[1] Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
[2] – Леви ыругының Коһат токымын кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә ал.
[3] Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы, утыз яшьтән илле яшькәчә булган барлык ирләрне санап чык.
[4] Коһат угылларының хезмәте Очрашу чатырының иң изге әйберләрен кайгыртудан гыйбарәт.
[5] Юлга кузгалганда, Һарун һәм аның угыллары, чатырга кереп, Боерыклар сандыгы алдындагы пәрдәне алсыннар да шуның белән сандыкны капласыннар.
[6] Аның өстенә диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма япсыннар, аны йоннан тукылган зәңгәр җәймә белән каплап, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.
[7] Икмәк бүләге өстәленә йоннан эшләнгән зәңгәр җәймә япсыннар, аның өстенә савыт-саба һәм табакларны, тәлинкә һәм шәраб бүләге тәкъдим итү касәләрен куйсыннар. Даими китерелә торган икмәк өстәлдә һәрвакыт торырга тиеш.
[8] Шулар өстенә кызыл төстәге җәймә япсыннар; аннары диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.
[9] Йоннан эшләнгән зәңгәр җәймә белән шәмдәлне һәм аның яктырткычларын, филтә кыскычын, көл җыю улакларын, яктырткычка салына торган зәйтүн мае савытларын япсыннар.
[10] Шәмдәл һәм аның барлык кирәк-яракларын, диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, агач носилка өстенә куйсыннар.
[11] Алтын мәзбәх өстенә йоннан эшләнгән зәңгәр җәймә, аннары диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма капласыннар, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.
[12] Изге бүлмәдә хезмәт күрсәткәндә кулланыла торган барлык нәрсәләрне йоннан эшләнгән зәңгәр җәймәгә төрсеннәр дә, диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, агач носилка өстенә куйсыннар.
[13] Һарун һәм аның угыллары мәзбәхне, көленнән тазартып, җете кызыл җәймә белән капласыннар
[14] һәм мәзбәх өстенә корбан китерелгәндә кулланыла торган бар әйберне – майлы көл җыела торган улакларны, чәнечкеләрне, көрәкләрне, кан чәчрәткәндә кулланыла торган касәләрне урнаштырсыннар һәм, шуларны диңгез филе тиресеннән эшләнгән япма белән каплап, күтәреп йөртә торган колгаларын үз урынына куйсыннар.
[15] Юлга кузгалганда, Һарун һәм аның угыллары Изге бүлмә әйберләрен, аның барлык кирәк-яракларын каплап бетергәч, аларны күтәреп бару өчен, Коһат угыллары килсен. Әмма алар изге әйберләргә кагылырга тиеш түгел, кагылган очракта, алар үләчәк. Очрашу чатырының әйберләрен Коһат угыллары күтәреп барырга тиеш.
[16] Яктырткычлар өчен зәйтүн мае, хуш исле сумала, даими китерелә торган икмәк бүләге, изгеләндерү мае – Изге чатыр һәм аның эчендә булган бар нәрсә, шулай ук Изге бүлмә һәм аның барлык кирәк-яраклары рухани Һарун углы Элгазар карамагына тапшырылсын.
[17] Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
[18] – Леви ыругы арасыннан Коһат токымының юкка чыгуына юл куймагыз.
[19] Алар иң изге әйберләргә якын килеп үлмәсен, исән калсын өчен, менә нәрсә эшләгез: Һарун һәм аның угыллары, Изге бүлмә эченә кереп, Коһат угылларына нәрсә эшләргә һәм нәрсәне күтәреп барырга икәнне аңлатып бирсеннәр.
[20] Изге әйберләргә япма каплаган вакытта, Коһат нәселенә бу әйберләргә якын килергә һәм аларны күрергә ярамый, югыйсә алар үләчәк.
[21] Раббы Мусага әйтте:
[22] – Гаиләләре вә кабиләләре буенча Гершон угылларын да исәпкә ал.
