Skip to content
Opens in a new window

[1] Изге чатырны корып бетергәннән соң, Муса чатырны һәм аның барлык кирәк-яракларын, мәзбәхне һәм аның барлык әсбапларын май сөртеп изгеләндерде.

[2] Шуннан соң халык санын алу өчен җаваплы булган Исраил җитәкчеләре, ягъни гаилә башлыклары, ыругбашлары, бүләкләр алып килделәр.

[3] Раббыга бүләккә алар өсте ябулы алты олау һәм унике үгез – һәр ыруг башлыгыннан бер үгез һәм ике башлыктан бер олау алып килеп, Изге чатыр каршына куйдылар.

[4] Раббы Мусага әйтте:

[5] – Син бу бүләкләрне ал, алар Очрашу чатырында хезмәт башкару өчен кирәк булачак. Аларны, һәрберсенең башкарган хезмәтенә карап, левиләргә бир.

[6] Шуннан соң Муса олауларны һәм үгезләрне левиләргә бирде.

[7] Ике олау һәм дүрт үгезне, башкарган хезмәтләренә карап, Гершон угылларына һәм дүрт олау белән сигез үгезне, башкарган хезмәтләренә карап, Мерари угылларына тапшырды. Алар рухани Һарун углы Итамар күзәтүе астында эшләделәр.

[9] Әмма Коһат угылларына бернәрсә дә бирмәде, чөнки алар, чатырның изге әйберләре өчен җаваплы булып, шул әйберләрне җилкәләрендә күтәреп йөртә иделәр.

[10] Мәзбәхкә май сөртелгәннән соң, Исраил җитәкчеләре, мәзбәхне изгеләндерер өчен, бүләкләр алып килделәр һәм үз бүләкләрен мәзбәх алдына куйдылар.

[11] Раббы Мусага әйтте: – Мәзбәхне изгеләндерер өчен, җитәкчеләр, чиратлашып, һәркем үзенең көнендә бүләкләрен китерсен.

[12] Беренче көнне үзенең бүләкләрен Яһүдә ыругыннан Амминадаб углы Нахшон алып килде.

[13] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[14] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[15] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[16] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[17] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Амминадаб углы Нахшон алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[18] Икенче көнне үзенең бүләкләрен Исәсхәр ыругының башлыгы Суар углы Нетанел алып килде.

[19] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[20] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[21] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[22] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[23] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Суар углы Нетанел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[24] Өченче көнне үзенең бүләкләрен Зәбулун ыругының башлыгы Хелон углы Элиаб алып килде.

[25] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[26] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[27] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[28] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[29] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек биш тәкә бәрән. Хелон углы Элиаб алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[30] Дүртенче көнне үзенең бүләкләрен Рубин ыругының башлыгы Шедур углы Элисур алып килде.

[31] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[32] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[33] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[34] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[35] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек биш тәкә бәрән. Шедур углы Элисур алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[36] Бишенче көнне үзенең бүләкләрен Шимун ыругының башлыгы Суришаддай углы Шелумиел алып килде.

[37] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[38] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[39] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[40] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[41] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Суришаддай углы Шелумиел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[42] Алтынчы көнне үзенең бүләкләрен Гәд ыругының башлыгы Дегуил углы Эльясаф алып килде.

[43] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[44] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[45] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[46] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[47] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Дегуил углы Эльясаф алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[48] Җиденче көнне үзенең бүләкләрен Эфраим ыругының башлыгы Аммиһуд углы Элишама алып килде.

[49] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[50] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[51] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[52] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[53] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммиһуд углы Элишама алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[54] Сигезенче көнне үзенең бүләкләрен Менашше ыругының башлыгы Педаһсур углы Гәмәлиил алып килде.

[55] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[56] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[57] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[58] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[59] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Педаһсур углы Гәмәлиил алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[60] Тугызынчы көнне үзенең бүләкләрен Беньямин ыругының башлыгы Гидеони углы Абидан алып килде.

[61] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[62] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[63] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[64] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[65] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Гидеони углы Абидан алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[66] Унынчы көнне үзенең бүләкләрен Дан ыругының башлыгы Аммишаддай углы Ахигызыр алып килде.

[67] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[68] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[69] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[70] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[71] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Аммишаддай углы Ахигызыр алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[72] Унберенче көнне үзенең бүләкләрен Ашер ыругының башлыгы Өхрән углы Пагиел алып килде.

[73] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[74] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[75] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[76] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[77] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Өхрән углы Пагиел алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[78] Уникенче көнне үзенең бүләкләрен Нәптали угылларының башлыгы Энан углы Ахира алып килде.

[79] Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;

[80] хуш исле сумала-майлар салынган ун шәкыл авырлыгындагы бер алтын савыт;

[81] тулаем яндыру корбаны өчен бер үгез бозау, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек тәкә бәрән;

[82] гөнаһ йолу корбаны өчен бер кәҗә тәкәсе;

[83] татулык корбаны өчен ике үгез, биш сарык тәкәсе, биш кәҗә тәкәсе, бер яшьлек биш тәкә бәрән. Энан углы Ахира алып килгән бүләкләр әнә шулар иде.

[84] Май сөрткәннән соң, мәзбәхне изгеләндергәндә, Исраил башлыклары алып килгән бүләкләр шуннан гыйбарәт иде: унике көмеш тәлинкә, унике көмеш касә, унике алтын савыт;

[85] һәр көмеш тәлинкәнең авырлыгы – йөз утыз, һәр көмеш касәнең авырлыгы җитмеш шәкыл булып, көмешнең гомуми авырлыгы ике мең дүрт йөз шәкылга тиңләште;

[86] хуш исле сумала-майлар салынган унике алтын савыт: һәр савытның авырлыгы ун шәкыл булып, унике алтын савытның гомуми авырлыгы йөз егерме шәкылга тиңләште.

[87] Тулаем яндыру корбаны өчен унике үгез бозау, унике сарык тәкәсе, бер яшьлек унике тәкә бәрән һәм шулар белән бергә икмәк бүләге; гөнаһ йолу корбаны өчен унике кәҗә тәкәсе;

[88] татулык корбаны өчен егерме дүрт үгез, алтмыш сарык тәкәсе, алтмыш кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек алтмыш тәкә бәрән. Май сөрткәннән соң, мәзбәхне изгеләндерү өчен китерелгән бүләкләр әнә шулар иде.

[89] Раббы белән сөйләшер өчен Очрашу чатырына кергәндә, Муса Боерыклар сандыгының капкачы өстендәге ике керубим арасыннан килгән тавышны ишетә иде. Раббы шулай Муса белән сөйләшә иде.

Саннар — Chapters