Skip to content
Opens in a new window

[1] Билгам Бәлакка әйтте: – Син монда миңа җиде мәзбәх төзет һәм минем өчен җиде үгез бозау белән җиде сарык тәкәсе әзерлә.

[2] Бәлак ул кушканча эшләде, һәм Бәлак белән Билгам һәр мәзбәх өстендә бер үгез бозау белән бер сарык тәкәсен корбан иттеләр.

[3] Билгам аннары Бәлакка: – Син үзеңнең яндырылган корбанлыгың янында тор, ә мин китим – бәлки, Раббы мине каршыларга чыгар. Ул нәрсә әйтсә, шуны сиңа белдерермен, – диде. Шуннан ул шәрә бер калкулык түбәсенә менде.

[4] Анда Аллаһы Билгам белән очрашты, һәм Билгам Аңа әйтте: – Мин җиде мәзбәх эшләдем һәм һәркайсына бер үгез бозау белән бер сарык тәкәсен корбанга китердем.

[5] Раббы, Билгамга ни-нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәтеп, аңа: – Бәлак янына кире бар һәм аңа Мин әйткәннәрне җиткер, – дип боерды.

[6] Билгам әйләнеп килгәндә, Бәлак һәм барлык Мәаб башлыклары яндырылган корбанлык янында басып тора иделәр.

[7] Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Мәаб патшасы Бәлак, мине Арам иленнән, көнчыгыштагы таулардан чакырып китереп: „Кил, минем өчен Ягъкуб токымына ләгънәт укы. Кил, Исраил халкына бәддога укы“, – диде.

[8] Аллаһы Үзе ләгънәт итмәгәнне, мин ничек ләгънәт итим?! Аңа Раббы бәддога кылмаганны, мин ничек бәддога кылыйм?!

[9] Мин бу халыкны кыялар түбәсеннән күрәм, калкулыклардан аны тамаша кылам: менә, бу кавем башкалардан аерым яши, халыклар арасында үзен үзгә тота.

[10] Ком бөртегедәй бихисап күп Ягъкуб халкын кем саный алыр?! Исраилиләрнең дүрттән бер өлешен кем хисаплап чыгарыр?! Саф күңелле адәм кебек үлсәм иде мин, гомеремнең ахыры шундый адәмнәрнекенә охшаш булса иде!»

[11] Бәлак шунда Билгамга: – Нәрсә эшлисең син минем белән?! Мин сине дошманнарымны ләгънәтләү өчен чакырдым, ә син аларны фатихалыйсың! – диде.

[12] Билгам: – Раббы миңа нәрсә сөйләсә, мин шуны сүзгә-сүз җиткерергә тиеш түгелме соң?! – дип җаваплады.

[13] Бәлак аңа әйтте: – Әйдә, башка урынга барабыз, шуннан аларны күрерсең, тик барысын да түгел, бер өлешен генә. Шуннан торып, аларны минем өчен ләгънәтлә.

[14] Шуннан соң Бәлак аны Софим аланына, Фесгә тау башына алып менде һәм анда җиде мәзбәх төзетте, һәр мәзбәх өстендә бер үгез бозау белән бер сарык тәкәсен корбан итте.

[15] Билгам Бәлакка: – Син үзеңнең яндырылган корбанлыгың янында кал, ә мин, барып, Аллаһы белән очрашыйм, – диде.

[16] Раббы Билгам белән очрашты һәм, ни-нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәтеп, аңа: – Бәлак янына кире бар һәм аңа Мин әйткәннәрне җиткер, – дип боерды.

[17] Билгам әйләнеп килгәндә, Бәлак һәм барлык Мәаб башлыклары яндырылган корбанлык янында басып тора иделәр. Бәлак аңардан: – Раббы сиңа нәрсә сөйләде? – дип сорады.

[18] Билгам пәйгамбәрлек кылды, әйтте: «Әй Бәлак, тор да тыңла, әй Сиппор углы, мин әйткәннәргә колак сал.

[19] Аллаһы бит кеше затыннан түгел – ялган сөйләми Ул. Ул адәм углы түгел – Үзенең фикерен үзгәртми. Ул сөйләр дә эшен эшләмәсме?! Ул сүз бирер дә аны үтәмәсме?!

[20] Менә, фатиха бирергә боерык алдым мин; фатихалаучы – Улдыр, һәм мин моны һич тә үзгәртә алмыйм.

[21] Ягъкуб токымы бәла-каза күрмәс, Исраил халкына бәхетсезлек килмәс. Аларның Раббы Алласы – яннарында, һәм алар Аны үзләренең патшасы дип игълан итәләр.

[22] Аллаһы аларны Мисыр җиреннән алып чыкты, һәм алар кыргый үгез мөгезедәй көчледер.

[23] Ягъкуб токымына каршы нинди сихерчелек тә файдасыз, Исраил халкына каршы күрәзәлек итү дә файдасыз. Ягъкуб, ягъни Исраил хакында кешеләр хәзер: „Аллаһы әнә нәрсә эшләде!“ – дип әйтер.

[24] Ана арысландай кузгала бу халык, ата арысландай урыныннан күтәрелә: табышын ашап бетермичә, аның канын туйганчы эчмичә, тынгылык тапмас ул».

[25] Бәлак Билгамга әйтте: – Алайса аларны ләгънәтләмә дә, фатихаңны да бирмә.

[26] Җавап кайтарып, Билгам аңа: – Раббы нәрсә кушса, шулай эшләрмен дип әйттем түгелме сиңа?! – диде.

[27] Бәлак Билгамга әйтте: – Әйдә, мин сине башка урынга алып барыйм. Бәлки, Аллаһы мәгъкуль күрер дә, шул урыннан минем өчен аларны ләгънәт итәрсең.

[28] Шуннан соң Бәлак Билгамны чүлгә караган Пигур тавының башына алып менеп китте.

[29] Билгам Бәлакка әйтте: – Шушы урында миңа җиде мәзбәх төзет һәм җиде үгез бозау белән җиде сарык тәкәсен корбан ит.

[30] Бәлак ул кушканча эшләде: һәр мәзбәх өстендә бер үгез бозау белән бер сарык тәкәсен корбанга китерде.

Саннар — Chapters