Skip to content
Opens in a new window

[1] Халык үзенең авыр тормышыннан зарланды. Моны ишеткән Раббының ачуы кабарды. Раббының ярсуыннан исраилиләр станының читләрен ут ялмап алды.

[2] Шуннан соң халык Мусага елап ялварды; Муса, дога кылып, Раббыдан сорагач, ут сүнде.

[3] Һәм бу урынга Табыгыра дигән исем бирелде, чөнки анда Раббы уты аларның торагын яндырды.

[4] Халык арасындагы төрле милләт кешеләре аш талымлый башлады, һәм алар белән бергә исраилиләр дә елап зарланырга тотындылар: – Безне кем ит белән туендырыр?!

[5] Без Мисырда вакытта бушлай ашаган балыкларны, кыяр, кавыннарны, ялпак суган, башлы суган һәм сарымсакларны искә төшерәбез.

[6] Инде хәлсезләнеп беттек без, ашарга бернәрсә юк, күз алдыбызда манна гына.

[7] Әлеге манна кориандр орлыгына охшаган һәм саргылт төстә иде.

[8] Халык, әйләнә-тирәдә йөреп, шул маннаны җыя иде дә, кул тегермәнендә тартып яки киледә төеп, аны казанда пешереп ашый яисә оныннан көлчә ясый иде. Аның тәме зәйтүн маенда пешерелгән көлчәне хәтерләтә иде.

[9] Төнлә чык төшкән вакытта, станга манна да ява иде.

[10] Муса һәр гаиләнең үз чатыры алдында яшь түгүен ишетте. Раббының моңа бик нык ачуы кабарды, Муса да борчуга төште.

[11] Муса Раббыга әйтте: – Ни өчен Син мине – Үз колыңны газаплыйсың? Ни өчен мин Синең күз алдыңда шәфкать казанмадым һәм нигә Син бөтен халыкның авырлыгын минем өстемә йөкләдең?

[12] Бу халыкны үземнең карынымда мин йөрттемме әллә, аны мин тудырдыммы әллә?! Ни өчен Син миңа: «Сабыйны күтәреп йөрткән бала караучы сыман, аларны күтәреп йөрт – аталарына бирергә ант иткән җиргә алып бар!» – дип әйттең?

[13] Бу кадәр халыкны ашату өчен, кайдан ит алыйм?! Алар бит: «Безгә ашарга ит бир!» – дип, миннән елап сорыйлар.

[14] Шушы халыкны мин берүзем генә кайгырта алмыйм – минем өчен бу гаять авыр йөк.

[15] Әгәр миңа шундый мөнәсәбәттә икәнсең, мине үтерүең яхшырак булыр – Синең күз алдыңда шәфкать казанган булсам, нинди бәлагә таруымны күрмәм ул чакта.

[16] Раббы Мусага: – Халыкның җитәкчеләре һәм түрәләре дип саналган Исраил өлкәннәреннән җитмеш кешене Очрашу чатыры янына чакырып китер, һәм алар шунда синең яныңа килеп бассыннар.

[17] Мин, төшеп, синең белән сөйләшермен һәм синдә булган Рухның бер өлешен алар өстенә салырмын. Шуннан соң халыкның йөген син ялгызың гына күтәрмәссең, синең белән бергә алар да күтәрерләр, – диде.

[18] – Халыкка әйт: «Иртәгәге көнгә пакьләнегез, иртәгә сез ит ашарсыз. Чөнки сез: „Кем безгә ит ашатыр?! Мисырда хәлебез яхшырак иде!“ – дип еладыгыз, һәм Раббы шуны ишетте. Менә хәзер Раббы сезгә ашарга ит бирер.

[19] Сез аны бер, ике, биш, ун, егерме көн генә дә түгел, ай буе – борын тишегегездән кире чыкканчы һәм күңелегез болганганчы ашарсыз. Чөнки сез үз арагызда булган Раббыны кире кактыгыз һәм: „Нигә Мисырдан киттек икән?!“ – дип, Аның алдында еладыгыз».

[21] Муса әйтте: – Минем янда җәмгысы алты йөз мең җәяүле ир-ат, ә Син: «Мин аларга ай буе ит ашатачакмын!» – дисең.

[22] Бар булган терлекне суйсаң һәм диңгездәге бар балыкны тотып бетерсәң дә, аларны туйдырырлык түгел.

[23] Раббы Мусага әйтте: – Әллә Раббының кулы кыска дип уйлыйсыңмы?! Сиңа әйткән сүзем тормышка ашырмы, юкмы икәнен хәзер күрерсең.

[24] Муса, чыгып, Раббы сүзләрен халыкка җиткерде һәм, халыкның өлкәннәреннән җитмеш кешене җыеп, Изге чатыр тирәли бастырды.

[25] Шунда Раббы, болытта төшеп, аның белән сөйләште һәм Мусада булган Рухның бер өлешен шул җитмеш өлкәнгә тапшырды. Үзләренә Рух иңгәч, алар пәйгамбәрлек иттеләр, әмма шуннан соң пәйгамбәрлек итүдән туктадылар.

[26] Җитмеш өлкәннең икесе, Элдад һәм Медад, станда калдылар, Изге чатыр янына чыкмадылар. Әмма аларга да Рух иңеп, алар да пәйгамбәрлек иттеләр.

[27] Бер яшүсмер, Муса янына килеп: – Элдад белән Медад станда пәйгамбәрлек итәләр, – дип хәбәр салды.

[28] Яшь чагыннан ук Мусаның ярдәмчесе булган Нун углы Ешуа: – Әфәндем Муса, туктат аларны! – диде.

[29] Муса исә, аңа җавап итеп: – Син мине шул рәвешле якламакчы буласыңмы?! Раббы Үзенең бар халкына Рухын иңдереп, аларның бөтенесе пәйгамбәргә әйләнсә иде! – диде.

[30] Муса үзе һәм аның белән бергә Исраил өлкәннәре станга кире кайттылар.

[31] Менә Раббы җил кузгатты, һәм шул җил диңгез ягыннан бүдәнәләр очыртып китерде. Станның һәр тарафында, бер көнлек юл ераклыгында, әйләнә-тирәдә ике терсәк калынлыгында өем-өем булып бүдәнәләр ята иде.

[32] Халык исә шул көнне һәм төн буе, шулай ук икенче көнне бүдәнә җыйды. Иң аз дигәндә дә һәркайсы ун хомер бүдәнә җыйды һәм аларны стан тирәли җәеп таратты.

[33] Әмма кешеләр, итне авызларына алып, чәйнәп йотарга да өлгермәделәр – Раббының халыкка ачуы кузгалып, аларга Ул үләт зәхмәте җибәрде.

[34] Ул урынга Кыйбрут-Һаттава дип исем куштылар, чөнки анда ач күзле кешеләрне күмделәр.

[35] Халык Кыйбрут-Һаттавадан Хасеротка таба юлга чыкты һәм шунда җитеп туктады.

Саннар — Chapters