Skip to content
Opens in a new window

[1] Менә шул үләттән соң Мусага һәм Һарун углы рухани Элгазарга Раббы болай диде:

[2] – Сугышка яраклы, яше егермедән узган Исраил ирләренең һәммәсен гаиләләре буенча исәпкә алыгыз.

[3] Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Муса белән рухани Элгазар исраилиләргә:

[4] – Раббының Мусага әмер итүенчә, яше егермедән узган ирләрнең һәммәсен исәпкә алыгыз, – диделәр. Мисыр җиреннән чыккан исраилиләр түбәндәгеләр.

[5] Исраилнең беренче углы – Рубин. Рубин токымы: Ханохтан – Ханох кабиләсе, Паллудан – Паллу кабиләсе;

[6] Хесроннан – Хесрон кабиләсе, Кәрмидән – Кәрми кабиләсе.

[7] Рубин ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык өч мең җиде йөз утыз булды.

[8] Паллуның Элиаб исемле углы бар иде.

[9] Элиабның угыллары: Немуил, Датан һәм Абирам. Датан белән Абирам, җитәкчеләрдән булып, Корах тарафдарлары белән бергә Раббыга каршы баш күтәргәннәр һәм Муса белән Һарунга ризасызлык белдергәннәр иде.

[10] Шул вакытта җир, ярылып китеп, аларны йоткан – Корах һәм аның барлык тарафдарлары һәлак булган, һәм, башкаларга гыйбрәт булсын өчен, ике йөз илле кешене ялкын көйдереп үтергән иде.

[11] Әмма ул көнне Корах угыллары исән калды.

[12] Шимун ыругындагы кабиләләр: Немуилдән – Немуил кабиләсе, Яминнән – Ямин кабиләсе, Яхиннән – Яхин кабиләсе,

[13] Зерахтан – Зерах кабиләсе, Шаулдан – Шаул кабиләсе.

[14] Шимун ыругында егерме ике мең ике йөз кеше исәпләнде.

[15] Гәд ыругындагы кабиләләр: Сефоннан – Сефон кабиләсе, Хәггидән – Хәгги кабиләсе, Шунидан – Шуни кабиләсе,

[16] Ознидән – Озни кабиләсе, Эридән – Эри кабиләсе,

[17] Арудидән – Аруди кабиләсе, Арелидән – Арели кабиләсе.

[18] Гәд ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык мең биш йөз булды.

[19] Эр һәм Онан – Яһүдә угыллары, әмма алар Кәнган җирендә үлеп калдылар.

[20] Яһүдә ыругындагы кабиләләр: Шеладан – Шела кабиләсе, Перестан – Перес кабиләсе, Зерахтан – Зерах кабиләсе.

[21] Перес токымы: Хесроннан – Хесрон кабиләсе, Хамулдан – Хамул кабиләсе.

[22] Яһүдә ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны җитмеш алты мең биш йөз булды.

[23] Исәсхәр ыругындагы кабиләләр: Толадан – Тола кабиләсе, Пуаһтан – Пуаһ кабиләсе,

[24] Яшубтан – Яшуб кабиләсе, Шимроннан – Шимрон кабиләсе.

[25] Исәсхәр ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш дүрт мең өч йөз булды.

[26] Зәбулун ыругындагы кабиләләр: Середтан – Серед кабиләсе, Элоннан – Элон кабиләсе, Яхлелдан – Яхлел кабиләсе.

[27] Зәбулун ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш мең биш йөз булды.

[28] Йосыф угыллары Менашше һәм Эфраим ыругларындагы кабиләләр түбәндәгечә.

[29] Менашше токымы: Мәкирдән – Мәкир кабиләсе, Мәкир – Гилыгадның атасы булган; Гилыгадтан – Гилыгад кабиләсе.

[30] Гилыгад токымы: Игызырдан – Игызыр кабиләсе, Хелыктан – Хелык кабиләсе,

[31] Асриелдән – Асриел кабиләсе, Шәкемнән – Шәкем кабиләсе,

[32] Шемидәдән – Шемидә кабиләсе, Хепердан – Хепер кабиләсе.

[33] Хепер углы Селупхадның угыллары булмады, бары тик кызлары гына бар иде. Селупхад кызларының исемнәре: Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирса.

[34] Менашше ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны илле ике мең җиде йөз булды.

