Skip to content
Opens in a new window

[1] Ул көннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы Яхъя килде.

[2] Ул: – Тәүбә итегез, Күкләр Патшалыгы инде бик якын! – дип игълан итте.

[3] Ишагыйя пәйгамбәр: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Аның барыр сукмакларын турайтыгыз“», – дип, Яхъя турында әйткән иде.

[4] Яхъяның өстендә дөя йоныннан хәстәрләнгән кием, ә билендә күн каеш иде. Ашаган ризыгы саранча һәм кыр балы булды.

[5] Аның янына Иерусалим халкы һәм бөтен Яһүдия белән Үрдүн буе төбәгендә яшәүчеләр килә иде.

[6] Килүчеләр үзләренең гөнаһларын таныдылар, һәм Яхъя аларны Үрдүн елгасында чумдырды.

[7] Суга чумдырылырга дип, күп фарисейларның һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга: – И-и сез елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ачу-ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә?

[8] Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз.

[9] «Атабыз Ибраһим бит, котылырбыз!», – дип кенә уйламагыз. Сезгә әйтәм: Аллаһы әнә шул ташлардан Ибраһимга балалар бар кыла ала.

[10] Агач тамыры янында балта әзер ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар.

[11] Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йөрергә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр.

[12] Аның кулында җилгәргеч. Ул, ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте.

[13] Шул вакытта, Үрдүн елгасында Яхъя тарафыннан суга чумдырылу өчен, Гәлиләядән Гайсә килде.

[14] Яхъя исә, Аны туктатырга тырышып: – Син мине чумдырырга тиеш, ә Син миңа килгәнсең! – диде.

[15] – Хәзер шулай булсын. Без Аллаһының гадел ихтыярын шулай итеп үтәргә тиеш, – диде аңа Гайсә. Шуннан соң Яхъя риза булды.

[16] Гайсә, чумдырылып, судан чыккач ук, күк капусы ачылып китте, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде.

[17] Күктән: – Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым, – дигән тавыш килде.

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр — Chapters