Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Муса белән Һарунга әйтте:

[2] – Исраилиләр үзләренең чатырларын үз байрагы һәм үз гаиләсенең тамгасы астында, Очрашу чатыры тирәли билгеле бер ераклыкта корсыннар.

[3] Изге чатырдан көнчыгышта үз байрагы астында, төркем-төркем булып, Яһүдә ыругы үзенең чатырларын корсын. Яһүдә токымының башлыгы – Амминадаб углы Нахшон.

[4] Аның гаскәрендә җитмеш дүрт мең алты йөз кеше исәпләнә.

[5] Алар белән янәшәдә Исәсхәр ыругы үзенең чатырларын корсын. Исәсхәр токымының башлыгы – Суар углы Нетанел.

[6] Аның гаскәрендә илле дүрт мең дүрт йөз кеше исәпләнә.

[7] Арырак Зәбулун ыругы үзенең чатырларын корсын. Зәбулун токымының башлыгы – Хелон углы Элиаб.

[8] Аның гаскәрендә илле җиде мең дүрт йөз кеше исәпләнә.

[9] Төркемнәргә бүленгән Яһүдә гаскәрендә барлыгы йөз сиксән алты мең дүрт йөз кеше исәпләнә. Юлга чыкканда, беренче булып алар кузгала.

[10] Изге чатырдан көньякта үзенең байрагы астында төркемнәргә бүленгән Рубин ыругы үз чатырларын корсын. Рубин токымының башлыгы – Шедур углы Элисур.

[11] Аның гаскәрендә кырык алты мең биш йөз кеше исәпләнә.

[12] Рубин ыругы янында Шимун ыругы үз чатырларын корып урнашырга тиеш. Шимун токымының башлыгы – Суришаддай углы Шелумиел.

[13] Аның гаскәрендә илле тугыз мең өч йөз кеше исәпләнә.

[14] Аннары Гәд ыругы үзенең чатырларын корсын. Гәд токымының башлыгы – Дегуил углы Эльясаф.

[15] Аның гаскәрендә кырык биш мең алты йөз илле кеше исәпләнә.

[16] Төркемнәргә бүленгән Рубин гаскәрендә барлыгы бер йөз илле бер мең дүрт йөз илле кеше исәпләнә. Юлга алар икенче булып кузгалырга тиеш.

[17] Юлга чыкканда, Очрашу чатыры һәм Леви ыругы башка ыругларның уртасында булсын. Урнашкан урыннарында ничек торсалар, күченгәндә дә нәкъ шул тәртиптә – һәр ыруг үз урынында, үз байрагы астында барсын.

[18] Изге чатырдан көнбатышта үз байрагы астында төркемнәргә бүленгән Эфраим ыругы үзенең чатырларын корсын. Эфраим токымының башлыгы – Аммиһуд углы Элишама.

[19] Аның гаскәрендә кырык мең биш йөз кеше исәпләнә.

[20] Эфраим ыругы янында Менашше ыругы үзенең чатырларын корып урнашырга тиеш. Менашше токымының башлыгы – Педаһсур углы Гәмәлиил.

[21] Аның гаскәрендә утыз ике мең ике йөз кеше исәпләнә.

[22] Алардан арырак Беньямин ыругы үзенең чатырларын корсын. Беньямин токымының башлыгы – Гидеони углы Абидан.

[23] Аның гаскәрендә утыз биш мең дүрт йөз кеше исәпләнә.

[24] Төркемнәргә бүленгән Эфраим гаскәрендә барлыгы бер йөз сигез мең бер йөз кеше исәпләнә. Юлга алар өченче булып кузгалырга тиеш.

[25] Изге чатырдан төньякта үз байрагы астында төркемнәргә бүленгән Дан ыругы үзенең чатырларын корырга тиеш. Дан токымының башлыгы – Аммишаддай углы Ахигызыр.

[26] Аның гаскәрендә алтмыш ике мең җиде йөз кеше исәпләнә.

[27] Дан ыругы янында Ашер ыругы үзенең чатырларын корып урнашырга тиеш. Ашер токымының башлыгы – Өхрән углы Пагиел.

[28] Аның гаскәрендә кырык бер мең биш йөз кеше исәпләнә.

[29] Арырак Нәптали ыругы үзенең чатырларын корсын. Нәптали токымының башлыгы – Энан углы Ахира.

[30] Аның гаскәрендә илле өч мең дүрт йөз кеше исәпләнә.

[31] Дан гаскәрендә барлыгы бер йөз илле җиде мең алты йөз кеше исәпләнә. Юлга алар үз байраклары астында иң соңгы булып кузгалырга тиеш.

[32] Шулай итеп, гаиләләре буенча исемлеккә теркәлгән исраилиләрнең саны – алты йөз өч мең дә биш йөз илле.

[33] Левиләр исә, Раббы Мусага әмер иткәнчә, башка исраилиләр белән беррәттән исәпкә алынмады.

[34] Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, исраилиләр барысын да шулай эшләделәр: үз байраклары астында, үз чатырлары белән тиешле тәртиптә тезелеп урнаштылар, юлга кузгалганда да, һәркайсы үз кабиләсе, үз гаиләсе белән барды.

Саннар — Chapters