[35] Эфраим ыругындагы кабиләләр: Шутелахтан – Шутелах кабиләсе, Бәхердән – Бәхер кабиләсе, Таханнан – Тахан кабиләсе.

[36] Шутелах токымы: Эраннан – Эран кабиләсе.

[37] Эфраим ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны утыз ике мең биш йөз булды. Йосыф ыругындагы кабиләләр әнә шулар иде.

[38] Беньямин ыругындагы кабиләләр: Беладан – Бела кабиләсе, Ашбелдан – Ашбел кабиләсе, Ахирамнан – Ахирам кабиләсе;

[39] Шефуфамнан – Шефуфам кабиләсе, Хуфамнан – Хуфам кабиләсе.

[40] Беланың Ард исемле углыннан – Ард кабиләсе, ә Нагаман исемле углыннан – Нагаман кабиләсе.

[41] Беньямин ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык биш мең алты йөз булды.

[42] Дан ыругындагы кабиләләр: Шухамнан – Шухам кабиләсе. Дан ыругы әнә шулардан гыйбарәттер;

[43] исәпкә алынган кешеләрнең саны алтмыш дүрт мең дүрт йөз булды. Болар барысы да Шухам токымы иде.

[44] Ашер ыругындагы кабиләләр: Имнадан – Имна кабиләсе, Ишвидән – Ишви кабиләсе, Беригадан – Берига кабиләсе,

[45] Берига токымы: Хебердан – Хебер кабиләсе, Малкиелдән – Малкиел кабиләсе.

[46] Ашер кызының исеме – Серах.

[47] Ашер ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны илле өч мең дүрт йөз булды.

[48] Нәптали ыругындагы кабиләләр: Яхсиелдән – Яхсиел кабиләсе, Гүнидән – Гүни кабиләсе,

[49] Есердан – Есер кабиләсе, Шиллемнан – Шиллем кабиләсе.

[50] Нәптали ыругы әнә шулардан гыйбарәттер; исәпкә алынган кешеләрнең саны кырык биш мең дүрт йөз булды.

[51] Исәпкә алынган Исраил угылларының саны алты йөз бер мең җиде йөз утыз булды.

[52] Раббы Мусага әйтте:

[53] – Биләмә җирләре ыругтагы кешеләр санынча бүленергә тиеш.

[54] Зур ыругка җирне күбрәк итеп, ә кечкенәсенә азрак итеп бир; биләмәгә җир ыругтагы кешеләр санына карап бирелергә тиеш.

[55] Җирне шобага салып бүлегез. Биләмә җире ыругтагы кешеләр санынча бүленсен.

[56] Зур ыруглар да, кечкенә ыруглар да биләмәгә җирне шобага буенча алсыннар.

[57] Леви ыругында исәпкә алынган кабиләләр: Гершоннан – Гершон кабиләсе, Коһаттан – Коһат кабиләсе, Мераридән – Мерари кабиләсе.

[58] Либни, Хебрун, Махли, Муши, Корах кабиләләре дә Леви ыругыныкы. Коһат – Амрамның атасы.

[59] Мисырда туган Леви кызы Йөхәбәд Амрамның хатыны иде. Амрамга ул Һарунны, Мусаны һәм аларның кыз туганы Мәрьямне табып бирә.

[60] Һарунның угыллары: Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар.

[61] Әмма Надаб белән Абиһу Раббы рөхсәт итмәгән утны Аның хозурына алып килгән өчен һәлак булганнар иде.

[62] Леви ыругындагы бер айлык һәм аннан өлкәнрәк ирләрнең саны егерме өч мең булды. Алар исраилиләр белән бергә исәпкә алынмады, чөнки исраилиләр арасында левиләргә биләмәгә җир бирелмәде.

[63] Муса белән рухани Элгазар тарафыннан исәпкә алынганнар әнә шулар булды. Исраилиләрне алар Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында исәпкә алдылар.

[64] Муса белән рухани Һарун Синай чүлендә исәпкә алган исраилиләрдән берсе дә бу исемлеккә кермәде,

[65] чөнки алар хакында Раббы: «Алар һәммәсе дә чүлдә үләчәк», – дигән иде, һәм Ифунни углы Кәлеб белән Нун углы Ешуадан башка, алар арасыннан беркем исән калмады да.

Саннар — Chapters