[1] Шимбә көн үтеп, атнаның беренче көне таңында магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям кабер-мәгарәне карарга бардылар.
[2] Кинәт бик каты җир тетрәде, чөнки Раббы фәрештәсе күктән төште. Кабер янына килеп, ташын аударып ташлады һәм шул таш өстенә утырды.
[3] Аның килүе яшендәй, ә киемнәре кар кебек ак иде.
[4] Сакчылар куркуларыннан калтырап, үледәй катып калдылар.
[5] Фәрештә исә хатыннарга болай диде: – Курыкмагыз! Мин хачка кадакланган Гайсәне эзләвегезне беләм.
[6] Ул монда юк. Үзе әйткәндәй, үледән терелтеп торгызылды. Килегез монда, Ул монда яткан иде, карагыз.
[7] Тизрәк барып, шәкертләренә: «Гайсә үледән терелтеп торгызылды! Ул сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә шуны әйтер өчен килдем.
[8] Хатыннар ашыга-ашыга кабер яныннан киттеләр. Куркып һәм бик нык шатланып, шәкертләренә сөйләргә йөгерделәр.
[9] Кинәт алар алдына Гайсә Үзе килеп чыкты. – Иминлек сезгә! – диде Ул. Алар Гайсә янына килеп, аякларын кочаклап, алдында тезләнделәр.
[10] Шунда Гайсә: – Курыкмагыз! – диде. – Барыгыз, шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр.
[11] Хатыннар киткәч, кайбер сакчылар, шәһәргә барып, баш руханиларга булган бөтен хәлне сөйләп бирделәр.
[12] Баш руханилар өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп акча бирделәр
[13] һәм аларга: – «Без йоклаганда, шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр», – дип әйтегез.
[14] Бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, сезнең гаебегез юк, дип без аны күндерә алырбыз, – диделәр.
[15] Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында хәзерге көнгә кадәр киң тарала.
[16] Унбер шәкерт исә Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга китте.
[17] Аны күреп, алар каршында тез чүктеләр, әмма кайберләре шикләнделәр.
[18] Гайсә, алар янына килеп, болай диде: – Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде.
[19] Шуңа күрә барыгыз һәм бөтен халыкларны Минем шәкертләрем итегез. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз
[20] һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Шуны белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам.