Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраилиләрнең Мисырдан чыгуларына икенче ел китеп, елның икенче аенда, айның беренче көнендә Синай чүлендә корылган Очрашу чатырында Раббы Мусага түбәндәгеләрне әйтте:

[2] – Һарун белән икегез бөтен Исраил халкын кабиләләре вә гаиләләре буенча санап чыгыгыз. Сугышка яраклы, яше егермедән узган ирләрне, төркемнәргә бүлеп, берәм-берәм исәпкә алыгыз.

[4] Һәр ыругтан нәсел башлыгы булган кеше сезгә ярдәм итәргә тиеш.

[5] Менә сезгә ярдәм итәргә тиешле кешеләрнең исемнәре: Рубиннән – Шедур углы Элисур;

[6] Шимуннан – Суришаддай углы Шелумиел;

[7] Яһүдәдән – Амминадаб углы Нахшон;

[8] Исәсхәрдән – Суар углы Нетанел;

[9] Зәбулуннан – Хелон углы Элиаб;

[10] Йосыф угылларыннан: Эфраимнән – Аммиһуд углы Элишама, Менашшедан – Педаһсур углы Гәмәлиил;

[11] Беньяминнән – Гидеони углы Абидан;

[12] Даннан – Аммишаддай углы Ахигызыр;

[13] Ашердан – Өхрән углы Пагиел;

[14] Гәдтән – Дегуил углы Эльясаф;

[15] Нәпталидән – Энан углы Ахира.

[16] Болар – халык арасыннан сайланган кешеләр, ыруг җитәкчеләре, Исраил кабиләләренең башлыклары.

[17] Муса, Һарун вә исемнәре аталган шушы кешеләр

[18] икенче айның беренче көнендә бөтен Исраил халкын җыеп алдылар да яше егермедән узган һәммә ир-атны кабиләләре вә гаиләләре буенча берәм-берәм исемлеккә теркәделәр.

[19] Раббы Мусага кушканча, Синай чүлендә, шул рәвешле, Муса халык санын исәпкә алды.

[20] Исраилнең беренче углы Рубин нәселендә яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык алты мең биш йөз булды.

[22] Шимун ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, тугыз мең өч йөз булды.

[24] Гәд ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык биш мең алты йөз илле булды.

[26] Яһүдә ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, җитмеш дүрт мең алты йөз булды.

[28] Исәсхәр ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле дүрт мең дүрт йөз булды.

[30] Зәбулун ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле җиде мең дүрт йөз булды.

[32] Йосыф углы Эфраим ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык мең биш йөз булды.

[34] Менашше ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, утыз ике мең ике йөз булды.

[36] Беньямин ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, утыз биш мең дүрт йөз булды.

[38] Дан ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, алтмыш ике мең җиде йөз булды.

[40] Ашер ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, кырык бер мең биш йөз булды.

[42] Нәптали ыругында яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны, кабиләләр вә гаиләләр исемлеге буенча, илле өч мең дүрт йөз булды.

[44] Муса, Һарун һәм Исраилнең унике башлыгы – һәр ыругтан бер вәкил – исемлеккә теркәгән ирләрнең саны әнә шундый.

[45] Йорт-гаиләләре буенча исәпкә алынган, яше егермедән узган, сугышка яраклы ирләрнең саны

[46] алты йөз өч мең биш йөз илле булды.

[47] Әмма Леви ыругындагы гаиләләр башкалар белән беррәттән исәпкә алынмады.

[48] Раббы Мусага:

[49] – Леви ыругын исемлеккә кертмә, аларны исраилиләр белән бергә санама, – диде. –

[50] Левиләр карамагына Шаһитлык чатырын, аның барлык әсбапларын һәм анда булган һәр нәрсәне тапшыр. Алар, шунда хезмәт итеп, чатырны һәм аның әсбапларын күчереп йөртсеннәр; үз чатырларын аның тирәли корсыннар.

[51] Бер урыннан икенче урынга күчергәндә, чатырны левиләр генә сүтсен; һәм һәр яңа урында аны левиләр генә корсын. Ә инде чатырга башка бер адәм якын килсә, үлемгә дучар ителсен.

[52] Исраилиләр үз чатырларын, кайсы төркемнән булуларына карап, үз байраклары астында корсыннар.

[53] Исраил халкына Аллаһының ачуы чыкмасын өчен, левиләр үзләренең чатырларын Шаһитлык чатыры тирәли корсыннар: Шаһитлык чатыры өчен левиләр җаваплы.

[54] Раббы Мусага ничек әмер итсә, исраилиләр нәкъ шулай эшләделәр дә.

Саннар — Chapters