Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы Мусага әйтте:

[2] – Исраилиләр өчен мидьяниләрдән үч ал. Шуннан соң син үлгән ата-бабаларың белән кушылырсың.

[3] Муса халыкка әйтте: – Мидьяниләрдән Раббының үчен алыр өчен, ирләрегез арасыннан сугышчыларны коралландырыгыз.

[4] Исраил ыругларының һәркайсыннан мең кеше сугышка әзерләнсен.

[5] Һәрбер Исраил ыругыннан меңәр кеше сайланып, барлыгы унике мең кораллы сугышчы сафка басты.

[6] Муса, һәр ыругтан берәр мең гаскәрине сайлап алып, рухани Элгазар углы Пинхәс белән бергә сугышка озатты. Пинхәс Изге бүлмә савытларын һәм хәбәр сала торган быргыларын алды.

[7] Раббы Мусага әмер иткәнчә, алар мидьяниләргә һөҗүм иттеләр һәм әлеге халыкның барча ир затын кырып бетерделәр.

[8] Башка ирләр белән беррәттән алар мидьяниләрнең биш патшасын – Эви, Рәкым, Сур, Хүр һәм Ребаны үтерделәр, шулай ук Бигур углы Билгамны да кылычтан уздырдылар;

[9] мидьяниләрнең хатыннарын һәм балаларын әсир иттеләр, терлекләрен, көтү-көтү малларын, мал-мөлкәтләрен үзләренә алдылар;

[10] мидьяниләр яшәгән барлык шәһәр һәм торак урыннарын яндырдылар.

[11] Кулга төшергән һәммә нәрсәне – әсирләрдән алып терлеккә кадәр

[12] бар ганимәтне алар Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында урнашкан станнарына – Муса белән рухани Элгазар һәм Исраил халкы янына алып кайттылар.

[13] Муса белән рухани Элгазар һәм халыкның барлык җитәкчеләре аларны каршыларга станнан чыктылар.

[14] Сугыштан кайтып килүче гаскәрбашларына – меңбашларына һәм йөзбашларына – ачуланып, Муса шунда: – Сез барлык хатын-кызларны исән калдырдыгызмыни?! – диде. –

[16] Шул хатыннар исраилиләрне, Билгам киңәше белән илаһлары Пигурга табындырып, Раббыга хыянәт итәргә мәҗбүрләделәр! Раббы халкы арасында таралган үләт шуннан соң башланды бит.

[17] Барлык ир балаларны һәм ир күргән хатыннарны үтерегез!

[18] Ә ир затын белмәгән кызларны үзегез өчен калдырыгыз.

[19] Шуннан Муса әйтте: – Арагызда кеше үтергән яисә мәеткә орынган затлар булса, җиде көн дәвамында станга аяк басмасыннар. Сез үзегез вә әсирләрегез өченче һәм җиденче көндә пакьләнергә тиеш.

[20] Барлык кием-салымнарыгызны, күн һәм тире әйберләрегезне, кәҗә мамыгыннан эшләнгән бар нәрсәгезне, шулай ук барлык агач савытларыгызны чистартыгыз.

[21] Рухани Элгазар сугышта йөреп кайткан сугышчыларга әйтте: – Раббы Мусага әмер иткән канунның кагыйдәсе менә шундый:

[22] алтын, көмеш, бакыр, тимер, ак һәм кара кургашны – утта янмый торган бар нәрсәне чистартыр өчен, ялкын аша уздырыгыз, аннары пакьләү суы белән юыгыз. Ә утта яна торган бар нәрсә пакьләү суы белән чистартылсын.

[24] Җиденче көндә киемнәрегезне юыгыз, шуннан соң пакь булырсыз һәм станга кайта алырсыз.

[25] Раббы Мусага әйтте:

[26] – Рухани Элгазар һәм халыкның гаилә башлыклары белән бергә әсирләрне һәм терлекне исәпкә алыгыз.

[27] Ганимәтне тигез ике өлешкә бүлеп, бер яртысын – сугышта катнашканнарга, икенче яртысын калган халыкка бир.

[28] Сугышта катнашканнарның өлешеннән һәр биш йөзенче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны ал да, Раббыга салым итеп,

[29] Аның алдында күтәреп селкегән бүләк рәвешендә, рухани Элгазарга тапшыр.

[30] Исраил халкы өлешеннән һәр илленче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бир.

[31] Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, Муса белән рухани Элгазар шулай эшләделәр.

[32] Үзләренә калдырган мөлкәтне санамаганда, сугышта катнашкан кешеләр кулга төшергән байлык: вак терлектән – алты йөз җитмеш биш мең баш,

[33] эре терлектән – җитмеш ике мең баш,

[34] алтмыш бер мең баш ишәк,

[35] шулай ук ир белмәгән утыз ике мең кыз.

[36] Бөтен ганимәтнең яртысы, ягъни сугышта катнашканнарның өлеше: вак терлектән – өч йөз утыз җиде мең биш йөз баш,

[37] шулардан алты йөз җитмеш бише Раббыга салым итеп бирелде;

[38] эре терлектән – утыз алты мең баш, шулардан җитмеш икесе Раббыга салым итеп бирелде;

[39] утыз мең биш йөз баш ишәк, шулардан алтмыш бере Раббыга салым итеп бирелде;

[40] уналты мең кеше, шулардан Раббыга салым итеп утыз икесе бирелде.

[41] Муса, Раббы әмер иткәнчә, Аның алдында күтәреп селкегән бүләкне – Раббыга дигән салымны – Элгазарга тапшырды.

[42] Сугышта катнашучылар алып кайткан ганимәттән Муса исраилиләр өчен аерып алган өлеш,

[43] ягъни халыкның өлеше: вак терлектән – өч йөз утыз җиде мең биш йөз баш,

[44] эре терлектән – утыз алты мең баш,

[45] утыз мең биш йөз баш ишәк,

[46] уналты мең кеше.

[47] Муса, Раббы әмер иткәнчә, исраилиләр өлешеннән кеше һәм терлекнең илледән берен Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бирде.

[48] Шуннан соң меңбашлары һәм йөзбашлары Муса янына килеп әйттеләр:

[49] – Без, синең хезмәтчеләрең, үзебезнең кул астындагы сугышчыларны санап чыктык – берсен дә югалтмаганбыз.

[50] Раббы җаннарыбызны саклап калсын өчен, кулга төшергән алтын әйберләрне – кулбашына кия торган беләзекләрне, йөзекләрне, кул беләзекләрен, алкаларны һәм муенсаларны – без Аңа бүләк итәбез.

[51] Муса белән рухани Элгазар алардан шушы алтынны – бөтен алтын әйберләрне кабул иттеләр.

[52] Меңбашлары вә йөзбашлары Раббыга бүләк итеп китергән алтын уналты мең җиде йөз илле шәкыл булды.

[53] Гаскәриләр исә сугышта кулга төшергән алтынны үзләрендә калдырды.

[54] Муса белән рухани Элгазар алтынны меңбашларыннан вә йөзбашларыннан алдылар да, исраилиләр истәлеге итеп, Раббы каршына, Очрашу чатырына китерделәр.

Саннар — Chapters