исраилиләр амориләрнең барлык шәһәрләрен, шул исәптән Хишбунны һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларны басып алдылар һәм шуларда урнашып калдылар.
[26] Хишбун – амориләр патшасы Сихонның шәһәре иде. Сихон, Мәабның элекке патшасына каршы сугышып, Арнон елгасына кадәр аның бөтен җирен тартып алган булган.
[27] Менә шуңа күрә дә шагыйрьләр болай ди: «Хишбунга килегез – яңадан төзелсен ул, Сихонның шәһәре яңадан ныгысын!
[28] Чөнки Хишбун шәһәреннән – ут, Сихонның шәһәреннән ялкын чыгып, Мәабтагы Ар шәһәрен дә, Арнон буендагы биеклекләрнең хуҗаларын да ялмап алды.
[29] Әй Мәаб, кайгы сиңа! Син, Кемошка табынучы халык, һәлак булдың! Кемош угыллары качакка әйләнде, ә кызлары исә амориләр патшасы Сихонга әсирлеккә төште.
[30] Без аларны уклар атып тар-мар иттек, Хишбуннан Дибонга кадәр һәммәсен юк кылдык. Медеба янындагы Нофахка кадәр вәйран иттек аларны».
[31] Исраилиләр, шулай итеп, амориләр җирендә яшәп калды.
[32] Муса, Ягызер шәһәрен күзәтеп-тикшереп кайтыр өчен, шымчылар җибәрде. Шуннан соң алар Ягызерны һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларны яулап алдылар, анда яшәүче амориләрне куып җибәрделәр.
[33] Аннары исраилиләр, борылып, Башанга бара торган юл белән киттеләр. Башан патшасы Ог бөтен халкы белән Эдрегый шәһәре янында исраилиләргә каршы сугышырга чыкты.
[34] Раббы Мусага әйтте: – Огтан курыкма, чөнки Мин аны бөтен халкы, җире белән синең кулга бирәм, һәм син аңа Хишбунда патшалык иткән амориләр патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең.
[35] Шулай итеп, исраилиләр, Огның үзен, угылларын һәм бөтен халкын соңгы кешесенә кадәр кырып бетереп, җирен яулап алдылар.