[1] Раббы әмер иткәннәрнең һәммәсен Муса исраилиләргә сөйләп бирде.
[2] Муса исраилиләрнең ыруг башлыкларына әйтте: – Раббы менә нәрсә әмер итте:
[3] «Әгәр кем дә булса Раббыга нәзер әйтсә яки үзен антлы вәгъдә белән бәйләсә, ул үзенең биргән сүзен бозмасын һәм авызыннан чыккан һәр сүзен үтәсен.
[4] Әгәр бер хатын яшь чагында, атасы өендә торган вакытта, Раббыга нәзер әйтсә яки үзен вәгъдә белән бәйләсә,
[5] һәм аның атасы кызының нәзерен яки вәгъдә белән бәйләнгән булуын ишетсә һәм бу хакта бер сүз дә әйтмәсә, ул очракта кызның нәзере яки вәгъдәсе үз көчендә кала.
[6] Әгәр дә атасы, бу хакта ишетеп, аңа рөхсәт итмәсә, ул очракта кыз үзенең нәзереннән яки вәгъдәсеннән азат булачак. Раббы аны кичерәчәк, чөнки кызның атасы ризалыгын бирмәде.
[7] Әгәр нәзер әйткән яки уйламыйча вәгъдә биргән хатын, кияүгә чыгып,
[8] бу хакта иренә мәгълүм булса, һәм ире ишетеп тә берни әйтмәсә, хатынның нәзере яки вәгъдәсе үз көчендә кала.
[9] Әгәр ире, бу хакта ишетеп, хатынына рөхсәт итмәсә, әлеге хатын әйткән нәзереннән яки уйламыйча биргән вәгъдәсеннән азат булачак, һәм Раббы аны кичерәчәк.
[10] Тол яки иреннән аерылган хатынның әйткән нәзере һәм биргән вәгъдәсе үтәлергә тиеш.
[11] Әгәр иренең өендә хатын нәзер әйтсә яки үзен антлы вәгъдә белән бәйләсә,
[12] һәм ире бу хакта ишетеп тә бер сүз әйтмәсә – хатынын тыймаса, ул очракта хатынның нәзере яки вәгъдәсе үз көчендә кала.
[13] Әгәр ире, бу хакта ишетеп, хатынының нәзерен яки вәгъдәсен кире какса, әйткән нәзереннән яки авызыннан чыккан вәгъдәсеннән хатын азат булачак. Раббы аны кичерәчәк, чөнки аның ире ризалыгын бирмәде.
[14] Шул рәвешле, ире хатынының вәгъдәсен яки нәзерен расларга да, кире кагарга да мөмкин.
[15] Әгәр ире хатынының нәзере яки вәгъдәсе хакында ишеткән көнне дә, аннан соң да берни әйтмәсә, димәк, хатынының нәзер-вәгъдәсен ул раслый дигән сүз, чөнки бу хакта ишетеп тә хатынына ул бер сүз әйтмәде.
[16] Әгәр ир кеше әлеге нәзер-вәгъдәне күпмедер вакытлар үткәннән соң гына кире кага икән, нәзернең үтәлмәве өчен хатынының гаебен ул үз өстенә ала».
[17] Ир белән хатын арасындагы яисә, яшьлегендә атасы өендә яшәгәндә, кызы белән атасы арасындагы мөнәсәбәтләр хакында Раббының Мусага әмер иткән кагыйдәләре әнә шулар иде.