Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Мусага әйтте:

[2] – Халыкны бергә җыю һәм юлга кузгалу өчен, ике көмеш быргы чүкеп ясат.

[3] Быргылар кычкырткан вакытта, бөтен халык синең янга – Очрашу чатыры алдына җыелыр.

[4] Бер генә быргы кычкыртса, синең янга җитәкчеләр, ягъни Исраилнең гаскәрбашлары җыелыр.

[5] Быргылар хәвефле аваз салуга, көнчыгыш тарафта стан булып урнашкан ыруглар кузгалып китәр.

[6] Кузгалу турында икенче мәртәбә кычкыртканда, көньяк тарафта урнашкан ыруглар кузгалып китәр. Юлга кузгалу турында быргыларның хәвефле авазы хәбәр итәр.

[7] Җыелыш җыярга кирәк булганда, быргы кычкыртыгыз, ләкин аның тавышы хәвефле булмасын.

[8] Быргыларны Һарун угыллары, ягъни руханилар кычкыртырга тиеш. Бу сезнең өчен нәселдән нәселгә күчеп килә торган мәңгелек кагыйдә.

[9] Сезгә һөҗүм итүче дошманга каршы үз җирегездә сугышка чыкканда, кузгалу турында быргылар кычкыртыгыз. Шул чакта сез Раббы Аллагыз тарафыннан искә алынырсыз һәм дошманнарыгыздан котылып калырсыз.

[10] Шатлыклы көннәрегездә һәм билгеләнгән бәйрәмнәрегездә, яңа ай туган көннәрдә, тулаем яндыру һәм татулык корбаннарыгызны тәкъдим иткәндә, быргылар уйнатыгыз – үзегез турында Аллаһының исенә төшерү булыр. Мин – Раббы, сезнең Аллагыз.

[11] Икенче елның икенче аенда, айның егерменче көнендә Шаһитлык чатыры өстеннән болыт күтәрелде,

[12] һәм исраилиләр, Синай чүленнән кузгалып китеп, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, юлларын дәвам иттеләр. Ниһаять, болыт Паран чүленә җитеп туктап калды.

[13] Раббының Муса аша биргән әмере нигезендә, беренче тапкыр юлга чыгулары иде бу.

[14] Беренче булып төркемнәргә бүленгән Яһүдә ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Яһүдә ыругының гаскәрбашы Амминадаб углы Нахшон иде.

[15] Исәсхәр ыругының гаскәрбашы Суар углы Нетанел иде.

[16] Зәбулун ыругының гаскәрбашы Хелон углы Элиаб иде.

[17] Изге чатыр сүтеп алынганнан соң, Гершон һәм Мерари угыллары, чатырны күтәреп, юлга чыктылар.

[18] Аннары төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Рубин ыругының гаскәрбашы Шедур углы Элисур иде.

[19] Шимун ыругының гаскәрбашы Суришаддай углы Шелумиел иде.

[20] Гәд ыругының гаскәрбашы Дегуил углы Эльясаф иде.

[21] Алардан соң, изге әйберләрне күтәреп, Коһат токымы юлга чыкты. Алар яңа урынга килеп җиткәндә, Изге чатыр инде корылган булырга тиеш иде.

[22] Аннан соң төркемнәргә бүленгән Эфраим ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Эфраим ыругының гаскәрбашы Аммиһуд углы Элишама иде.

[23] Менашше ыругының гаскәрбашы Педаһсур углы Гәмәлиил иде.

[24] Беньямин ыругының гаскәрбашы Гидеони углы Абидан иде.

[25] Иң ахырдан төркемнәргә бүленгән Дан ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Дан ыругының гаскәрбашы Аммишаддай углы Ахигызыр иде.

[26] Ашер ыругының гаскәрбашы Өхрән углы Пагиел иде.

[27] Нәптали ыругының гаскәрбашы Энан углы Ахира иде.

[28] Төркемнәргә бүленгән исраилиләрнең юлга чыгу тәртибе әнә шундый иде.

[29] Муса үзенең кайнатасына – мидьяни Регуил углы Хобабка: – Раббыбыз: «Сезгә бирермен», – дип вәгъдә иткән җирләргә барырга чыгабыз; син дә безнең белән бар, сиңа мөнәсәбәт яхшы булыр; Раббы Исраилгә күп яхшылыклар вәгъдә итә, – диде.

[30] Әмма Хобаб аңа әйтте: – Бармыйм мин, үз җиремә, туган халкым янына кайтам.

[31] Муса исә аңа: – Ташлап китмә безне, син бит чүлдә чатырларны кайда корырга кирәклеген беләсең, безгә күз-колак булырсың.

[32] Безнең белән бергә барсаң, Раббының безгә күрсәтәчәк барлык яхшылыкларын синең белән бүлешербез, – диде.

[33] Исраилиләр, Раббы тавыннан китеп, өч көн буе юлда булдылар, һәм шул өч көн дәвамында, аларга ял итәр урынны күрсәтер өчен, Раббының Килешү сандыгы алар алдыннан барды.

[34] Туктаган урыннарыннан кузгалып киткән вакытта, Раббының болыты көндез алар өстендә булды.

[35] Аллаһы сандыгы юлга чыккан саен, Муса: «Әй Раббы, күтәрел! Дошманнарың таралып бетсен, Сине өнәмәүчеләр алдыңнан качып китсен!» – дип әйтә иде.

[36] Аллаһы сандыгы туктаган саен, ул: «Әй Раббы, меңнәрчә һәм меңнәрчә Исраил халкы янына кире кайт!» – дип әйтә иде.

Саннар — Chapters