[1] Чатырларын корып Шиттимдә яшәгән вакытта, исраилиләрдән кайберәүләр Мәаб кызлары белән уйнашлык иттеләр.
[2] Ул кызлар аларны үз илаһларына корбан китерү җыеннарына чакыра торган булдылар; халык ул корбаннарны ашады һәм аларның илаһларына табынды.
[3] Исраилиләр, шулай итеп, Багал-Пигурга табына башладылар, һәм Раббының аларга ачуы чыкты.
[4] Раббы Мусага әйтте: – Халыкның барлык башлыкларын җыеп ал да, кояш чыкканда, Раббы алдында асып үтер, шуннан соң Раббының исраилиләргә булган ачуы басылыр.
[5] Муса Исраил хөкемчеләренә: – Багал-Пигурга табынучы якыннарыгызның һәммәсен үтерегез, – дип боерык бирде.
[6] Бер көнне Муса белән бөтен Исраил җәмәгатьчелеге Очрашу чатыры алдында матәм тотканда, исраилиләрдән берәү бар халыкның күз алдында үз кардәшләре янына бер мидьяни хатынны алып килде.
[7] Рухани Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс, моны күреп, җәмәгать җыеныннан чыкты һәм кулына сөңгесен алды да,
[8] исраили ир артыннан йокы бүлмәсенә кереп, шул ирне һәм мидьяни хатынны чәнчеп үтерде. Шуннан соң исраилиләрне харап итүче үләт зәхмәте тукталды.
[9] Үләттән һәлак булган кешеләрнең саны егерме дүрт меңгә җиткән иде.
[10] Раббы Мусага әйтте:
[11] – Рухани Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс исраилиләргә булган ачуымны басты. Ул Минем хакка исраилиләр арасындагы чит илаһларга түзмәде, юкса Мин, ярсуым кузгалып, аларны кырып бетергән булыр идем.
[12] Шуңа күрә аңа әйт: «Мин аның белән тынычлык турында килешү төзим.
[13] Үзенең Алласы хакына башка илаһларга түзеп тормаган һәм исраилиләрне йолып алган өчен, Мин аңа һәм аның нәселенә мәңгегә руханилык вазифасын тапшырам».
[14] Мидьяни хатын белән бергә үтерелгән исраилинең исеме Зимри булып, ул – Шимун ыругындагы гаилә башлыгы Салуның углы иде.
[15] Ә үтерелгән мидьяни хатынның исеме Көзби булып, ул – мидьяниләрнең Сур исемле бер ыругбашының кызы иде.
[16] Раббы Мусага әйтте:
[17] – Мидьяниләрне, дошманнарыгыз дип санап, кырып бетерегез!
[18] Чөнки алар, мәкер кылып, илаһлары Пигур һәм үзләренең кыз кардәше – мидьяниләрнең бер ыругбашының кызы Көзби (Пигур аркасында килеп чыккан үләт зәхмәте вакытында ул үтерелә) белән ымсындырып, дошманга эшләгәнне сезгә эшләделәр.