[23] Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы ирләрнең һәммәсен исәпкә ал.
[24] Хезмәт күрсәткәндә һәм йөк ташыганда, Гершон токымы башкарачак эшләр:
[25] алар чатыр пәрдәләрен, Очрашу чатыры белән аның каплавычын, диңгез филе тиресеннән эшләнгән тышкы каплавычны, Очрашу чатырына керү юлын каплаучы пәрдәне,
[26] чатыр һәм мәзбәхне әйләндереп алган ишегалды пәрдәләрен, ишегалды капкасына эленә торган пәрдәне, бауларны һәм хезмәт башкарганда кирәкле бар нәрсәне ташырга тиеш. Шундагы барлык эшләрне Гершон токымы үтәсен.
[27] Гершон угылларының бөтен хезмәте – йөк ташумы, башка эшләрме – Һарун һәм аның угылларының күрсәтмәсе белән башкарылырга тиеш. Үзләре ташыган әйберләрне алар үзләре сакласын.
[28] Очрашу чатырында Гершон токымының эше әнә шуннан гыйбарәт. Үзләренә йөкләнгән вазифаны алар рухани Һарун углы Итамар күзәтчелегендә башкарачак.
[29] Кабиләләре вә гаиләләре буенча Мерари угылларын да исәпкә ал.
[30] Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы ирләрнең һәммәсен исәпкә ал.
[31] Очрашу чатырында аларның хезмәте түбәндәгедән гыйбарәт: чатырның рамнарын, борысларын, баганаларын һәм нигезләрен,
[32] ишегалдының һәр ягындагы баганаларын, нигезләрен, казыкларын, бауларын һәм барлык кирәк-яракны алар күтәреп барырга тиеш. Кемнең нәрсә күтәреп барасы төгәл билгеләнсен.
[33] Очрашу чатырында Мерари токымы эше әнә шуннан гыйбарәт. Үзләренә йөкләнгән вазифаны алар рухани Һарун углы Итамар күзәтчелегендә башкарачак.
[34] Муса, Һарун һәм җәмәгать башлыклары утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы Коһат угылларының һәммәсен кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алдылар.
[36] Кабиләләре буенча исәпкә алынган кешеләрнең саны ике мең җиде йөз илле булды.
[37] Коһат токымыннан Очрашу чатырында хезмәт итәргә тиешле кешеләрнең гомуми саны әнә шуның кадәр иде. Раббының Мусага биргән әмере нигезендә, Муса белән Һарун аларның санын исәпкә алды.
[38] Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы Гершон угылларының һәммәсе кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алынды.
[40] Кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алынган кешеләрнең саны ике мең алты йөз утыз булды.
[41] Гершон токымыннан Очрашу чатырында хезмәт итәргә тиешле кешеләрнең гомуми саны әнә шуның кадәр иде. Раббының күрсәтмәсе буенча, аларны Муса белән Һарун исәпкә алды.
[42] Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә яраклы Мерари угылларының һәммәсе кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алынды.
[44] Кабиләләре буенча исәпкә алынганнарның саны өч мең ике йөз кеше булды.
[45] Мерари токымыннан исәпкә алынган кешеләрнең гомуми саны әнә шуның кадәр иде. Раббының Мусага биргән әмере нигезендә, Муса белән Һарун аларны исәпкә алды.
[46] Муса, Һарун һәм Исраил башлыклары левиләрне кабиләләре вә гаиләләре буенча исәпкә алды.
[47] Утыз яшьтән илле яшькәчә булган һәм Очрашу чатырында хезмәт итәргә, аны күтәреп йөртергә яраклы ирләрнең саны сигез мең биш йөз сиксән кеше булды.
[49] Раббының Мусага биргән әмере нигезендә, Леви токымыннан һәрбер кешенең башкарасы эше һәм күтәреп барасы йөге төгәл билгеләп куелды. Раббы Мусага әмер итүенчә, аларның барысы исәпкә алынды.