Skip to content
Opens in a new window

[1] Төркемнәргә бүленгән Исраил халкы, Муса белән Һарун җитәкчелегендә сәяхәт кылганда, түбәндәге урыннарда тукталды.

[2] Раббы кушуы буенча, Муса чүл сәфәре дәвамында туктап ял итәсе урыннарның исемлеген төзеде. Аларның барыр юллары һәм тукталышлары түбәндәгечә.

[3] Беренче айның унбишенче көнендә, Котылу бәйрәменнән соң икенче көндә, мисырлыларның күз алдында алар, кыю атлап, Рәмесестән чыгып киттеләр.

[4] Ул вакытта мисырлылар Раббы тарафыннан һәлак ителгән беренче булып туган угылларын җирли иделәр – Раббының Мисыр илаһларын хөкем итүе иде бу!

[5] Исраилиләр, Рәмесестән кузгалып китеп, Суккөттә чатырларын корып урнаштылар.

[6] Суккөттән китеп, чүл читендәге Этамда чатырларын корып урнаштылар.

[7] Этамнан китеп, Багал-Сефоннан көнчыгышта урнашкан Пи-Һахирутка таба борылдылар һәм Мигдол каршында чатырларын корып урнаштылар.

[8] Пи-Һахируттан китеп, диңгезне кичтеләр, аннары чүлгә чыктылар һәм, Этам чүле буйлап өч көн барганнан соң, Марада чатырларын корып урнаштылар.

[9] Марадан китеп, Элимгә килделәр; Элимдә унике су чыганагы һәм җитмеш хөрмә агачы бар иде. Алар шунда чатырларын корып урнаштылар.

[10] Элимнән китеп, Камышлы диңгез яры буенда чатырларын корып урнаштылар.

[11] Камышлы диңгез яры буеннан китеп, Син чүлендә чатырларын корып урнаштылар.

[12] Син чүленнән китеп, Дуфкада чатырларын корып урнаштылар.

[13] Дуфкадан китеп, Алушта чатырларын корып урнаштылар.

[14] Алуштан китеп, Рефидимдә чатырларын корып урнаштылар; анда халык өчен эчәргә су юк иде.

[15] Рефидимнән китеп, Синай чүлендә чатырларын корып урнаштылар.

[16] Синай чүленнән китеп, Кыйбрут-Һаттавада чатырларын корып урнаштылар.

[17] Кыйбрут-Һаттавадан китеп, Хасеротта чатырларын корып урнаштылар.

[18] Хасероттан китеп, Ритмада чатырларын корып урнаштылар.

[19] Ритмадан китеп, Риммун-Переста чатырларын корып урнаштылар.

[20] Риммун-Перестан китеп, Либнада чатырларын корып урнаштылар.

[21] Либнадан китеп, Риссада чатырларын корып урнаштылар.

[22] Риссадан китеп, Кыһилатада чатырларын корып урнаштылар.

[23] Кыһилатадан китеп, Шефер тавында чатырларын корып урнаштылар.

[24] Шефер тавыннан китеп, Харадада чатырларын корып урнаштылар.

[25] Харададан китеп, Макыһелотта чатырларын корып урнаштылар.

[26] Макыһелоттан китеп, Тахатта чатырларын корып урнаштылар.

[27] Тахаттан китеп, Терахта чатырларын корып урнаштылар.

[28] Терахтан китеп, Миткада чатырларын корып урнаштылар.

[29] Миткадан китеп, Хашмонада чатырларын корып урнаштылар.

[30] Хашмонадан китеп, Мосеротта чатырларын корып урнаштылар.

[31] Мосероттан китеп, Бәне-Ягаканда чатырларын корып урнаштылар.

[32] Бәне-Ягаканнан китеп, Хор-Һагидгәддә чатырларын корып урнаштылар.

[33] Хор-Һагидгәддән китеп, Йотбатада чатырларын корып урнаштылар.

[34] Йотбатадан китеп, Абронада чатырларын корып урнаштылар.

[35] Абронадан китеп, Эсион-Гебердә чатырларын корып урнаштылар.

[36] Эсион-Гебердән китеп, Сыйн чүлендәге Кадышта чатырларын корып урнаштылар.

[37] Кадыштан китеп, Эдом җирләре чигендәге Һор тавында чатырларын корып урнаштылар.

[38] Исраил халкының Мисырдан чыгуына кырыгынчы ел киткәч, бишенче айның беренче көнендә, Раббының кушуы буенча, рухани Һарун Һор тавына менде һәм шунда вафат булды.

[39] Һор тавында үлеп калганда, Һарунга йөз егерме өч яшь иде.

[40] (Кәнган җиреннән көньякта, Нәгебтә яшәгән кәнгани Арад патша исраилиләрнең килүен ишетә.)

[41] Алар, Һор тавыннан китеп, Салмунада чатырларын корып урнаштылар.

[42] Салмунадан китеп, Пунонда чатырларын корып урнаштылар.

[43] Пуноннан китеп, Оботта чатырларын корып урнаштылар.

[44] Оботтан китеп, Мәаб чигендәге Ие-Әбаримдә чатырларын корып урнаштылар.

[45] Ие-Әбаримнән китеп, Дибон-Гадта чатырларын корып урнаштылар.

[46] Дибон-Гадтан китеп, Алмон-Диблатаимдә чатырларын корып урнаштылар.

[47] Алмон-Диблатаимнән китеп, Нәбу алдындагы Әбарим тауларында чатырларын корып урнаштылар.

[48] Әбарим тауларыннан китеп, Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында чатырларын корып урнаштылар.

[49] Аларның чатырлары Үрдүн яры буйлап Мәаб үзәнлегендәге Бәйт-Ешимоттан алып Әбел-Шиттимгә кадәр урнашкан иде.

[50] Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Раббы Мусага:

[51] – Исраилиләргә әйт: «Үрдүн елгасын кичеп, Кәнган җиренә кергәч, ул җирдә яшәүчеләрне бөтенләй куып чыгарыгыз. Аларның коеп яки таштан сырлап ясаган барча потларын һәм потханәләрен пыр туздырыгыз, – диде. –

[53] Ул җирне яулап алыгыз һәм шунда хуҗа булып урнашыгыз, чөнки Мин ул җирне сезгә биләмә итеп бирәм.

[54] Ул җирне, шобага салып, ыруглар арасында бүлегез; зуррак ыругка – күбрәк, кечерәк ыругка азрак итеп җир бирегез; шобага кемгә чыкса, шул җир аныкы булыр. Җирне ата-бабаларыгызның токымнары арасында бүлегез.

[55] Әгәр ул җирдә яшәүчеләрне куып җибәрмәсәгез, сезнең арада яшәп калучылар күзегезгә кергән тикән, янтыгыгызга кадалган тигәнәк кебек булырлар: бу җирдә алар сезгә тыныч кына яшәргә ирек бирмәсләр.

[56] Шул чакта Мин, аларга каршы нәрсә эшләргә ниятләгән булсам, шуны сезгә каршы эшләрмен».

Саннар — Chapters